Атларга булган хөрмәт кимемәсен
Ә сез атлар яратасызмы? Минем иң яраткан хайваным ул. Үзе матур, үзе акыллы.
“Татар булган җирдә ат бар, ат булган җирдә татар бар”, дип әйтәләр. Чыннан да, татар тормышында ат мөһим урын алып торган. Элегрәк көндәлек тормышны аттан башка күз алдына китереп булмаган. Бөек Ватан сугышы чорында да атлар хезмәте киң кулланылган. Минометлар, кыр кухняларын, сугыш кирәк-яракларын һәм яралыларны ташу кебек эшләрне башкарганнар. Безнең әби-бабаларыбыз да ирләре сугышка киткәч, атлар белән басу сукалаган, тырмалаган, урманннан утын алып кайткан.
Тормышыбыз үзгәрсә дә, көчле техникалар килеп керсә дә, ат җене кагылган кешеләр бар әле. Бүгенге көндә атларны хуҗалыкта асрар өчен һәм чабышка әзерләү өчен тоталар.
Безнең гаилә дә ат ярата, без дә атлар асрыйбыз. Аларны яратырга гына түгел, тәрбияләргә дә кирәк бит әле. Күбесенчә, атларны тәрбияләү минем өстә. Әтием Радик бу эшкә мине кечкенәдән өйрәтте. Бүгенге көндә алты атыбыз бар. Атларны тәрбияләү өчен зур тырышлык һәм сабырлык кирәк. Ул абзарга кергәнне сизә һәм сине кешнәп каршы ала. Мин атларны печән, пешкән солы белән сыйлыйм, су бирәм.
Бездә бик күп атлар булды. Шулай да күңелгә иң якыны – беренче асраган ат, аның кушаматы “Хәмдүнә” иде. Атыбызны кулга ияләштергәнче шактый тырышырга туры килгән иде миңа.
Ат – ул тырыш хайван да, дус та. Сабантуйларында да без аларга карап сокланабыз. Ат – ул элек-электән татарның дусты булган. Шуңа да атларны күбрәк асрыйк, яратып тәрбиялик, атка булган хөрмәт кимемәсен.
Аяз Фәйзрахманов, Ашытбаш урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев