erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Арча балалар бакчасында «Гаилә бәйрәме» узды

Гаилә! Никадәр шатлык, никадәр тантана бу сүздә! Бала hәм гаилә. Бу ике сүз тыгыз бәйләнгән, баланы гаиләсез, гаиләне баладан башка күз алдына китерүе кыен.

Тату гаилә – ил терәге, бала өчен иң кирәге. Тату гаилә бердәм булса, бала бәхетле була. Ә нәрсә соң ул гаилә? Ул нәрсәдән башлана? Ни өчен бик кадерле, якын сүз ул? Без бу сорауларга җаваплар табар hәм күңелле ял итәр өчен бакчабызда мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән ике бәйрәмне берләштереп, күптән түгел үткән 23 нче февраль Ватанны саклаучылар көне һәм якынлашып килүче язның иң беренче күркәм бәйрәме 8 нче Март уңаеннан "Гаилә бәйрәме" оештырдык.

Белгәнебезчә, быел "Гаилә елы" дип игълан ителде. Без, тәрбиячеләр, шуны күздә тотып, балалар белән бергә күңелле, искиткеч, әти-әниләргә чын мәгънәсендә, гаилә бәйрәме бүләк иттек.

Бәйрәмне үзебезнең төркемнең күркәм гаиләсе Рәмис һәм Ләйсән Нәгыймовлар башлап җибәрде.Алар үзләренең матур гаилә чыгышларын тәкъдим иттеләр. Әти-әниләр арасында күңелле "батл" оештырдык.Алар үзләрен ни дәрәҗәдә оста, тапкыр, үткен, җитез, акыллы икәннәрен төрле сораулар, уеннар, табышмаклар аша күрсәттеләр.

Ә инде балалар,әти-әни турында матур җырлар, шигырьләр, төрле сәхнәләштерү аркылы үзләренең мәхәббәтләрен аңлаттылар. Бәйрәм бер рухта, сизелмичә үтеп китте.
Шушы бәйрәмгә Арча районының хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина Алмира Мидхат кызы да чакырулы иде. Ул үзенең матур сөйләм теле белән, әти-әниләргә бик кирәкле, матур теләкләр җиткерде.Гаилә ныклыгы, гаилә учагының никадәр җылы булуын, яратып һәм яратылып яшәгән гаиләдә генә бәхетле бала үсүен, ир-атның гаиләдә иң нык, терәк булуын, ә инде хатын-кызның гаиләнең тоткасы һәм сабыр булуы турында сөйләп, бәйрәмебезгә тагы да ямь өстәде. Шушындый бәйрәмнәр балалар бакчаларында оештырылуына ул бик шат булды. Бигрәк тә, балалар бакчаларындагы мондый тәрбияви эшләрнең нәтиҗәсе -киләчәктә күренәчәгенә ул ышанып калды!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гаилә ул – җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. "Гаилә ул – иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз" дигән теләктә без бәйрәмебезне тәмамладык! 
                                                                                                                   

 Арчаның 10нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре Фәйзуллина Гөлназ Фәрит кызы,

Хисмәтуллина Лиана Рөстәм кызы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X