erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Чулпан Зариф: “Узган ел кайта алмаган идем, Арчаның үзәге төзекләндерелгән, матурланган, язучылар аллеясы үзе бер горурлык.."

Төркиянең Карс шәһәрендәге Кавказ университетында чордаш төрки телләр бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы, доцент Чулпан Эфрәим кызы Зарипова-Четин Арча шәһәренә кунакка кайткач “Казан арты” тарих-этнография музеенда булырга да өлгерә.

Очрашу вакытында: “Узган ел кайта алмаган идем, Арчаның үзәге төзекләндерелгән, матурланган, Язучылар аллеясы үзе бер горурлык. Андагы язучылар миңа көч һәм энергия бирәләр. Мин студенларга белем бирү белән генә чикләнмим, фәнни хезмәтләр, танылган шәхесләребез турында төрек телендә мәкаләләр язам, якташларыбызның татар һәм рус телендә язылган хезмәтләрен төрек теленә тәрҗемә итәм. Аларның барысы да  төрле журналларда уңышлы гына басылып килә. Төрек телендә язылган  “Русча сөйләшүнең этик формалары”, “Русский язык (Грамматика и упражнения)”, “Галимҗан Ибраһимовның әсәрләрендә татар, башкорт һәм казак халыкларының милли кыйммәтләре”  һәм башка китапларым басылып чыкты. Гомүмән, мин  татар халкының гореф-гадәтләрен, милли йолаларын, кием үрнәкләрен, бездә генә  пешерелә торган тәмле ризыкларны башка халыкларга белдерү юнәлешендә максатчыл эш алып барам. Быел Татарстаныбызда  Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы  дәвам итә. Бу уңайдан музейда бик эчтәлекле күргәзмә оештырылган. Анда үзем укыган Арчаның беренче мәктәбе укучылары белән очрашу вакытында  туган тел турында әйткән фикеремне күреп бик горурландым”, – диде Чулпан Зариф.

Озак еллар Чулпан читтә яшәсә дә  саф татар телендә генә сөйләшә, якташ язучыларыбыз турында бик күп белә, аларның иҗатлары белән даими  танышып бара икән, һәрберсе турында үзе белән бәйле истәлекләр сөйләде. Ул  районда яшәп иҗат итүчеләрнең Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителүләрен белеп шатланды, аларның иҗатлары белән танышты.

Чулпан Зариф шигырьләрен татар, рус, төрек телләренндә яза. Аның шигырь китаплары, фәнни мәкаләре басылган журналлар, фотолары музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә тупланып бара. Ул очрашу истәлеге итеп үзенең  китапларын һәм журналлар бүләк итте.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

                

                   “Казан арты” тарих-этнография музее

                 директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X