Бакчабызда күңелле очрашу узды
Арчаның 1нче балалар бакчасына балалар шагыйрәсе Гөлчирә Нәҗметдинова очрашуга килде.
Балалар бу көнне бик көтеп алдылар. Алар шагыйрә апаларының шигырьләрен өйрәнеп, берсеннән-берсе кызыклы сораулар әзерләп куйдылар. Ә инде аның үзен күрү, ягымлы
тавышын ишетү, якыннан аралаша алуыбыз – безнең өчен аеруча кадерле.
Шагыйрә үзенең балачак хатирәләре белән уртаклашты, балаларга киңәшләрен бирде, теләкләрен җиткерде, әле яңа гына язылган шигырьләрен укыды. Аның шигырьләре фантазиягә, тирән фикергә бай. Балалар телен аңлап язылган. Шагыйрә аерым шигырьләрендә акыллы булырга, тәртипкә һәм хезмәткә өйрәтә. Аның йөрәк түреннән чыккан әсәрләре киләчәк буынны тәрбияләүдә зур урын алып тора. Һәр төркем балалары сәнгатьле итеп шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар, биеделәр.
Шагыйрә белән очрашу күңелгә ятышлы истә калырлык булды, балалар яхшы кәеф алды. Очрашу истәлеге итеп, Гөлчирә апа үзенең китапларын безгә бүләк итеп бирде.
Шушы очрашуга безне хөрмәт итеп килгән өчен Гөлчирә апага олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә дә тормыштан ямь табып, матур әсәрләр иҗат итеп, яңалыкка, алга омтылып яшәгез, дигән теләктә калабыз. Иҗат ялкыннарыгыз сүрелмәсен, илһамыгыз кимемәсен. Сезгә озын гомер юллары, нык сәламәтлек, иминлек телибез. Шагыйрә белән тагын очрашулар көтеп калабыз.
Ләйсән Ибраһимова, Гөлназ Камалиева, тәрбиячеләр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев