erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Арчаның 1нче номерлы балалар бакчасында «Әниләр көне» узды

Ана! Нинди бөек исем! Нәрсә җитә ана булуга?! Хатын-кызның бөтен матурлыгы, Бөтен күрке Ана булуда.

Ел саен, ноябрьнең соңгы якшәмбесендә, Әниләр көне билгеләп үтелә.Бу бәйрәмнән без дә, Арчаның 1 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче мәктәпкә әзерлек төркеме балалары ,читтә калмадык. Физик тәрбия  инструкторы белән берлектә, "Ягез әле, әниләр!" дип исемләнгән спорт чарасы оештырдык. Әниләр үзара җитезлектә көч сынаштылар, осталыкларын күрсәттеләр. Гомумән,тагын бер кат, үзләренең иң яхшы әни исеменә лаек икәнлекләрен расладылар.
Балалар да, үз чиратында, әниләреннән бер дә калышырга теләмәделәр,  ярышларда актив катнаштылар. Һәрвакыттагыча, дуслык җиңде!
Чара балалар тарафыннан башкарылган шигырьләр, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәм ахырында балалар әниләренә үз куллары белән ясалган тәбрикләү открыткалары тапшырдылар. Бәйрәмнән балалар да,әти-әниләр дә бик канәгать калдылар. Алда тагын очрашулар, күңелле мизгелләр күп булсын иде дигән теләктә калабыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арчаның 1 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре
Шамсутдинова Г.Р.
Баймуратова Р.Ш.
Низамиева И.А.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X