erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Арчалар Теләчедәге Китап бәйрәмендә катнашты

18 декабрь көнне Арчаның бер төркем иҗатчылары ут күршебез, Теләче районында булып кайттылыр.

Анда арчалыларның  якын дустына әверелгән Сиренә Гатиятованың “Гомерем келәме” исемле шигырьләр җыентыгы басылып чыгу уңаеннан Китап бәйрәме уздырдылар. Сиренә үзе Арчаның “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе белән байтактан хезмәттәшлек итә. Әле күптән түгел генә районыбыз шагыйрьләре Дамир Нуриәхмәтов, Марсель Шәрәповларның иҗат кичәләре һәм юбилей тантаналарында шатлыкларын уртаклашып, моңлы җырларын бүләк итеп киткән иде Сиренә. Арча үзәк китапханәсендә, Ахун чишмәсендә, Сарай-Чокырча авылы мәдәният йортында уздырылган очрашуларда да теләп катнашты ул.

    Берләшмә җитәкчесе Халидә Фәйзрахманова, популяр шагыйрә Гөлара Шәрипова, Дамир Фәтхрахманов, Факия Шәрәфетдинова, Альбина Вәлиевалар Теләче районы иҗатчылары белән очраштылар, яңа китап авторын  котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

    Республикабыз районнары арасында  әдәбият, сәнгать өлкәләрендә дустанә мөнәсәбәт җепләре киләчәктә дә өзелмәсен иде
Халида Файзрахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X