erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

“Бәйләм – иң борынгы кул эше”

  Кышкы озын кичләрдә татар хатын-кызлары бер-берсенә кул эшләрен кыстырып кич утырырга йөргәннәр.Өйдә бер үзең генә кул эше эшләп утыру күңелсез.Ә болай эшең дә үрчемле була,дөнья яңалыклары белән дә танышасың,төрле бәйләү үрнәкләре өйрәнәсең.

    Татар халкы — бик борынгы халык. Ул элек-электән терлек асраган, җир сөргән, иген иккән. Безнең халык — искиткеч тырыш, эшчән. Бу — татарның борынгыдан килгән гүзәл сыйфаты. Ирләр элек-электән тормыш-көнкүреш өчен кирәк-яраклар ясау белән шөгыльләнгәннәр: итек басканнар, кәрзин, бишек үргәннәр, бау ишкәннәр, чабата ясаганнар. Ә уңган кызларыбыз һәм киленнәребезнең кулларыннан нинди генә эшләр килмәгән?!Татар хатын-кызлары бәйләргә дә бик оста. Бәйләм – иң борынгы кул эше шөгеле. Килеп чыгышы тарихның башлангычына барып тоташа. Аны 2000 ел элек барлыкка килгән дип исәплиләр. Бәйләмне ит-атлар уйлап тапканнар. Иң оста бәйләүчеләр – гарәпләр булган. Ә XII гасырда испаннар һәм итальяннар өйрәнгәннәр. XIII гасырда французлар, шотланлылар, англичаннар дәвам иткән. Ул вакытта бәйләнгән кием аз булган. Аны аристократлар гына кия алган. Бу елларда оек, оекбаш, бияләй, перчаткалар гына булса, соңарак XIV-XV гасырда башлыклар , шарфлар да бәйли башлаганнар. Европага ул –XVI гасырда килеп керә. Күп еллар ит- ат бу хезмәтне хатын-кызга ышанып тапшырмаган. Еллар үтү белән хатын-кыз да бу эшнең остасына әйләнгән.

    Иске Кишет авыл китапханәсе “Ак калфак” клубы белән берлектә үсеп килүче буынны татар халкының гүзәл сыйфатлары, тормыш-көнкүреше, кул эшләре белән таныштыру максатыннан кич утыру оештырды.Китапханәбезгә авылыбызның иң оста бәйләүчеләре җыйналды.Алар үзләре белән бәйләгән әйберләрен һәм кул эшләрен алып килделәр.Матур-матур бәйләнгән әйберләрдән күргәзмә төзеп укучыларыбызны һәм инста дусларыбызны таныштырдык.Шулай ук китапханәдә шушы уңайдан китапханә мөдире Гөлфия Габитова Бәйләм – иң борынгы кул эше” дигән баш астында китап күргәзмәсе дә төзеп куйган иде.Кичәгә җыйналган укучыларыбызны шул күргәзмә белән таныштырып үтте.Кичә дәвамында оста бәйләүчеләр Резеда Галимҗанова,Сания Гобәйдуллина,Рәфилә Гайфуллина,Гөлфия Гыйниятуллина,Гөлзадә Вәлитова үзләренең кул эшләре турында сөйләп,мастер-класс та күрсәттеләр.Кичәдә катнашучылар бәйләүнең килеп чыгу тарихы,файдалы яклары турында мәгълүматлар белән таныштылар.Кул эшләреннән туктап торган арада  йөзек салышлы да уйнап алдык.Соңыннан хуҗабикәләребезнең өйдә пешереп алып килгән милли ризыклары белән сыйланып,кызыклы хәлләр турында сөйләшеп тәмләп чәй эчтек.Бу язманы язганда мин шунысына да игътибар иттем,безнең оста бәйләүчеләребез чын мәгънәсендә китап укырга да бик яраталар.Китапханәгә кайткан һәр яңа китапны һәм газета-журналларны берсен дә калдырмыйча укып баралар.Шундый уңганнар барсына да өлгерәләр.

Китапханә мөдире Гөлфия Габитова.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X