erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Бөек Тукай алдында баш иеп

Агымдагы елның 27 апрелендә Арча муниципаль районының Иҗтимагый советы Яңа Кырлай авыл җирлегенә барып, Иҗтимагый совет көне үткәрде.

 Җирле үзидарә кешеләргә иң якын булган хакимият звеносы булып тора, аңа территорияләрнең социаль-икътисадый үсеше һәм анда яшәүчеләрнең иминлеге өчен җаваплылык йөкләнгән.
Яңа Кырлай авыл җирлегенә сигез авыл керә: Ю.Бирәзә, Иске Йорт, Күкчә Бирәзә, Яңа Иябаш, Пионер, Өчиле, Чиканас һәм Яңа Кырлай.  Газинур Сафаров  шушы авыл җирлегендә 2006 елның языннан эшли, авыл җирлеге
мәсьәләләрен кайгыртып, усешенә сөенеп йөри.
Без, Иҗимагый совет әгъзалары, Яңа Кырлай ял иту комплексында, мәктәбендә, балалар бакчасында,  фельдшер -  акушерлык пунктында, мәдәният йортында, китапханәсендә, почта бүлегендә, китапханәдә, “Кырлай” агрофирмасының яшелчә саклау комплексында,  Габдулла Тукай музеенда булдык, Яңа Иябаш авылында яшь белгечләр өчен төзелгән яңа йортларны күрдек. 
Жирлектә 1717 кеше яши, 564 хуҗалык бар. Узган ел 12 бала туган, 32 кеше бакыйлыкка күчкән, 11 пар өйләнешкән, 2-се таркалган. 12 гаилә ана капиталына ия булган. Былтыр 7 ир-егет армия сафларыннан кайткан, 6-се хезмәт итәләр. 
Авыл туризмны үстерү мәсьәләләре белән якыннан танышу өчен, күңел ачу – ял комплексына юл тоттык, тудырылган шартлар белән таныштык. Яңа Кырлай мәктәбендә безне директор Зөлфия Хәйруллина каршы алды. Белем учреждениесендә 125 бала белем hәм тәрбия ала. Мәктәпнең 70 еллык тарихы бар. Биредә милли традицияләргә, Тукай иҗатына таянып эшлиләр. “Уңышларыбыз да бар: “Татар теле – Тукай теле” проекты белән катнашып, республиканың 500 мең сумлык грантына ия булдык, татар теленнән Илүзә Хәйдарова җинүче, Алинә Ганиева – призер, рус теленнән Рузия Гайфуллина җинүче булдылар!”- ди Зөлфия Илгиз кызы. Яңа Кырлай, Чиканас, Өчиле балалар бакчасында 41 бала тәрбияләнә, чиратта торучылар юк. Җирлек территориясендә 3 фельдшер - акушерлык пункты эшли. Иҗтимагый совет әгъзалары  Яңа Кырлайдагысы белән кызыксынып,  халыкка медицина хезмәте күрсәтүдә яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктларының өстенлекләрен күрде. Халыкка 2 мәдәният йорты, 2 клуб, 5 китапханә хезмәт күрсәтә. Спорт белән шөгельләнү өчен   хоккей, спорт мәйданчыклары эшләп килә. Кызыксынып сонгы елларда капиталь ремонт кичергән Кырлай мәдәният hәм модульле китапханәгә юл тоттык, эшләре белән таныштык. Биредә халык өчен бик матур чаралар, концертлар, төрле бәйгеләр оештырыла. Китапханә  “Муниципаль китапханәләрне модернизацияләү” исемле федераль программасы кысаларында проект эшләп , 7 млн сумга якын грант ота! Шул акчага биредә зур капиталь ремонт башкарыла, татар hәм рус әдәбияты заллары, балалар залы, кинозал барлыкка килә. Бүгенге көндә заманча җиhазланган китапханәдә төрле эш фориалары кулланалар,  китап фонды 14 меңгә җитә, ел дәвамында 10 меңнән артык кеше мөрәҗәгать итә. «Кырлай» агрофирмасы яшелчә үстерү комплексында безне Мифтахетдинов Рәвис каршы алды.”Компания кырларында  елга 2 мең тонна кәбестә, 1 мең тонна чөгендер, 1 мең ярым тонна кишер, башка яшелчә үстерә, 1200 гектардан  40 мең тоннадан артык бәрәнге уңышына ирешәбез”, - диде ул. hичшиксез, кырлайлылар яшелчә hәм бәрәнге җитештерү буенча алдынгы булып тора! 
Кече фермалар төзү программасы буенча 12 гаилә дәүләт биргән субсидия ярдәмендә терлек асрау эшенә кереште, эре мөгезле төрлек устерү белән шөгельләнгән Шәяхмәтов Данис, Әхмәтҗанов Эдуард, Әглиев Ришат, Галимуллин Радик, Исмәгыйлев Айдар, Шакиров Илсур, Юсупҗанов Илсур, Сабирҗанов Динар, Ромновлар токымлы сарыклар устерү белән шөгельләнгән Фазлыйев Рәшит, Сафиуллин Айрат, игенчелек белән шөгельләнгән Фасхутдинов Ильяс, Гарипов Фәнисләрне атап була. “Соңгы елларда безнең җирлектә дәүләт программаларыннан файдаланучылар сааны артып тора”, - диде Газинур Сафаров.
Авыл арасында йөргәндә юлларның төзек булуына игътибар иттек. Үзара салым  акчасына сонгы 8 ел эчендә 17 км авылара юллар төзекләндерелгән икән. 
 Халыктан  3 кеше сөт җыя, уртача реализацияләү бәясе 30 сум. “Кырлай” агрофирмасы җир пае белән файдалану турында килешмә төзегән,  1 га 750 сум расчетыннан, 1 пай өчен 3645 сум акча түләгән. Агрофирма водокачкаларның электр энергиясе һәм мәчетләрнең коммуналь туләмен каплап бара икән. Әле эшлисе эшләр дә күп икән, киләчәктә Югары Бирәзә авылына клуб, Иске Йорт авылына юл, Яңа Кырлайда күпер төзисе, хуҗасыз этләрне тоту мәсьәләсе күздә тотыла.
Шулай итеп, җирле үзидарәнең социаль-икътисадый хәле белән  танышып, Иҗтимагый совет Яңа Кырлай җирлегендә социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты, социаль мәсьәләләрне хәл итү буенча эшне тулаем канәгатьләнерлек дип танырга, дигән карар чыгарды.
Шул ук көнне Иҗтимагый совет әгъзаләре Татарстан язучылары белән, Тукай марафонында катнашкан йөгерүчеләр белән аралаштылар, музей эше белән якыннан таныштылар, татар шагыйре hәйкәле каршында бөек Тукайга сәҗдә кылдылар, чәчәкләр куйдылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ


Арча муниципаль районы
Иҗтимагый советы рәисе   Надия Мифтахетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X