erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

"Бабай сөйләгән рәхәтләрне әтием күрә алмады шул..."

Сугыш урлаган балачак

1941 елның 22 июнендә башланган Бөек Ватан сугышы илебезнең һәр гаиләсенә  бик күп авырлыклар алып килде. ”Казан арты” тарих-этнография музеенда сугыш еллары турында язучыларыбыз иҗат иткән бик күп әсәрләр саклана, башка шәхесләребезнең дә шул чор турында язган истәлекләре бар. 1994 елда басылып чыккан “Җәйге кырау” китабына сугыш елларының истәлекләре тупланган. Китапның авторы элеккеге Октябрь, хәзерге Норлат районының Күлбай Мораса авылында туып-үскән, 19 яшендә партия кушуы буенча Чепья районына мәгариф бүлеге җитәкчесе итеп җибәрелгән, аннан соң Арча һәм Саба районыннан аерып алып оештырылган Яңа Чүриле районында мәгариф бүлеге җитәкчесе булып эшләгән Галия Шәйхетдинова-Минская. Дәһшәтле сугыш елларында тылдагы халыкны җиңүгә рухландыручы авыл интеллигенциясенең бер вәкиле буларак Галия Шәйхетдинова язмаларын үзе эшләгән Балтач, Арча, Октыбрь, Саба якларының Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән фидакарь хезмәт кешеләренә багышлый. 

      Китапның “Җәйге кырау” дип аталуы да очраклы түгел. “Кырауларның язгысы була, көзгесе – алары бик үк афәтле түгел. Ә менә җәйгесе... Бүген җәмгыятебездәге җитешсез якларның сәбәбен үткәннәрдән эзләүчеләр бар. Тик шуны онытмыйк: сугыш алды еллары өстәлебезгә икмәк, өстебезгә кием куна башлаган чор иде. Тормышыбыз инде әйбәтләнеп, күтәрелеп кенә килгәндә илебезгә немец-фашистларының бәреп керүе кырау төшкәндәй булды”, – дип яза китапның авторы. 

      Ә хәзер Галия Шәйхетдинованың “Җәйге кырау” китабына кертелгән “Мәгъсүмнең күргәннәре” хикәясеннән өзек тәкъдим итәбез. 

                                                     *** 

        Мәгъсүм сүзен әтисен сугышка озату вакыйгасыннан башлады. 

      –Бабай сөйләгән рәхәтләрне әтием күрә алмады шул, – диеп көрсенеп куйды 

ул баштарак. – Минем әти коммунист, авылда колхоз оештыруда башлап йөрүче һәм авыл советы рәисе дә булган. Сугыш башланганда исә Арча урман хуҗалыгында баш бухгалтер булып эшли иде.  

      1941 елның 24 июнь иртәсендә иң олысы нибары унөч яшендә булган алты баласын калдырып, үзе теләп фронтка китә әти. Ул иртәгесен китәчәк төнне без, балалар, бөтенләй йокламадык. Әти безне жәлләп уятмас, китеп барыр, күрми калырбыз, дип курыктык. 

      Таң атты. Сугышка китүчеләр, олауларга утырып, безнең капка төбенә килеп туктадылар. Аерылыр алдыннан әти безнең барыбызны да берәм-берәм кочагына алып кысты. Бит алмаларыбыздан, маңгайларыбыздан үпте. Башларыбыздан, аркаларыбыздан сыйпады. 

     –Минем бер генә үтенечем бар, – диде барыбызның аңа төбәлгән моңсу  

күзләребезгә беръюлы карарга тырышып, – зинһар өчен тату торыгыз! Барына канәгать булыгыз... Бер-берегезне бервакытта да рәнҗетмәгез, ташламагыз! Мин әйләнеп кайтканчы зур үсегез!”– аның бу сүзләре мәңге онытылырлык түгел. 

 Аннан апам янына килеп: 

      –Бөтен өметем синдә, кызым Таифә. Зинһар, моны яхшы аңла. Син  

туганнарыңа әти дә, әни дә булып каласың, – диде дә, безнең күзләр белән кабат очрашмаска тырышып, аларны озата баручы егет янына сикереп менеп утырды. Атлар кузгалып китте. 

Без, бер- беребезгә сыенышып, башта капка төбендә басып карап калдык,  

аннан нәрсәдер исебезгә төшкән кебек, дәррәү кузгалып, әтиләр артыннан чаба башладык. 

–Әти, китмә! Әти, китмә! – дибез, алда ни буласын сизенгәндәй, елый-елый  

кычкырабыз. 

Мансур белән әтиләрне куып та җиттек. Арба артына барып ябышуыбызга,  

өч җигүле ат өчесе беръюлы туктады. 

Әти арбадан төште дә безнең янга йөгереп килеп җитте. Икебезне дә  

күкрәгенә кысты. Ул арада сеңлемне җитәкләп апа ди килеп җитте. Без тагын, бергәләшеп, әтинең кул-аякларына сарылдык. Әйтерсең аны әнә шулай алып калырга мөмкин иде. 

      Үзендә нинди көч таба алгандыр, бәлки илнең иминлеген саклап калу – коммунист әтием өчен бар нәрсәдән дә мөһимрәк булгандыр, бәлки туганнарның һәм авылдашларның безгә ярдәм итүенә  өмете камил булгандыр, ахыр чиктә, күз яшен күрсәтеп, аңа тилмереп карап торган балаларының йөрәген тагында телгәлисе килмәгәндер – анысын ачык әйтүе кыен, ләкин әти бер генә бөртек күз яшен дә безгә күрсәтмәде. 

       –Акыллыларым минем! Үтенеп сорыйм, тынычланыгыз! Дошманны  

җиребездән куып, элекке герман сугышында үлеп калган Каюм белән Бари абыемның да үчен алып, җиңүче булып сезнең яныгызга кайтырмын. Рәхәтләнеп бергә-бергә яшәрбез, – диде ул гаҗәеп бер ышандыргыч көч белән. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

      Әти сүзен тыңлап, без елаудан туктадык. Ләкин кайтып китмәдек. Әтине соңгы тапкыр кочаклап үптек тә, басу уртасында апама сыенышып, әти киткән якка карап, кулларыбызны болгый-болгый басып калдык. Әтиләр инде күренмәс булгач: 

     –Әйдәгез, кайтабыз, – дигән тавышка сискәнеп киттем. Укытучым Кафия апай икән. Ул да безнең арттан килеп җиткән... 

      Әни 1939 елда ук вафат булганга, безгә әтине озатып җибәрү бигрәк авыр иде шул. Без әтисез дә, әнисез дә калдык. 

       Әтинең “рәхәтләнеп бергә-бергә яшәрбез” дигән сүзләре әле безне озак вакытлар җылытып, өметләндереп торды. Әти безгә башта хатлар язып торды. Аннан соң... Хат ташучының турыбыздан үтеп, хатлар, газеталар таратканын көтеп алырга сабырлыгыбыз җитми башлады. Мансур яки мин үзем хат ташучыны Сикертән юлында каршы ала башладык. Бу үзеннән-үзе гадәткә кереп китте. Безнең почта бүлеге Сикертәндә булганга, хатлар-газеталарны шуннан алып кайта иде почтальон. Безнең бу йөрүләребез дә ярдәм итмәде. Әтидән хат килү бөтенләй туктады.  

        Хатларны укып, әтинең Мәскәү янындагы каты сугышларда катнашканын белә идек. Иртә торабыз да, беренче чиратта радиодан Мәскәү янында барган сугышлар турында тыңлыйбыз. Олы кешеләрдән сорашабыз. Тик әлегә безгә өметле хәбәр әйтүче булмады.  

         Атналар, айлар үтте... Көннәрнең берендә хат ташучы эндәшми генә апам кулына бер конверт тоттырды да, үзе, гаепле кешедәй, яшен тизлеге белән ишектән чыгып китте. 

      Әтинең хатлары өчпочмаклы булганга, бу конверттагы хатның әтидән түгел икәнен, андый хатларны инде авылдагы берничә гаиләнең алганын белгән апам хатны кулына алу белән фаҗига булуын аңлагандыр, әлбәттә. 

      Апам конвертны ачты. Тик әти хатын башка вакытта укыган кебек кычкырып укырга ашыкмады. Ә үзенең күзләре яшь белән тулды. Аннан, хәлсезләнеп сыгылып төште дә, хатны кулына кысып тоткан хәлдә сәкегә ауды. 

        Апамның учына йомарланган хатны, бармакларын көч-хәл белән каера-каера, Мансур алды. Ни әйтсәң дә ул өлкәнрәк малай шул: барыбызга да ишетелерлек итеп, әтинең сугыш кырында батырларча үлеп калуы турындагы хәбәрне кычкырып укыды. 

       Безнең ни әйтергә белмичә үзенә карап, аптырап торганыбызны күргәч, Мансур русчадан татарчага тәрҗемә иткәндәй: ”Әткәй юк. Әткәй үлгән. Без инде әтисез дә калдык”,– дип елап җибәрде. 

       Сеңелләрем, сәкедә хәлсезләнеп яткан апамны барып кочаклап алдылар да, мәрхәмәтсез сугышның безгә китергән чиксез хәсрәтеннән үксеп-үксеп елый башладылар. 

        Апам – бездән берничә яшькә олырак бала. Шуның өстенә, безне карауның җаваплылыгын аның өстенә йөкләп калдырганны да әзме-күпме аңлагандыр инде, үзен-үзе кулга алырга тырышып, берничә мәртәбә торып утырырга талпынып карады. Ләкин булдыра алмады. Аның хәлсезләнгән гәүдәсе моңа ирек бирми иде. Тагы сәкегә ауды. 

        Әгәр бездәге кайгыны ишетеп, минем укытучым Кафия апа Гарипова килеп җитмәсә, без – алты ятим, күпме вакытлар бергә өелешеп елаган булыр идек, әйтә алмыйм. Аннан күрше –колан, туган-тумача җыелды. Безне үзләренә чәйгә алып киттеләр. Алар белән әзрәк җиңелрәк булып китте.  

       Менә шул көннән алып, шул көннән алып кына да түгел, әтине сугышка озатып кайтканнан башлап без үзебез тормыш алып бардык.  Авыр, бик авыр иде безгә. Бер тәгам ризык күрмәгән көннәребез күп иде. Физик яктан зәгыйфь булган энем Илсур ачлыкка түзә алмыйча вафат булды... 

                                                           ***  

      Бу истәлекләрдә искә алынган укытучы Кафия Гарипова – Курса авылы кызы. Ул 1941-1947 елларда Гөберчәк башлангыч мәктәбендә эшләгән. 

      Үзе күргәннәрен сөйләгән Мәгъсүмнең әнисе Сәгъдәтбану һәм әтисе Юныс гаиләсеннән ятим калган алты баланың берсе кечкенә чакта ук, ә 1936 елгы Илсур исемлесе өченче класста укыган чакта вафат була. Апалары Тайфә, сеңелләре Әнисә Казан шәһәрендә яшәгәннәр, абыйсы Мансур озак еллар Чыпчык урта мәктәбендә директор булып эшләгән. Бу мәгълүматларны Гөберчәк авылында яшәүче тыл ветераннары Хәнифә апа Шәймуллина һәм Рәсимә апа Минсафинадан алган идек. 

      Ә инде Мәгъсүм турында авылдашы Мөхәммәт Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” повестендә искә алына. “Мәгъсүм җиде яшьтә әнисез, тугыз яшьтә әтисез калды. Аннан үзе юллап, үзе йөреп балалар йортына китте, шунда менә дигән тәрбия алып кеше булды. Балтик флотына эләкте... “Масра басу” да басып торганда нигәдер мин Мәгъсүм турында уйландым”, – дип яза якташыбыз Мөхәммәт Мәһдиев. Мәгъсүмнең хатыны Гөлчәчәк Насыйбулла кызы да Гөберчәкнеке булган, алар Гөберчәк авылы зиратына җирләнгән. 

      Без сугыш вакытында ятим калган бер гаилә балаларының язмышы белән генә таныштык, ә андыйларның саны чиксез күп. Һәрберсенең үз язмышы, ил күләмендә күпме балалар ятим калган. Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел узса да, бу көннәр өлкәннәребез күңелендә онытылмый. Яшьләребез дә сугыш алып килгән авырлыклар турында белеп үссеннәр, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтеп яшәсеннәр. Дөньяда тынычлык булсын, сугышлар кабатланмасын иде. 

 

 

              “Казан арты” тарих-этнография музее  

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов 

       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X