Без – табигать сакчылары
Табигать - безнең туган йортыбыз, ә кеше - табигатьнең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Балыклар сусыз, җәнлеклэр урмансыз, урманнар агачларсыз була алмаган кебек, кешеләр дә табигатьсез яши алмый. Кеше кая гына яшәмәсен, ул һәрвакыт үсемлекләр, хайваннар, кошлар, бөҗәкләр белән янәшә.
Бүгенге көндә табигатьне саклау иң зур проблемаларның берсе. Ә балаларга экологик тәрбия бирү – төп бурычыбыз. Чөнки сулаган һавабыз, эчәр суыбыз пычрак, үстергән җиләк-җимешләребез зарарлы. Табигать, бөтен тереклек зур куркыныч астында. Куе кара урманнар, яшел болыннар, тирән сулы елгалар кая китте? Бу сораулар һәркемне уйландыра. Менә шуның өчен без бөтен көчебезне табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерергә тиеш. Табигатьнең киләчәге, бөтенлеге балаларыбыз кулында. Экология проблемасының үзебез яши торган тирәлектә дә чагылуы - без- тәрбиячеләрдә борчылу тудыра һәм төрле педагогик эшчәнлеккә этәрә.
Март ае экологик бәйрәмнәргә бай. 20 март – Җир көне булса, 22се – Су көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, “Алдынгылар хәрәкәте” проекты кысаларында, мәктәп белән балалар бакчасы арасындагы дәвамчанлык планы нигезендә, «Ашыт» дәүләт табигый тыюлыгы хезмәткәрләре катнашында, 21 март көнне, бакчабызда “Без – табигать балалары” дип исемләнгән экологик викторина булып үтте. Әлеге чарада Арча шәһәренең 11нче, 8нче номерлы балалар бакчасы балалары һәм 2нче номерлы мәктәп укучылары экология буенча белем сынашты. Балалар әйләнә-тирә табигатьнең бай, матур һәм чиксез күп төрлелеге турында күзаллауларын киңәйттеләр. Алар "сәяхәткә чыгып" экологик биремнәр үтәделәр, әйләнә-тирә дөнья һәм аның иминлеге турында белемнәрен арттырдылар. “Алдынгылар хәрәкәте” көенә флэш-моб биеделәр. Бәйгене мәртәбәле жюри Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының "Ашыт"дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре белгечләре Рәшит Зиннур улы Әхмәтҗанов, Гөлнара Ильяс кызы Габдрахманова һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Хурамшина Талия Тәлгать кызы бәяләде. Алар чараны йомгаклап балаларга үзләренең киңәшләрен, теләкләрен җиткерделәр һәм бүләкләрен тапшырдылар.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга аеруча кызыксынучанлык хас. Алар бигрәк тә аны урап алган мөһит, тирәлек, табигатькә игътибар итәләр. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу - балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Ә иң мөһиме - табигатьне саклау, яклау үрнәкләрен без - зурлар үзебез күрсәтсәк иде. Безнең үрнәктә, алган белемнәренә таянып, балалар кече яшьтән табигатьне аңлап һәм яратып үссеннәр.
Арча шәһәре 11нче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Хәкимова Гүзәлия Мәхмүт кызы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев