Балаларның чын дусты
Укытучы – балаларга белем бирә, аларны укыту белән шөгыльләнә, сатучы – кешеләргә нидер сата, сату-алу белән шөгыльләнә, табиб – авыруларга булыша, кешеләрне тазарта. Пионервожатый, кем сон ул?
Дөресен генә әйткәндә, вожатыйлык хезмәте нинди дәрәҗәдә таләпле эш булуына карамастан, аның нидән гыйбәрәт булуын әле күп кеше аңлап та бетермидер, чөнки бу эш күзгә күренми кебек.Минем сезгә шундый кешеләрнең берсе турында, балалар тирәлегендә яшәүче, алар белән бергә эшләүче Рахматуллина Рузалия Риф кызы турында сөйләп узасым килә.
- Рузалия апай, әйдәгез әле, безнең укучыларыбызга бераз үзегез турында, эшегез, бу эшкә ничек барырга уйладыгыз, бу эшкә сезне кем этәреп җибәрде? Шул хакта сөйләп китсәгез иде.
Мин 1987 нче елда урта мәктәпне тәмамладым, минем күптәнге хыялым балалар бакчасында тәрбияче булып эшләү иде һәм укуымны да мин шушы юнәлештә дәвам итәрмен дип уйладым.Мәктәпне әйбәт кенә бетергәч, Мингазов Хәмит абый, ул вакытлардагы мәктәп директоры иде ул, мине мәктәпкә чакырып алды. Менә шул елларда мәктәпләргә пионер вожатый штаты биргәннәр иде һәм Хәмит абый – “Сеңлем, менә без уйладык – уйладык та әле һәм бу эшкә сине алып карарга булдык “,- диде. Әлбәттә инде мин баштарак куркып калдым, чөнки 10 нчы классны гына бетергән бала, бернинди белемсез ничек бу җаваплы эштә эшли алыр соң ? диеп тә уйладым, чыннан да баштарак каршы тордым. Мәктәпләрдә әле минем белгән, мине укыткан укытучыларым да бар иде һәм ничек инде шушындый белемле, тәҗрибәле мөгаллимнәр янында эшләрмен икән? дигән уйлар да бераз шомландырды, ләкин алар миңа бар күңелләре белән ышандылар һәм менә шуның нәтиҗәсе - уйламаганда гына мин 1987 нче елның 1 нче сентябреннән үземнең белем алган туган мәктәбемә эшкә кердем.
Гөлнур апаның инде – “ Сеңлем, син булдырасың, бу эш синнән булып чыгарга тиеш.Монда инде бәйрәмнәр, төрле кичәләр, очрашулар, мероприятияләр оештырырга кирәк була, синең бит бу вазифаны үзеңнең дә башкарганың бар, “– дигән сүзләре әле дә исемдә.Без бала булган, пионер булган вакытта мәктәпләрдә пионер эшчәнлегенең юнәлеше биш маршрутка нигезләнгән иде. Минем истә калганнарым арасыннан “ СССР – минем ватаным “ ( патриотик тәрбияне үз эченә алган иде), “Көчлеләр, кыюлар, җитезләр“ (спорт юнәлешенә караган), аннан соңгысы “Гүзәллек дөньясы”, мин үзем пионер булганда бу маршрутның җитәкчесе булдым. Бәлки, бу вакытларда ук укытучылар минем вожатыйлык сәләтен күргәннәрдер дә инде.
- Эшегездә нинди авырлыклар булды? Гомумән бу эш сезгә ничек бирелде?
Һәр эшнең инде үз авырлыклары буладыр диеп әйтер идем мин. Эшләп киткән чорларда да авырлыклар бераз сизелсә дә, соңыннан мин үземнең, укучылар белән үзебезнең нәтиҗәләребезгә, ирешкән уңышларыбызга сөенеп алда да узебезгә төрле максатлар куеп алга омтылдык һәм инде эш тә вакытлар узу белән, ияләшә башлагач җиңел бирелә башлады. Гомумән генә әйтсәк, иң беренче чиратта теләк кирәк, әгәр дә син үзеңнең эшеңне чын-чынлап яратасың икән, аны намус белән җаныңны – тәнеңне биреп башкарасың икән, менә бу авыр булып тоелган эшләрне җиңеп чыгарга була.Шул эшемне яраткангадыр, мин бүгенгесе көнгә кадәр Ашытбаш урта белем бирү мәктәбендә 33 ел педагог- оештыручы булып хезмәт итәм. Хәзер инде мин үземне башка эштә күз алдына да китерә алмыйм. Бу- минем иң яраткан эшем.
- Үзегезнең уңышларыгыз турында да әйтеп узыгыз әле.
2012 нче елда республика күләмендә “ Ел остазы “ дигән вожатый бәйгесендә 3 нче урын, 2016 нчы елда районда катнашып 1 нче урынга чыктым, мәгарифтәге казанышлары өчен дигән күкрәк билгесе белән , Татарстан республикасында “ Яшь гражданнар форум “ ының рәхмәт хаты белән бүләкләндем.
- Вожатый вазифасына ниләр керә? Сез яңадан берәр җирдә укыдыгызмы?
Гомумән алган вакытта вожатый вазифасы белем һәм тәрбия бирүдә иң төп рольне уйный диеп әйтәсем килә. Вожатый булгач син иң беренче чиратта балаларны яратырга, аларга бөтен йөрәк җылыңны бирергә тиешсең. Бу исемгә сина лаек булырга, һаман да эзләнергә, яңалыклар ачарга, яңа идеяләр белән янарга кирәк.Эштән курыкмаска вакытны дөрес, төгәл бүлергә, даими кызыксынырга, үзеңдә булган начар кәефне кешеләргә бәйләмәскә, һәрвакытта үз өстеңдә эшләргә, югарыга, камилеккә омтылырга кирәк.
Мәктәптә эшли башлагач, дүрт ел читтән торып Нижникамскийның педагогия училищесында укыдым. Югары белемне Казан Социаль Юридик институтында, педагог-психолог белгечлегенә алдым.
- Элеккеге эшегез белән хәзерге эшләү принципы аерыламы? Элек бу эшләр ничек алып барыла иде? Сезнең уңышларыгызда кемнәрнең дә өлешләре бар диеп әйтер идегез.
Әйе, аерыла, чөнки еллар уза, без дә инде һәзер заман тәләпләренә туры китереп эшлибез. Бу эшләребез дә итернетта еш чагыла башлады. Пионерия беткәннән соң варислар берлеге алмашка килде, 2015 нче елның 29 нчы октябреннән соң Россия балалар хәрәкәте барлыкка килде, безнең мәктәптәге эш тә бу юнәлеш буенча алып барыла.
Элеккеге еллардагы пионер эше гөрләп барды диеп әйтер идем мин.Класслар ул вакытта отряд диеп аталды, алар һәркайсы Муса Җәлил,Марат Кәзи, Олег Кашевой кебек бөек шәхесләрнең исемен йөртте, һәр отрядның үз җырлары, девизлары, атналык-еллык эш планнары бар иде.Ел буе отрядлар үзара алдынгылыкта ярышып яшәделәр, класслардан отряд советы председателе сайланып куелды.Айга бер тапкыр отряд җыеннары оештырыла, укучыларның эшләре аерым альбомда сакланып барылды. Ул альбомнарны аерым сәнгать диеп атасак да була. Алар инде фотографияләр, рәсемнәр кулдан төрле бизәкләр, төсләр белән эшләнелә торган иде.
Һәрбер чаралар , бәйрәмнәр югары дәрәҗәдә үткәрелде. Иң истә калганы тимурчылык эше, ул бик көчле алып барылды, макулатура, тимер җыю, көл җыюда безнең укучыларыбыз актив катнаштылар, моның өчен аларга урыннар, призлы бүләкләр бүленеп бирелде.Иң актив укучыларны мәктәбебез “Орлёнок“ һәм “Артик “ пионер лагерьларына путевка белән бүләкләнәләр иде. Мин эшләгән вакытта да укучыбыз Валиева Рузалиягә “Артик “ лагерына путевка биреде.
Ярыш рухы көчле иде. Мәктәптә дә “Җәмгыятькә файдалы хезмәт“, “Уку юнәлеше “ һәм тәртип чисталык буенча да төрле юнәлешләр үткәрелде. Һәр атнада линейкада нәтиҗә чыгарып, беренчелеккә чыккан отрядларны исәпләп, барлап вемпельлар тапшырыла иде. Озын тәнәфесләрдә балаларның ялларын оештыру да өлкән вожатыйга йөкләнелгән.
Пионер эшчәнлегеннән беркем дә читтә калмады диеп әйтәсем килә минем. Районыбызда да пионерия эше гөрләп килде, ул чорлардагы күпъеллар эшләгән директорларның исемнәрен атап узасым килә. Мин эшләгән елларда мәрхүм Фоат Шәрипович, шулай ук Рамил Ниязович, Кенәр зонасында инде Фатыхова Надия апа, методистлардан Зөлфирә Маннаповна, Рәмзия Рахимзяновна, Валентина Горанина, Роза апа, Миләүшә Ниязовна белән без инде бергәләшеп кулга-кул тотынышып эшләдек. Бу елларны мин бигрәк тә сагынам.Ул вакытлар минем гомеремнең иң күңелле, кызыклы хатирәләргә бай чоры диеп әйтәсем килә.Без айга ике тапкыр, ике көнлек семинарларга җыела идек, монда безгә бик күп чаралар күрсәтә торганнар иде.
Форсаттан файдаланып менә шушы үзем эшләгән дәвердә миңа булышкан, ярдәм иткән методистларга рәхмәтемне җиткерәсем килә, бу ирешкән уңышларымда да аларның өлешләре бик зур.
Азалия Сабитова
Арча “Нур” телестудиясе хәбәрчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев