erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Арчаның 1 нче балалар бакчасына көз шакыды!

Көз – бик матур вакыт! Балалар, елның бу вакытын яраталар. Без, тәрбиячеләр, балаларыбызга көз аеның матурлыгын сөйләргә һәм күрсәтергә тырышабыз.

     Көзбик матур вакыт!  Балалар,  елның  бу  вакытын  яраталар.  Без,  тәрбиячеләр, балаларыбызга көз аеның матурлыгын сөйләргә һәм күрсәтергә  тырышабыз.  Гадәттәгечә,  октябрьнең  икенче яртысында безнең балалар бакчасында барлык төркемнәрдә дә көзге бәйрәмнәр һәм күңел ачулар үткәрелә.  Бәйрәм – тылсымлы сүз!  Барлык  балалар да бу бәйрәмне көтәләр! Октябрь  аенда  балалар  белән  төрле  чаралар  үткәрелде: шигырьләр,  җыр – биюләр, әңгәмәләр, дәресләр, уеннар, табигатькә сәяхәтләр, тасвирлау  хикәяләре  төзелде.  

      Без, тәрбиячеләр, балалар  бакчасында  «көзге  колейдоскоп»  күргәзмәсен   оештырып,  үз  традицияләребездән  чигенмәдек.   Балаларга  ата – аналар белән берлектә төрле һөнәрчелек, табигый материал  эшләнмәләре  тәкъдим  ителде.  Әти – әниләрнең  битараф  калмаулары  һәм  балалар  белән  бергә  кул эшләнмәләре ясауда актив катнашулары  сөендерде. Көзге күргәзмәдә катнашучылар үзләренең фантазиясе, оригинальлеге һәм иҗаты белән гаҗәпләндерделәр. Тәрбияләнүчеләрнең  һәм  ата – аналарның  уртак  продуктив  эшчәнлеге  гаилә  кыйммәтләре  үсешенә уңай  йогынты  ясый.  Бәйрәмгә  әзерлек  гаилә  әгъзаларын  берләштерергә  булыша, балаларны мәдәни  кыйммәтләргә  җәлеп  итә, сәнгатькә һәм  матурлыкка  мәхәббәт тәрбияли, бу безнең җәмгыятькә бәяләп  бетергесез  өлеш  кертә.  

     Балалар бакчасының педагогик коллективы безнең белән бергә балаларын иҗади эшчәнлеккә җәлеп итүче  ата – аналарга рәхмәтен белдерә. Сез үзегез дә һәм гаиләгез дә күпме горурлык бүләк иттегез, балаларның өметләрен һәм аларның  бар нәрсәгә ышануларын  акладыгыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Алинә  Хисмәтуллина,

беренче  кечкенәләр  төркеме  тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X