erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Бәхетле картлык күрәсегез килсә

Флера Җәләлетдинова яза.

  Гаиләдә бала тәрбияләү- иң мөһим, бик катлаулы, иң җаваплы, шул ук вакытта бик күркәм вазифаларның берсе.   Чөнки тәрбия  бала тормышының беренче көннәреннән үк башлана. Атаклы совет педагогы В.А. Сухомлинский: "Әгәр бәхетле картлык күрәсегез килсә, акыллы, тәрбияле балалар үстерегез",- дигән.

          Балаларыбыз әхлак тәрбияле, үз туган телебездә аралашып үссеннәр өчен, без "Кәчә" балалар бакчасында төрле чаралар уздырып барабыз. Бүген мин сезне "Минем яраткан әнием" дип аталган кичәбез белән таныштырып узам. Бу бәйрәм балаларда әниләренә, өлкәннәргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлар тәрбияләүгә юнәлтелгән. Балалар бакчасы гаиләләр белән  бер юнәлештә тәрбия эшен алып барса, аның нәтиҗәсе яхшырак була.

          Татар халык гореф-гадәтләре,  йолалары белән  балаларны тирәнрәк таныштыру йөзеннән,  әниләрне  кунакка чакырдык. Алар өч төркемгә бүленеп, төрле бәйгеләрдә катнаштылар. Бәйрәмебез балаларның матур чыгышы белән башланган иде.

          Бәйгебезнең беренче баскычында Бәдертдинова Лилия, Закирова Роза һәм Корбанова Луиза  бишек җырларын башкардылар. Аларның   туган телебездә,   җырлаган  җырлары  чарабызны бизәп җибәрде.

          Бәйгебезнең икенче баскычында Мортазина Ләйсән, Хайруллина Алия һәм Фарухова Ләйлә бала коендыру йоласын күрсәтеп уздылар.  Әниләребез  бик матур куренеш әзерләгәннәр иде.

          Бәйгебезнең өченче баскычында Вәлиуллинә  Рәмилә һәм  Хабибуллина Илүзә милли ризыкларның төрләре һәм пешерү үзенчәлекләре турында сөйләп уздылар. Алар татар халык милли ашларыннан:  "Кош теле" һәм "Бавырсак"  пешереп алып килгәннәр иде. Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле ашлар пешергән.  

          Бәйгебезнең дүртенче баскычында Гарифҗанова Руфия, Мөхәммәтҗанова Илүзә һәм Шайдуллина Ләйсән татар халкының милли киемнәре турында чыгыш ясадылар. Алар татар хатын кызлары киеп йөргән калфак, алъяпкыч һәм читек белән тирәннән таныштырдылар. Элек-электән кешенең киеменә карап аның кайсы халык вәкиле икәнен белергә мөмкин булган. Шуңа күрә кием, гадәттә, кешенең  тышкы кыяфәтенә милли төс биргән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

          Бәйгебезнең сонгы бишенче баскычында Варакина Анна, Мусина Рузилә, Строганова Анастасия һәм Шиһабиева Айсылу дәртле татар биюен биеп чарабызга ямь өстәделәр. Татар биюе шулай ук халыкның тарихын, үзенчәлеген чагылдыра.

          Күнелле очрашуның азагында, балалар әниләре белән бергәләп  татар халык уеннары: "Миңлебай", "Түбәтәй" һәм "Соры куян"ны уйнадылар. Бәйрәм балалар башкаруында шигырьләр, биюләр һәм җырлар белән үрелеп барды.

          Мондый чаралар туган телебезгә, мәдәниятебезгә, гореф-гадәтләребезгә балаларда җылы караш һәм мәхәббәт тәрбияли.  Балаларга әйбәт тәрбия бирү, гаилә белән балалар бакчасының тыгыз элемтәдә булуы зарур. Чарада катнашкан барлык әниләргә олы рәхмәтемне җиткерәм.

Флера Җәләлетдинова, тәрбияче.

                                                                     

                                                           

                                                                      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X