erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Арча районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәкимов: «Куркынычны яктылык белән чагылдыр!»

Без, “БеРКуД” отряды әгъзалары, сезгә юлларда куркынычсыз йөрү турында сөйләргә телибез.

Әлеге сорау буенча Арча районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе полиция майоры Рөстәм Хәкимов белән әңгәмә уздырдык.
– Рөстәм Рәфхәтович, без тагып йөри торган яктылык кайтаручы элементлар ниндидер махсус материалдан ясалганмы? Алар ничек яктылыкны кире кайтара?
– Әйе, балалар, сез дөрес әйтәсез. Мәсәлән, машина сәгатенә 40 километр тизлек белән бара икән, шофер җәяүлене 25 метр ераклыкта күрә ала. Әгәр җәяүле яктылыкны кире кайтара торган элементларны кулланса, шофер аны 150 метр ераклыкта ук күрәчәк. Бу бәрелүдән сакланырга ярдәм итәчәк. 
– Яктылык кайтаручы элементларны куллануның нинди дә булса үзенчәлекләре бармы?
– Яктылык кайтаручы элементларны киемгә җирдән сиксән сантиметрдан бер метрга кадәр биеклектә урнаштыру киңәш ителә. Үз өстеңдә ким дигәндә дүрт яктылык кайтаргыч булу яхшырак. Җиде сантиметр озынлыктагы яктылык кайтаргыч лентаны берне булса да киемгә урнаштыру кирәк. Калган элементлар кечерәк һәм төрле формада булса да ярый. 
– Әти-әниләргә нинди киңәшләр бирәсез?
– Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларга кием сатып алганда, яктылык кайтаргыч элементлар булуына игътибар итсәгез иде. 140 сантиметрга кадәр озынлыктагы баланың яктылык кайтаручы элементлары рюкзакта, җиңнең өске өлешендә, баш киемендә урнаштырыла. Баланың киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар күбрәк булган саен, ул тәүлекнең караңгы вакытында транспорт чарасы йөртүчесе өчен күренеп тора.  Ә машина йөртүчеләрнең үз машиналарында яктылык кайтаручы элементлар белән сигнал жилеты булырга тиеш. 
– Рөстәм Рәфхәтович, торак пунктлардан читтә яктылык кайтаручы элементларны куллану мәҗбүри. Ә шәһәр эчендә ничек булырга? 
– Әйе, кызганыч, яктылык кайтаргыч элементлар булмау сәбәпле, машина йөртүчеләр арасында шәһәр эчендә кинәт пәйда булган җәяүлене күрми калган очраклар да бар. Шуңа күрә без шәһәребездә яшәүчеләрне яктылык кайтаручы элементлар тагарга һәм шәһәр эчендә дә үзләрен сакларга чакырабыз.
– Балаларга әйтер сүзегез бармы?
– Малайлар һәм кызлар! Яктылык кайтаргыч элементларның матур, якты, һәрвакыт модада һәм, иң мөһиме, куркынычсыз булуын онытмагыз!

Лиана  Гыйззәтова, Данияр Нигъмәтҗанов.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

ЮИД отряды әгъзалары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X