Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Без заманында тырышып эшләдек

    1958 елда мин Күлтәскә эшкә килдем. Алабугада туып-үскән кыз мин. Гомерем Күлтәс авылында үтте. 38 ел китапханәче булып эшләдем. Эшемне яраттым.

    Шушы авылда китапханәне 1958 елның ахырында миңа ачып җибәрергә насыйп булды. Бу зур горурлык та, зур сынау да иде. Китапханә ачарга дигән карар кабул ителгәч, ул вакыттагы авыл Советы рәисе Сәлим абый Ахунов: “Менә китапханә шушы булыр”, – дип, бер бүлмә күрсәтте.

    Авыл мулласы Шәмсетдин Күлтәсинең аш өенең бер бүлмәсе иде бу. Кердем. Басып торам, кайдан ничек башларга дип, бүлмә уртасында. Буш бүлмә, бер нәрсә дә юк. Ни җиһаз, ни китаплар. Шунда колхоз рәисе Шәйхелислам абый Әхмәдуллин килеп керде. Борчылма, сеңлем, барысы да булыр, авылга китапханә кирәк бит, дип мине тынычландырды. Таләпчән, әмма кешеләргә яхшы мөгамәләдә, тәмле телле иде ул. Беренче көннән үк үземә карата җылылык сиздем авыл кешеләреннән. Аларның мәрхәмәтлелеге миңа китапханә эшен башлап җибәргәндәге күп авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итте. Һәркем нинди йомыш белән барсам да булышырга гына тордылар. Тәслимә Хисмәтуллина, Нәкыя Садыйкова, Гөлсинә Вафина, Мәгърүфә Галимҗанова, Флюра Хафизова, Рәйханә Галәветдинова белән бүлмәне юып чыгардык. Икенче көнне Нәкыя Садыйкова (хәзер Гатиятова) белән җәяүләп Балтач районының Карадуган авылы кибетеннән обойлар алып кайттык. Шул ук кызлар белән обойлап та куйдык. Олы яшьтәге Салих абый Садыйков (Мәгъфүр абыйның әтисе) китап киштәләре, бер озын өстәл, ике озын эскәмия ясап бирде. Рәфкать Гарипов эш кәгазьләре, документлар салырга матур тартмалар эшләп китерде. Илдус абый Хәлилов белән, көн бик салкын, кыш иде, ат җигеп, Арча сәүдә базасыннан бер өстәл белән унике урындык алып кайттык. Арча китап кибетеннән беренче китапларны алып кайтып тездем. Китаплар аз булганлыктан, берәү укый, калганнар тыңлый иде.  Китапханә авыл кешеләренең яраткан урынына әверелде. Әкренләп китап фонды тупланды. Төрле массакүләм чаралар үткәрә башладык. Көндезләрен дә, кичләрен дә кеше өзелмәде. Кызыксыналар иде бик. Ул чакта өлкән яшьтәге абый-апалар бик еш төрле гозерләр белән дә килә иде: кемгә гариза, кемгә адрес язарга, ниндидер яңалыкны белергә, нәрсәнедер ачыкларга һәм башка шундый йомышлар белән мөрәҗәгать итәләр иде.

    Истәлекле көннәрне билгеләп үтү, сценарийлар төзү, бәйрәмнәрне оештыру, спектакльләр кую да миңа йөкләнгән иде.

    Спектакльләрдә төп рольләрдә Рәфыйк Йосыпов, Нурзидә Габдрахманова, Рәйхана Галәветдинова, Наилә Нуриева, Рузия Кәлимуллина белән үзем дә уйный идем.

    Ничә буын Күлтәс баласына белем биргән өлкән укытучылар Фәһимә апа Һадиева, Язилә апа Нигъмәтҗанова минем һәр башлаган эшемне хуплап, киңәшләрен биреп торалар иде. Искә алып үткән авылдашларымның күбесе вафат инде. Минем бу хатирәләрем, рәхмәт хисләрем аларга дога булып барып ирешсен.

    1962 елда китапханә икенче, шул заман өчен шактый зур булган бинага күчте. Аның ярты ягында китапханә булып, ярты ягына клуб урнашты. Мөдир итеп Рузия Кәлимуллина билгеләнде. Бергә-бергә бик ярдәмләшеп эшләдек.

    Реклама

    Иркен стеналарга язучыларның портретлары, плакатлар, стендлар ясап куярга мөмкинлек туды. Күпләп газета-журналларга язылдык. Почта ташучы Гөлчирә Шәмсетдинова көчкә күтәреп килә иде. Ул елларда авылда кеше күп. Клуб та, китапханә дә кичке сәгать 11ләргә кадәр гөр килеп тора. Тәрәзә тутырып үскән гөлләр, әйләндереп алган агачлар ямь биреп тора иде. Китапханә беркайчан да ташландык хәлдә булмады. Була да алмый. Аның эше бетә торган түгел, очсыз-кырыйсыз диңгез кебек. Менә шунда батмыйча, артта калмыйча эшләргә кирәк.

    Китапханәче булып эшләүчеләр минем белән килешерләр. Үз эшеңнән тыш әле җәмәгать эшләре дә күп. Терлекчеләр йортын, колхозның җәйге лагерен тәртиптә тотарга, анда барып әңгәмәләр үткәрергә, эш күрсәткечләрен яктыртып, стена газетасын чыгарырга, контроль сыер савуларда катнашырга, хуҗалык исәбен алу, сайлаулар үткәрү һ.б., һ.б. Бу эшләрне авырсынмыйча, теләп, яратып эшләдем. Аларны мин генә түгел, шул чордагы барлык авыл китапханәчеләре дә башкарды. Иске Төрнәледән Флера Әскәрова, Югары Пошалымнан Әминә Закарова, Иске Кырлайдан Мәхмүзә Хәбибуллина белән килешеп, аралашып эшләдек. Аларны да рәхмәт хисләре белән искә алам. Мәрхүмнәр инде, урыннары оҗмахта булсын.

    Бүгенге көндә лаек-лы ялда исән-сау булган хезмәттәшләремә газета аркылы сәламемне җиткерәм, ә эшләп торучыларга сәламәтлек, түземлек, уңышлар телим.

    Мөгаллимә Йосыпова.

    Күлтәс авылы

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: