erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Арчаларга сокланам

15 февральдә әфган сугышы туктаганга 33 ел булды.

Бу сугыш  бик күп әниләрнең йөрәгендә төзәлмәслек авыр яра калдырды. Бөек Ватан сугышыннан соң тыныч яшәгән совет халкын  сынаган сугышларның берсе бу. Турыдан-туры безнең илебез территориясендә бармаса да, күпме яшь егетнең гомере өзелде, күпмесе тән һәм җан җәрәхәте алып кайттылар. Унбиш меңнән артык солдат һәлак булды бу сугышта. Алты меңе тирән яралар белән кайтып, бу матур дөньядан киттеләр. Ә күпмесе хәбәрсез югалды?

Безнең Яшел Үзән районы Бишнә авылыннан да әфган сугышында өч егет хәрби бурычын үтәде. Бүген дә алар сугыш хәрәкәтләре турында сөйләргә яратмыйлар. Аңлашыла, ул дәһшәтне искә төшерү тагын бер кат  йөрәкләрне теләдер. Ә берсе – Нәҗип Гарипов кайтырына 2 ай калганда батырларча  һәлак булган. Балачагы Арча районы Яңа Кырлай авылында уза аның. Нәҗип 8нче сыйныфны тәмамлагач, гаиләләре белән Яшел Үзән районы Бишнә авылына күчеп киләләр. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, Бишнә совхозында механизатор булып эшли. 1982 елның язында армия сафларына чакырыла. Шул ук елның июнь аенда Әфганстан республикасына эләгә. Нәҗип Ватан алдындагы бурычын  егетләрчә үти. Хезмәт дәверендә ул укчы-гранатометчы була. Туган якларына, әти-әнисе, туганнары янына кайтырга да озак калмый бит. Яшь егетнең күңелендә нинди хыяллар булды икән?

1984 елның 21 гыйнварында Кундуз шәһәре янында  дошманнар белән каты бәрелеш була. Безнең солдатлар  бик кирәкле булган күперне саклаган булалар. Шушы бәрелештә Нәҗип батырларча һәлак була. Үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Батырның  мәете салынган  табутны сугышчан иптәшләре алып кайтып, авыл зиратында җирлиләр. Әти-әнисе, туганнары, авылдашлары өчен бик авыр хәсрәт була  бу. Батыр  солдатыбыз  онытылмый. Зиярат кылырга төшкән һәркем аның каберен читләтеп узмый, башын иеп дога кыла...

Узган елның февраль аенда Арча районының “Сугышчан туганлык” берләшмәсе безнең мәктәп белән элемтәгә чыкты. Алар арасында безнең Нәҗип белән бергә уйнап үскән, бер сыйныфта 8 ел укыган дусты, әфган сугышы ветераны Илнур Гомәр улы Яруллин да бар иде. Ул безгә, районның  сугышчылар оешмасы белән мәктәпкә килеп укучылар белән очрашып, аралашып, Нәҗипне искә алырга теләкләре барын хәбәр итте. Без, әлбәттә, ризалаштык. Балалар, укытучылар белән әзерләндек: истәлекләрне барладык, героебызга багышлап ясалган стендларны яңарттык, туганнарына хәбәр салдык.

Көтелгән көн килеп тә җитте. Мәктәп капкасыннан хәрби киемнәрдән киенеп, күкрәләрендә медальләрен чыңлатып, алты  хәрби килеп керде. Балалар гына түгел, үзебез дә бер мәлгә югалып калдык, бик дулкынландык... 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Очрашу барыбызның да хәтердә калырлык булды. Ветераннар укучылар алдында бик матур чыгыш ясадылар.  Илнур Гомәрович Нәҗип белән узган балачагын, аның бик матур җырлавын, йомшак күңелле булуы турында сөйләде. Истәлеккә дип безгә Нәҗипнең балачак фотоларын тапшырды. Данаил Сабиров сыйныфташы белән әфган җирендә очрашуларын, төне буе йокламыйча сөйләшеп, учак янында татар җырларын җырлап чыгуларын  искә төшерде. “Иң якын туганымны очраткан кебек булдым”, – диде ул. Бу вакытта Нәҗипнең үләренә берничә генә көн калган була. Арча районы әфганчылар оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов укучыларга бу сугышның мәрхәмәтсезлеген, бик күп егетләрнең яшь гомерләре өзелүе турында сөйләде. Ватанны яклау бүген дә безнең бурычыбыз икәнлеген искәртте. Очрашуга Нәҗипнең апасы Роза ханым кайткан иде. Ул һәлак булган энесенең балачагын искә төшерде, дусларының изге эшләренә рәхмәтен җиткерде. Казаннан ТНВ каналында “Авыл сулышы” тапшыруының алып баручысы, Нәҗипнең туганнан туган энесе Рамил Гарипов та кайтты. Ул шулай ук үзенең балачак хатирәләре белән уртаклашты. Ветераннар оешмасының тагын бик күп эшләре белән таныштырды. Укучыларыбыз ветераннарны һәм килгән кунакларны матур биюләре, җырлары, йөрәккә тиярлек шигырьләре белән сәламләделәр. Бәйрәмнән соң барыбыз бергәләп Нәҗипнең каберендә булдык. Бу очрашу безнең күңелләрдә онытылмаслык хатирәләр калдырды.

Тынгы белмәс Арча районы ветераннары белән ноябрь аенда тагын очраштык. Илнур Гомәрович телефоннан: “Без Нәҗипнең чардуганын яңарткан идек, килергә җыенабыз. Бер уңайдан укучылар белән дә очрашырга теләгебез бар”, – дип шалтыратты. Шатланып риза булдык. Хәрби дуслар бу юлы “Арча хәбәрләре” район газетасы редакциясе журналисты Ильяс Фәттахов белән килде. Дусларча якын итеп күрештек. Балалар белән очрашу  бик файдалы һәм күңелле узды.

Ике район арасында дуслык күперен салган Арча районы әфганчыларына бик зур рәхмәт. Исән-сау булсыннар. Кабат очрашырга насыйп булсын.

Зөлфия Сабирова,

Яшел Үзән районы Бишнә мәктәбе директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X