erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Арчаның 1 нче номерлы балалар бакчасының кечкенәләр төркемендә бәйрәм узды

Яңа ел,яңа ел Бүген шундый яңа ул! Яшел чыршы очында, Йолдыз булып яна ул.

Һәр бала өчен Яңа ел - иң тылсымлы,күңелле бәйрәм. 26 декабрьдә, Арчаның 1 нче номерлы балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркемендә, Чыршы бәйрәме гөрләп узды.

Бу - балаларның беренче зур бәйрәмнәре иде. Күбесе Яңа ел бәйрәменең асылын аңлап бетермәсәләр дә, күңелле чарадан барысының да эмоцияләре ташып торды.Залдагы матур итеп бизәлгән зур чыршыга алар исләре китеп,сокланып карадылар, һәрбер чыгышны,һәрбер әкият персонажын зур кызыксыну белән көтеп алдылар.

Бәйрәмнең төп кунаклары - Кыш бабай белән Кар Кызы килеп кергәч,чара тагын да җанланып китте. Балаларның шатлыклары эчләренә сыймады. Зал аларның шат көлүләреннән яңгырап торды. Һәрберсе, булдыра алганча, Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Кар Кызы белән бергә "Кар җыю"уенын уйнадылар. Ахырдан Кыш бабай балаларга Яңа ел күчтәнәчләре тапшырды. Бәйрәмнән барыбыз да бик канәгать калдык.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Форсаттан файдаланып, барлык гаиләләрне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәбез. Киләсе ел барчабызга да матур тыныч көннәр,күтәренке кәеф алып килсен.Күк йөзебез һәрвакыт аяз булсын,сугышлар булмасын!
 

Арчаның 1 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре
Шамсутдинова Г.Р
Баймуратова Р.Ш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X