Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Авыл өчен янып яшәүчеләр

    Авыл өчен янып яшәүчеләребез бар.

    Туган авылы өчен җан атып яши

    Илебездә барган сәяси үзгәрешләр, социаль хәлнең чуарлыгы, шәһәр белән авыл арасындагы аерманың көннән-көн арта баруы, колхоз-совхозларның таркалуы  авыл халкының яшәешенә нык тәэсир итте. Авыл җирендә эш урыннары булмау, булган очракта да хезмәт хакының түбән булуы,  социаль обьектларның ябыла башлавы аның психологиясенә тискәре йогынты ясады.

    Шунысы куанычлы, илебездә барган мондый тискәре үзгәрешләр безнең авылыбызны читләтеп үтте, дисәк тә дөрес булыр. “Ак Барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчелегенең  тырышлыгы һәм авыр вакытларда югалып калмавы нәтиҗәсендә  авылыбызда  бер генә терлекчелек тармагы да ябылмады, машина-трактор паркы гөрләп эшләп тора. Бүгенге көндә авылыбызда урта мәктәп, медпункт, культура йорты, китапханә, кибет һәм мәчет эшли.

    Авыл йөзен кешеләр билгели. Авылның төп байлыгы - аның тырыш, уңган, эчкерсез кешеләре. Безнең  Курса-Почмак авылы халкы борынгыдан эш сөючән һәм һөнәрле булулары белән аерылып торган. Заманында ул үзенең балта осталары, итек басучылары, тегүчеләре, шәл бәйләүчеләре белән дан тоткан. Тирә-як авылларда: “Курса Почмакта шакы-шокы, ә бездә татлы йокы ”, - дип әйтә торган булганнар.

    Авыл яшәсен өчен, ниндидер яңалык булдыру өчен янып йөрүчеләребез бүген дә шактый безнең авылда. Мотыйгуллина Вәсилә Илгиз кызы   -  шундый шәхесләрнең берсе.  Авылны саклап калу, аның элеккеге данын югалтмау өчен  җан атып йөри ул. Әти-әнисе Илгиз абый белән Фирая апа да шушы авылда туып үскәннәр, гомер буе шунда яшәп, шунда хезмәт иткәннәр. Алар 5 балага  гомер бүләк иткән мөхтәрәм кешеләр. Балаларын да кешелек­ле, хезмәт сөючән итеп үстер­гәннәр. Шуларның берсе, алда әйткәнебезчә,  үз җиренең чын патриоты Вәсилә ханым. Ул кечкенәдән фермада әнисенә булышып үсә, бер генә авыр эштән дә курыкмый.  Авыл баласы булгач, гаиләсе белән бергә колхозда кара көзгә кадәр бәрәңге алырга, чөгендер эшкәртергә, ындыр табагында эшләргә, печән хәзерләргә дә туры килә аңа.

    Урта мәктәпне тәмамлап үсеп буйга җиткәч, үзенең авылдашы белән матур гына итеп тормыш корып җибәрәләр. “Эшләгәнгә эш язган ” дигәндәй, төп нигездә калу мөмкинлеге булса да, йорт җитештереп чыгалар. Яшь кенә булсалар да үз көчләре белән буш җирдә йорт һәм каралты-кура төзиләр. Йорт төзегәндә нинди генә эшләр башкарырга туры килми аларга.  Эшләмәгән  эшләре юк, көлдән төймә генә төймиләр инде, диләр алар турында авылдашлары.  Шул ук вакытта ике бала тәрбияләп үстерәләр.

    Ләкин тормыш шома гына бармый. Вәсилә ханымга да  төрле сынаулар аша үтәргә туры килә. Үзенең тәвәккәллеге, тырышлыгы, максатчан булуы аркасында төшенкелеккә бирелми, югалып калмый ул. Тормышта юл ярып баруын дәвам итә.

    Максатчан, белемгә омтылуы  яшьлек хыялын да тормышка ашырырга  мөмкинлек бирә аңа. Вәсилә  читтән торып Казан мәдәният институтын тәмамлый. Ун елдан артык инде үзенең туган авылында китапханәче булып эшли. Үз эшен яратып, намус белән башкара. Төп эшеннән бушаган арада  авыл җирендә генә була торган, бетмәс-төкәнмәс хезмәтне башкарырга да  өлгерә. Бүгене көндә дә абзар тутырып мал, кош-корт асрый ул.

    Сүз башыбыз шүрәле иде бит әле дигәндәй, Вәсилә Илгиз кызы авылыбызның йөзен саклау калу, анда яшәүчеләрнең тормышын тагын да файдалырак һәм кызыклырак итү өчен башлап йөрүчеләрнең берсе. Ул бер генә чарадан да читтә калмый. Замана белән бергә атларга тырыша, һәр нәрсәдән хәбәрдар, туган авылының киләчәге өчен борчыла, аның уңай эшләренә сөенә, җитешсезлекләренә ихластан көенә ул. Авыл җирлеге үткәргән җыеннарда авыл өчен мөһим мәсьәләрне дә күтәрә белә. Үзенең туры сүзле, киләчәккә карап фикер йөртә, халык белән уртак тел таба белүе нәтиҗәсендә ихтирамга лаек кеше ул .

    Мәдәният йорты җитәкчесе Сәрия Фасхиева белән берлектә үзләренең төп эшләреннән тыш бик күп чаралар үткәрәләр алар. Мәсәлән, җәй көне   үткәрелгән Авыл көне өчен дә авылдашларыбыз бик рәхмәтле аларга. Никадәр туганнарны, сабакташларны, яшьлек дусларын, әби-бабайларны очраштырды һәм серләштерде  бит алар. Бу бәйрәмне киләсе елга да үткәрергә, аңарчы авыл эчендәге юлларны рәтләргә, капка төпләрен матурларга кирәк, дип таралышты авылдашлар. Бу фикер үзе үк инде халыкның авыл язмышы, аның йөзе турында борчыла башлавын күрсәтә.

    Гомумән, Вәсилә Мотыйгуллина кешеләрне ышандыра белә, һәркем белән уртак тел таба. Ул балалар белән дә ихлас күңелдән сөйләшә, аларны игътибар белән тыңлый, аларның хәлләрен сораштыра. Күрше-тирә балаларын җыеп, авыл тирәли сәяхәтләр оештыра, авылыбызның матур табигате белән таныштыра, аларга милли уеннарыбызны өйрәтә. Уен барышында аларга тәрбияви киңәшләрен бирә. Шулай итеп, Туган җиребезгә мәхәббәт тәрбияли. Кич җитүгә безнең оныкларыбыз: “Бүген Вәсилә апа янына уйнарга  керәбез”, -- дип ашкынып торалар. Соңгы вакытта авылда балалар өчен ял итү мәйданчыгы төзү  идеясы белән янып йөрүчеләрнең дә берсе ул.

    Вәсилә ханым барлык күршеләре белән яхшы дустанә мөнәсәбәттә яши, һәрвакытта да көченнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Берәр аңлашылмаучылык килеп чыкса, аны тиз генә үпкәләшмичә хәл итү юлын таба.

    Дөньяда рәхимсезлек көчәйде, кешенең чит кешедә эше юк, дип сөйләнәбез. Ләкин бар кешегә бер төрле мөһер сугарга ярамый. Әнә, Вәсилә   ялгызы гына көн күрүче әбекәйне үз яннарына алды. Кайбер кешеләр үз әниләрен дә карамаган вакытта бөтенләй чит-ят кешене тәрбияләү һәркемнең дә көченнән килми. Шундый шәфкатьле, миһербанлы кешеләр  сирәк очрый, әмма бар алар.

    Тынгысыз җанлы, туганнарының, туган җиренең, авылдашларының кадерен белеп яшәүче Вәсилә Илгиз кызына ныклы сәламәтлек, эшендә тагын да зуррак уңышлар, гаилә бәхете, җан тынычлыгы телибез. Кешеләргә эшләгән игелегенең әҗер-савапларына ирешергә язсын.

    Минҗан Галимҗанов.

     

     

     

     

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: