erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Авыл халкы бердәм

Авылдашларымның ярдәмгә сузган куллары - Җиңүгә таба тагын бер адым ул

Ватан алдындагы хәрби бурычны үтәүче егетләребезгә хөрмәтебез чиксез. Егетләребезне кайнар нокталарга озатканның беренче көннән, үк авылдашлар егетләргә ничек ярдәм итеп була, дигән борчу белән яши.  Оештырган төрле акцияләрдә катнашып үз өлешләрен кертә.

Арча районы Яңасала авыл җирлегендә яшәүче авыл халкы берләшеп, 26 гыйнварда махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә китәсе гуманитар колоннаны туплауга үз өлешләрен керттеләр. Яңа елның беренче көненнән үк гуманитар ярдәм җыю максатында актив рәвештә байтак суммада акчалата ярдәм һәм азык-төлек, кием-салым, урын-җир кирәк яраклары җыелды.

Җыелган акчаларга егетләргә Утар Аты авыл җирлеге белән берлектә “Цифровая рация” (10 000 сум Яңасала авыл җирлеге бирде), Сеҗе авыл җирлеге белән РЭП (глушитель дронов) (33700 сум Яңасала авыл җирлеге кушылды) алынды. Ветераннар Советы рәисе Рузия Муллахмәт кызы Әхмәтҗанова Яңасала һәм Каенсар авылында, батыр йөрәкле, курку белмәс егетләребез өчен, маскировка челтәрләре үрүне оештырды. Яшьләр белән беррәттән армый талмый үз көчләрен керткән өлкәннәребез: Фазулдҗанова Рәйханә, Шәрипова Роза, Хәкимова Сайма, Бламыкова Вера, Газизова Сәвия, Ахунова Гөлсинә, Борханова Кадрия, Сафина Зөлфия апаларга олы рәхмәтләребезне җиткерәсе килә. Ә инде өмәгә килә алмаган авылыбызның өлкән буын апалары бездән дә өлеш керсен: “Күңел җылыбызны салып кискән токмачлар гаилә җылысын, өйдә пешкән тәмле ризыкларын сагынуны бераз гына булса да басыр дип өметләнәбез,”- дип иң изге теләкләрен әйтеп йорт токмачлары  кисеп китерделәр.

Һәркем уртак эшкә үз өлешен кертергә тырышты. Каенсар авыл клубы мөдире тәкъдиме белән авылыбызның уңган ханымнары авыл клубында йорт токмачларын  кисү буенча өмә оештырды.Токмач кисү өчен Каенсар авылыннан Багаветдинова Ләйсән һәм Садыйкова Гөлфирә гаиләләре матди ярдәм күрсәтте. Яңасаладан, бездә читтә калмыйк, өлешебез керсен дип Маннур Мөхәммәтгалиевлар гаиләсе окоп шәмнәр ясадылар, окоп шәмнәре ясау өчен Гафуров Илшатлар гаиләсе парафин белән ярдәм кулларын сузды, егетләребезгә файдасы тисен дип Мөхәммәтҗанов Раилләр гаиләсе “Походная газовая плита” тапшырды. Яңасаладан Туюровлар гаиләсе егетләребезгә 30 пар термо-носкилар тапшырды. Җирлегебездә шундый гаиләләр булуы күңелне сөендерә. “Бердәм Россия” партиясе членнары, бюджет хезмәткәрләре балалар бакчаларында, мәктәпләрдә азык-төлек наборлары җыеп илтеп тапшырдылар. 

Ярдәме тигән, битараф булмаган барлык авылдашларга Аллаһының чиксез рәхмәтләре булсын,кылган изгелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын! Егетләребез тиз араларда исән-сау туган якларына, туганнары-якыннары янына кайтулары насыйп булсын, ә көткәннәргә бары сабырлык кына теләп калабыз. Оештырылган хәйрия акцияләрендә катнашкан, үз көчен керткән һәр авылдашыбызга мең рәхмәтләр җиткерәбез.  Бергә булый, бердәм булыйк!

“Бердәм Россия” сәяси Партиясе секретаре, китапханәче Фәридә Борханова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев