erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Без – Мирҗәмнән!

Мирҗәм табигатьнең иң ямьле җирендә урнашкан. Өч Герой биргән авыл тагын бармы икән!

Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин, Социалистик Хезмәт Геройлары Дания Галимова, Галимулла Әсхәдуллин – авылның горурлыгы.

Без аларны өйрәнеп, укып, горурланып үстек. Авылда башлангыч мәктәп кенә иде, анысы да ябылды, урта мәктәпләр 15-20 километр ераклыкта булса да, белемгә  омтылыш бик көчле иде. Халык санын алганда берәү: “Мирҗәмдә башка авылларга караганда югары белем алучылар күбрәк, сәбәбе нидә?“ – дип сорады. “Мирҗәм суыннандыр, Хәмит байның алма бакчасының ике ягыннан да шаулап чишмәләр ага, суы бик тәмле, шифалы“, – дип шаярткан идем.

Россиянең атказанган сәүдә хезмәткәре, бик күп орден һәм медальләр иясе Нуретдин Ризванов авылда беренчеләрдән булып техникум һәм институт тәмамлады, Балтач, Арча районнарында сәүдә тармагында эшләде. Авылдашлары бик рәхмәтле аңа.

Рифат Җамал – республикада да билгеле шәхес. Ветеринария академиясе ректоры дәрәҗәсенә күтәрелде. Туган ягыннан аерылмый, артистлар, язучылар белән кайтып  очрашулар үткәрә.

Закир Шакировның балалары республиканың төрле тармакларында мактаулы хезмәт итәләр.

Фердинат Гыйльметдинов гомерен авыл хуҗалыгына багышлады, колхоз рәисе булып эшләде, “Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре“ дигән исем алды. Кадрия Сафина-Җаббарова икътисадчы, Казанда яши. Хәзер авылда йорт төзеп, авылыбызны төзекләндерү, юллар салдыру, буа ясату өчен бар көчен куя. Мәчеттә лагерь оештырып, авылга кайткан балаларны да чакырып бик күп чаралар үткәрә, тәрбия һәм белем бирә. Рәхимовлар гаиләсе авылда үрнәк булып, бар кешегә игелек күрсәтеп яшиләр. Лиза шәфкать туташы, ике авылга хезмәт күрсәтә.

Рәдиф Закирҗанов райондагы “Заря“ ширкәтен  алдынгылар сафына чыгарды. Туган авылын да онытмый, кайгыртып, булышып тора.

Клуб мөдире Мәрвәр Шакирова авылдан читтә яшәүчеләрне дә чакырып концерт, театрлар, Яңа ел, сабантуй бәйрәмнәрен бергәләп үткәрәләр. Авылда яшәүчеләргә дә бәйрәм ясап китәләр, рәхмәт аларга!

Мин 40 елга якын Үрнәктәге  көллияттә укытучы булып эшләдем, күп бүләкләргә лаек булдым. Районыбызның авыл хуҗалыгын үстерүгә өлеш кертә алуым белән горурланам. Абыйның кызы Алсу да  медицина училищесын һәм юридик институтны тәмамлап гаиләсе белән бик матур итеп яшиләр, авыл белән элемтәләре нык.

Садыйк Шәрипҗан улы ветеринария институтын тәмамлап озак еллар Кукмара районында иң зур колхозны җитәкләде, мактаулы исемнәр алды. Хәзер авылда имам-хатыйб вазыйфасын башкара, авылдашларга дини белем һәм тәрбия бирә.

Гөлчәчәк белән Рафаэль Әсхәдуллиннар бик күпләргә үрнәк гаилә, иң эшчән әти-әни алар.

1970 елларда авылыбыздан өч кенә кеше югары белем алган булса, хәзер алар 40тан арта. Алар республиканың төрле өлкәләрендә хезмәт иттеләр һәм итәләр. Һәммәсен дә бу язмада санап бетерү мөмкин түгел. Киләчәктә дә авылның данын күтәрерлек, сакларлык яшьләр үсәргә насыйп булса иде.

Әлфия Закирова-Хисамова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев