Бабаем хатирәсе
Мин әти-әниемнең яраткан улы Йосыф булам. Минем апаем белән абыем да бар. Әби-бабаемның унынчы оныгы да әле мин. Минем әле әбиләрем дә бар. Алар – әти-әниемнең әниләре. Миңа еш кына авыр еллар – сугыш чорлары турында сөйлиләр. Ишеткәннәремне мин шушы язмамда бирергә телим.
Лимара әбием үзенең әтисе – Солтангәрәй бабаем турында сөйләргә ярата. Авылда алар мондый ике исемле икәү булганнар. Сөйләшкәннәр-килешкәннәр дә болар, берсе Солтан исемен, ә икенчесе Гәрәй исемен алган. Минем бабама Солтан исеме эләккән. Солтан бабаем бик кыю, тәвәккәл кеше булган. Сугыш башлангач та аңа, 3 баласын, Мәхмүзә әбиемне калдырып, сугышка китәргә туры килә. Әмма аны Суслонгер лагеренда калдыралар. Ул бик оста тегүче була. Көн-төн солдатларга киемнәр тегә. Фронтка китәргә бик тә тели. Берничә тапкыр гариза язып, сугышка китәргә теләген белдерә. Әмма аны җибәрмиләр. Төннәрдә дә ул үзенең тегү машинасы янында төн куна. Солдатлар ял иткәндә дә ул тегүеннән туктамый. Лагерь урман эченә урнашканлыктан, анда ач бүреләр бик күп була. “Мин тегү теккән казарма тәрәзәсен ялыйлар, күзләрен елтыратып карап торалар, улыйлар, әгәр чыксаң ташланачаклар иде”, – дип сөйләгән бабаем.
Лагерьда яшәве җиңел булмый. Аларның ашарларына җитми. Әбиемнәр авылдан аларның ашарларына илткәннәр. Сугыш вакытында бөтен кешегә дә бик тә авыр булган. Солтан бабаем исән-сау балалары янына кайта, әмма сәламәтлеге нык какшаган була: күзләре начар күрә һәм нервылары таушалган була. Гомеренең соңгы 14 елын урын өстендә генә үткәрә.
Солтан бабаем авырлыкларга бирешми торган кеше була. Ул, урын өстендә ятканда да, авыр сугыш елларын исенә төшерә. Ә үзе бер дә зарланмый. Чөнки ул – коммунист. Коммунистлар авырлыклардан беркайчан да курыкмаганнар, кыю йөрәкле, батыр кешеләр булганнар. Бабам кечкенәдән үк авырлыкларга чыныгып үскән. Ул үги әни белән яшәгән. Үз әнисен хәтерләми дә. “Үги әнинең иң яхшысыннан да козгын тавышы килә”, – ди әбием. Козгын бик каты тавышлы, ямьсез кош. Димәк, үги әниләр дә шундыйлар. Бабамның да тормышы яхшы булмый. Ачлы-туклы авыр эшләр эшли. Әмма үзе хәйләкәр, шук та була. Тамагы туймагач, сөтне качып кына салам белән суырып эчә. Күбекле сөтнең кимегәне сизелми бит. Бабамны балалар йортына урнаштыралар. Шактый еллар ул анда яши. Анда һөнәргә өйрәнеп, үсмер егет булып үсеп җитә. Туган якларына кайта һәм шунда яшәп тә кала. Олыгайгач, бераз акчасын балалар йортына бүләк итеп җибәрә. “Анда мине һөнәргә өйрәттеләр, ачлыктан йолып калдылар”, – ди ул.
Солтан бабам сугыш чоры истәлекләрен дә еш сөйли. Суслонгерда ул авылдашы Хафиз исемле абый белән дә очраша. Ул абзыйның сугышка китеше була. Өстендә юка гына бишмәт. Ә 1942 елның кышы аерата салкын, -45 градус. Бабам өстендәге шинелен, җылы бүреген аңа кигезә, үзе яланөс басып кала. Алар икесе дә исән-сау кайталар. Ул абый бабама шинелен тапшыра, ә бүреге сугыш кырында кала. Бабам шинелен таный. Яка астына Солтан исемен язып теккән була. “Менә бит, гомере бетмәгәч, кешеләр очраша шул”, – дип төгәлләде әбием үзенең сөйләвен.
Менә без – балалары, оныклары яхшы тормышта яшәсен өчен, бабамнар шулай авырлыкларга да түзгәннәр. Әле бик күпләре чит җирләрдә ятып калган, ягъни батырларча һәлак булган. Без аларны онытырга тиеш түгел.
Йосыф Шакиров,
Арча районы Курса-Почмак урта мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев