Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Дүрт буын – бергә!

    Элек бер йортта берничә гаилә көн күргән. Башка чыгып яшәү мөмкинлеге булмаган гаиләләр гореф-гадәтләрне саклап, тыныч кына һәрберсенә йөкләнгән вазыйфаны башкарып, балалар үстергәннәр. Билгеле, мөмкинлек булу белән йорт салып, аерым яши башлаучылары да арткан. Шулай итеп авыллар да зурайган, халкы да ишәйгән. Әбиләр сөйләве буенча, бер йортта ике-өч гаилә дус-тату яшәргә тырышканнар. Билгеле, төрле чаклары булгандыр. Ләкин татар халкының сабырлыгы, тыйнаклыгы көчле булып, әдәп-әхлак сыйфатларын саклап яшәве үрнәк дип саныйм.

    Безнең авылда башкалардан аерылып торган бер гаилә бар, анда дүрт буын вәкиле яши. Ул – Шәфыйковлар гаиләсе. Иң өлкәне, Газизә Бикмулла кызы, сугыш чоры баласы. Әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Газизә апа әтисен хәтерләми, чөнки ул сугыш башланганда ике яшьлек бала була. Әнисе Гатикәгә дүрт бала ятим калып, читән коймалы иске йортта әтисез үсә ул. Тамак туйганчы ашау, матур күлмәк киеп урамда йөрү яки әтисе белән җитәкләшеп дус кызлары яныннан үтеп китү теләге аның хыялында гына кала. Сугыш беткәндә Газизәгә алты яшь тула. Күрше абыйсы сугыштан исән-сау кайткач, ул аларга кереп: “Минем әти кайтамы, син аны күрдеңме?” – дип сорый кечкенә кыз. Ләкин...

    Ул мәктәптә җиде класс белем ала. Укыганда ук моңлы җырлавы белән иптәшләренең хөрмәтен казанган Газизә унбиш яшеннән фермага сыер саварга керә. Озын кара чәчле кыз унбиш сыерны кул белән саварга өйрәнә, көче җитмәгәндә, өлкән савымчы апалары ярдәменә таяна. Тырыш хезмәте белән әнисенә ярдәм итә. Яшьтән кул эшенә өйрәнә: шәл, оекбаш, бияләйләр бәйли, күңеле тулганда моңланырга ярата. 1967 елда авыл егете Данис белән гаилә корып, өч балага гомер бирә. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, ул китапханәдә, клубта техник хезмәткәр булып эшли. Газизә Шәфыйкова урман белән кечкенәдән дус була. Ел саен урман нигъмәтләрен җыярга ярата. 1997 елда авырып ире вафат була. Аз сүзле, ләкин тапкыр фикерле сугыш чоры баласы дини кануннар белән яшәгән әнисеннән алган тәрбия нигезендә  догалар, булдыра алганча намазын укый. Өч баласын укытып, олы тормышка чыгара. Ул әнисе ягыннан Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә билгеле шәхес Камил Исхаковның туганы булуы белән горурлана һәм хезмәт ветераны бүгенге көндә оныклары, оныкчыкларына сөенеп, һәрвакыт хәрәкәттә булып, улы Хәлим гаиләсе белән яши. “Ходай Тәгалә ачлык-ялангачлык, сугыш афәтләрен күрсәтмәсен, күгебез аяз, дөньялар тыныч булсын”, – дигән теләктә ул.

    Газизә апаның улы Хәлим авыл кызы Гөлүсәгә өйләнеп (икесе дә минем классташларым), ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Хәлим гараж мөдире, Гөлүсә мәктәптә аш пешерүче булып эшли. Икесе дә тырыш, хезмәтләрен намус белән башкаралар. Олы уллары Айрат эретеп ябыштыру эшләре белән шөгыльләнә. Уртанчылары Нияз Казанда заводта хезмәт куя. Кечкенәләре Гөлфия мәктәптә укый, күбәләк кебек биергә ярата. Күп конкурсларда, бәйрәмнәрдә чыгыш ясый. Айрат шулай ук авыл кызы, шәфкать туташы булып эшләүче Ләйсәнгә өйләнеп, ике кыз үстерә. Барысы да мәхәббәтләрен туган авылыннан тапкан дүрт буын бергә гөрләп яшиләр.

    Газизә апаның оныкчыгы, Лиана, бик актив бала. Өч яшеннән Г.Тукайның “Су анасы”, “Шәүрәле” әкиятләрен яттан сөйли. Бүген дә төрле конкурсларда, әдәби марафоннарда, акцияләрдә катнашып, төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә ия була. М.Мәһдиев музее эшчәнлегендә дә актив катнаша.

    Хәзерге заманда үз өстеңдә күп эшләргә, сәләтләреңне күрсәтергә, өстәмә белем алырга, үзеңне камилләштерергә кирәк. Лиана да, әле кечкенә булуына карамастан, нәкъ шундый юнәлештә тәрбияләнә. Аның өчен әти-әнисе дә, әби-бабайлары да нык тырышалар.

    Реклама

    Бер-береңә хөрмәт, ярату, булышу, аңлау  Шафиковлар гаиләсенең төп яшәү принцибы. Оныклар, оныкчыклар “әбием”, балалары “әни” диеп торганда ничек дуслык, татулык хөкем сөрмәсен дә, яшәү яме гөрләмәсен! Гаиләнең төп тоткасы, сугыш чоры баласының дөрес һәм төпле фикерләве, балалары, оныклары, оныкчыклары белән уртак тел табып яшәве башкалар өчен үрнәк.

    Халидә Габидуллина,

    М.Мәһдиев музее мөдире,

    Гөберчәк авылы.

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: