erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Апаз авылында урамдашлар очрашты!

Җырладык та, еладык та

Урамдашлар хис-тойгыларын сөйләп бетерә алмыйлар. Җырладык та, еладык та, диләр.

Очрашу “Ватан” ширкәте ашханәсендә узды. Базар һәм Ленин урамнарында (Г хәрефе рәвешендә) яшәгәннәр һәм яшәүчеләр җыелды. 40тан артык кеше булгандыр. Оештырып йөрүчеләрнең берсе – кибеттә сатучы булып эшләүче Рамилә Минҗанова: “Башта Интернет челтәрендә үзебезнең урам төркемен булдырдык, – дип сөйләде. – Шушы төркем аша да бер-беребез белән элемтәгә чыктык. Кайта алмаганнар төркемдәге хәбәрне күргәч, «Эх!» – дип уфтанганнар. 90 яшен тутырган Әлтәф абыйга кадәр килде. 70 яшен тутырган Фәргать абый, 65 яшьтәге Рөстәм абый – бар да монда иде. Пешекчеләр пешереп торды. Кайта алганнар бар да кайтырга тырышты. Бер гаилә бәйрәме кебек узды бу очрашу. Рүзәл абый башта авылдашлар исәнлегенә, мәрхүмнәргә багышлап догалар укыды. Арчадан килгән мәдәният хезмәткәрләре Данис Гайфуллин очрашуны күңелле итеп алып барды, хатыны Зәлия матур  итеп җырлады, баянда Нәзир Фәхретдинов уйнап торды. Рүзәл абый үзенең матур җырлавы, оста итеп биюләре белән таң калдырды. Мирҗәмнән килгән Фәридә апайның чабата биюен күрсәгез иде – шулкадәр оста итеп башкарды. Рүзәл абый очрашуның бөтен нечкәлекләрен дә уйлап эш итте. Олыларны хөрмәт итеп, күчтәнәчләргә кадәр алып кайткан. Ир-атларга түбәтәйләр кидерде. Очрашуны оештырганнар да бүләксез калмады.

Мондый очрашуны бөтен кеше хуплады. Бар да бик кирәкле очрашу, бик матур бәйрәм булды, дип әйттеләр. Спонсорларыбыз Рүзәл абый Гәрәевка, Гөлсинә апа Төхвәтуллинага, ашханәдә эшләүче хезмәткәрләргә зур рәхмәт. Моның кадәр җанлы төстә, күңелле, дулкынландыргыч булыр дип уйламаган да идек. Әле һаман да шул очрашу мизгелләре белән яшибез. Яшь булсам да, миңа ул бик ошады”.

Казанда яшәүче 65 яшьлек Рөстәм Ибнеев белән дә сөйләштек. “Без Рүзәл белән күршеләр генә, – дип сөйләде ул. – Мондый очрашуларны элегрәк тә оештырасы калган икән. Бик ошады. Мин үзем Биектауда “Сельхозхимия” берләшмәсендә генераль директор булып эшләдем. Очрашу тарих бит ул. Өлкән-нәрне сөйләтәсе, тарихны язып калдырасы иде...”

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Арча АТПсы” шир-кәте җитәкчесе Рүзәл Гәрәевтан: “Мондый матур идея каян күңелегезгә килде?” – дип сорыйм. “Мин бит гел уйланып йөрим, –  дип җавап бирде Рүзәл Баязитович. –  Без үскән заманда йорт саен 5-6 бала иде. Очрашуга кайткач, 40 ел күрешмәгән авылдашларны күрдем. Болай ук булыр дип уйламаган идем...”

Балачак, яшьлек, үткәннәр һәм бүгенгеләр. Исән вакытта очрашып калырга кирәк.

Әлфия Гарифҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X