erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Дүрт елга сузылган Бөек Ватан сугышында җиңүебезгә быел 76 ел

Бөек Җиңү көнен якынайткан якташ язучыларыбыз (Госман Бакиров, Гомәр Бәширов, Мостафа Ногман, Әнәс Галиев, Рафаил Төхфәтуллин)

Дүрт елга сузылган Бөек Ватан сугышында  җиңүебезгә быел 76 ел. 1941-1945 еллардагы сугыш батырлык һәм җиңүләрдән генә тормый, ә коточкыч зур югалтулар һәм корбаннарга китергән дәһшәтле афәт һәм фаҗига да булды. Ул миллионнарча гаиләләргә үлем һәм кан яшьләре, ятимлек һәм толлык, ачлык һәм михнәт алып килде. 

      Яраларны вакыт кына төзәтә, диләр. Балаларын һәм ирләрен, сөйгән ярларын һәм әти-абыйларын югалткан миллионнар йөрәгендә бу сугыш гомер буе төзәлмәслек канлы җәрәхәт булып саклана. Пуля, мина-снарядлар явып торган сугыш кырында һәм салкын окопларда илебезне яклап көрәшкән солдатларның уй-кичерешләрен һәм өмет-хыялларын теркәп барган, алрны үзләренең әсәрләрендә кулланган якташ фронтовик язучыларыбыз турында безнең музеебызда күп мәгълүматлар саклана. Әдәбият һәм сәнгать бүлегенең бер бүлмәсендә Беренче бөтендөнья, гражданнар сугышы һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан якташ язучыларыбызның тормыш юллары һәм иҗатларына багышланган экспозицияләр урнаштырылган. Аларның шәхси документлары, фотолары һәм ул елларда язышкан хатлары безгә аларның кичергәннәрен күз алдына китерергә мөмкинлек бирә. Ә иң мөһиме, алар киләчәк буыннар өчен үзләренең бу сугышларда күргәннәрен әдәби әсәрләр аша язып калдырганнар.  

      Гомәр Бәширов 1942 елның 23 августыннан 28 октябренә кадәр Төнъяк-Көнбатыш фронтта була. Ул сугышчылар арасында партия политикасын аңлату, татар телендә чыга торган “Ватан өчен” фронт газетасына очерклар һәм мәкаләләр язу, сугыш хәрәкәтләре башланыр алдыннан оештырылган митингларда чыгышлар ясау өчен җаваплы була. Якташыбыз ул көннәр турында “Күңел дәфтәре” көндәлегендә: “Кичә, ике ай да ун көн йөреп, фронттан кайтып төштем. Әле бүген-иртәгә ял итәм. Сугышны күрдем, аның кешеләрен күрдем. Авыр яклары да күп булды, түздем. Түземлек дигәндә, ул миндә Аллага шөкер бит, җитәрлек. Инде хәзер күргәннәрне оештырып язып чыгарга кирәк. 

      Поездда кайтканда, төрле халыкларның сугышта ничек катнашулары турында сүз чыгып китте дә, бер украин егете болай диде: “Татарлар, минемчә иң яхшы кешеләр. Әгәр  татар белән дусланып китсәң, ул сине гомер буе онытмый, нинди генә кыенлыкка төшсәң дә, үзен корбан итеп булса да ул сине коткара. Аннан соң гаҗәп тәвәккәл кеше ул. Мин сугышның башыннан бирле фронтта. Татарларны миңа сугышның иң хәтәр урыннарында очратырга туры килде. Алар – куркусыз халык”. Ул моны миңа түгел, башкаларга сөйләде. Үз халкың турында шундый куанычлы сүзләр ишетү бик күңелле. Ярый, бүгенгә җитәр. 31 октябрь, 1942 ел”, – дип яза. 

     Гомәр Бәширов фронтта күргәннәрен “Гармоньчы егет”, “Шулай бер көнне...”, “Мунча” һәм башка хикәяләрендә куллана. Сугыш елларындагы авыл тормышы турында язылган “Намус” романы 1951 елда СССР Дәүләт премиясенә лаек була.   

      Шагыйрь, тел галиме һәм тәрҗемәче Мостафа Ногман 1912 елның 22 декабрендә Арча районы Кызылъяр авылында туган. Ул Казан педагогия техникумын, Дүшәмбе педагогия институтының кичке бүлеген, Мәскәүнең Көнчыгышны өйрәнү институтын тәмамлый, филология фәннәре кандидаты, 1965 елда Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Ул сугышның башыннан ахырына кадәр катнаша һәм иҗатын да дәвам итә. 

      Безнең музейда кадерле экспонат буларак Мостафа Ногманның 1944 елда дөнья күргән “Давыллы еллар лирикасы” дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы саклана. Аңа автор тарафыннан “Нечкә моңнарны дулкынландыручы Җәүдәт Фәйзи иптәшкә өйрәнчек җырларымның беренче бәйләме”,– дип истәлек тә язылган. 

   Аның   бу китапка кергән “Дозорда” дигән шигыре :  

Мин дозорда. Бозлы яңгыр сибә -  

                                          Тәннәремә үтә салкыны. 

          Тик сыкранмыйм,  чөнки мине җылыта 

                                          Илемә булган сөю ялкыны. 

                                          Ул ялкынны миңа беренче кат 

                                          Каны белән әнием тамызган. 

                                          Һәм туган ил аны йөрәгемә 

                                          Суынмаслык итеп кабызган. 

 

      Ватан өчен барган сугыш кырларында Мостафа Ногман төрле вакыйгаларга багышлап бик күп шигырьләрен яза. Шагыйрь-солдат үзенә төшкән миссияне дөрес итеп аңлый, көрәшче буларак, шушы авыр сугышта катнашуы белән хаклы рәвештә горурлана. 

      “Госпитальдә” дигән шигырен Мостафа Ногман 1943 елда Мәскәү шәһәрендә госпитальдә дәваланган чакта язган:   

                                           Җаным доктор, тизрәк терелт мине. 

                                           Теләсәң генә ничек төзәлдер. 

                                           Исем китә ничек шундый чакта 

                                           Мин биредә ятып түзәмдер. 

 

      Якташыбыз Мостафа Ногман туган илне, туган җирне ярату тойгыларын шигырьләрендә ачык һәм гади сүзләр белән үтемле итеп сүрәтли, кичерешләрен шигъри  юллар аша безгә җиткерә. 

      Мостафа Ногман хәрәкәттәге армия сафларында офицер буларак хезмәт иткәндә, ил буйлап канлы фронт юлларын кичкәндә иҗат иткән шигырьләрен һәркем яратып укый, көйгә салынган сиксәннән артык җырын күренекле артистларыбыз бүген дә яратып башкаралар. 

     Ә Кушлавыч авылында туып-үскән Әнәс Галиевнең язмышы бөтенләй башка. Ул 1940 елда Кызыл армия сафларына чакырыла һәм Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтның алгы сызыгында була. Тигезсез чигенү газапларын, төрле авырлыкларны күреп бер ел да ике ай сугышканнан соң Майкоп шәһәре тирәсендә чолганышта калып, контузияле хәлдә дошман кулына әсир төшә. Берничә тапкыр тоткынлыктан качарга телиләр, шуның өчен Польша, Германиядәге берсеннән-берсе каты режимлы концлагерьларга күчерелә. Әнәс абый фашистлар тоткынлыгының бөтен авырлыкларын, газапларын үз башыннан кичерә, шунда үпкә авыруы эләктерә. 

     Шундый ерак киттем туган илдән, 

                                            Җил дә исми монда ул яктан. 

     Бер кош очып үтте баш очымнан, 

                                            Ахры ул да илен югалткан. 

                                            Таулар арасында, чит-ят җирдә, 

                                            Ялгыз башым гомер итәмен. 

 Ятим калган кош баласы төсле, 

                                             Газапланып таңны көтәмен. 

      Бу шигырь юллары Әнәс Галиевнең “Пленнан хатлар” поэмасыннан. Алар 1945 елның апрель аенда союздаш гаскәрләр тарафыннан азат ителәләр, берничә ай эвакогоспитальдә дәваланганнан соң туган якларга кайта һәм иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Аның 1958 елда, тоткынлыкта күргән газаплары, илне сагыну һәм туган якка булган мәхәббәт хисләре белән сугарылган “Кыен юл”, 1968 елда үз язмышы, фашист әсирлегенең бөтен кабахәтлеген һәм вәхшилеген сүрәтләгән “Йолдызлар шаһит” повесте, 1994 елда “Һәр солдатның үз язмышы” документаль повестьлары басылып чыкты. Фронтовик язучы Әнәс Галиев бу әсәрләрендә Бөек Ватан сугышында күргәннәрен, кичергәннәрен киләчәк буыннарга әйтеп калдырырга тели, ул елларда халкыбызның батырлык үрнәкләре, тарихи чынбарлык онытылмаска тиешлеген кисәтә. 

      Югары Курса авылында туып-үскән Госман Бакиров 1942 елның 18 ноябрендә үзе теләп фронтка китә. Башта орудие командиры буларак, аннары “Ватан намусы өчен” исемле фронт газетасының хәбәрчесе булып сугыш беткәнче фронтның алгы сызыгында була. Украина, Польша, Чехословакия җирләрен азат итүдә, Берлинны алу операциясендә катнаша. Сугышта күрсәткән батырлыклары һәм хәрби хезмәт нәтиҗәләре өчен “Кызыл Йолдыз”, “II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. 

      Якташыбыз Госман Бакировның фронттан Афзал Шамовка язган хатыннан өзек: “Афзал дус!.Хезмәтем җиңел түгел, нишлисең инде, сугыш шартлары шуны таләп итә. Ватаныбыз шундый киеренке минутлар кичерә, тик шуңа шатмын: һәр көн алга барабыз, көн саен яңа уңышлар казанабыз, авылларыбызны, шәһәрләребезне немец кабахәтләрдән азат итә барабыз. Бу азатлык өчен көрәштә миңа орудие командиры булып катнашырга туры килде. Яңа елны Житомирда каршы алдык, безнең дивизия Житомирский дивизия исемен алды. Бәлки, исән калсам, очрашырбыз. Әгәр мин сугыш кырларында ятып калсам, минем үтенеч: басылган һәм басылмаган әйберләрне карап чыгып, балалар өчен бер җыентык кебек нәрсә оештыруда инициатива күрсәтсәң иде. Бу – кечкенә генә булса да, мин яратып эшләгән балалар, яшь буын өчен бер истәлек булыр иде... 

      Афзал дус, кулыңны кысып, сәлам белән калам. Госман, 16 май, 1944 ел”. 

      Госман Бакиров сугышның ахырына кадәр катнашып исән сау кайта, иҗатын дәвам итә. Бөек Ватан сугышы турында язылган повесть һәм хикәяләре тупланып 1949 елда “Сугышчы көндәлегеннән” һәм “Сиртмәле кое”, 1953 елда “Партизан малай” китаплары басылып чыга. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

      Сугыш елларында яшүсмерләр дә тылда һәм фронтта әтиләренә, абыйларына булышканнар. Фронтовик язучы Госман Бакировның 1976 елда басылып чыккан “Укытучы апам”, 1982 елда дөнья күргән “Бормалы юллар” китапларында  урын алган повесть һәм хикәяләрнең күбесе әнә шул турыда. 

       Якташыбыз Рафаил Төхфәтуллин 1942 елда армиягә алына һәм фронтка җибәрелә. Ул Брянск, Орша, Рига шәһәрләрен азат итү өчен барган сугышларда катнаша. Башта ул пехота составында, ә аннан соң артиллерия полкында пулеметчылар, элемтәчеләр отделениесе командиры була. Сугыш кырында ике тапкыр каты яралана, контузия ала. Күрсәткән батырлыклары өчен “Кызыл Йолдыз”, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. 1945 елның гыйнварында армия хезмәтеннән азат ителә. 1945–1957 елларда Кызыл Юл районы газетасында җаваплы секретарь була, 1957–1959 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршында югары әдәби курсларда укый. Курсларны тәмамлагач Әлмәт шәһәренә кайтып төпләнә һәм профессиональ язучы булып шунда яши һәм иҗат итә.  

      Рафаил Төхфәтуллинның әсәрләре сугыш еллары һәм сугыштан соңгы авыл тормышына багышланган. Аларда шул еллардагы тарихи чынбарлык һәм төрле характердагы кеше язмышлары тасвирлана. 

      Рафаил Төхфәтуллинның мәктәп елларында ук хатлар алышып торган якын дусты шагыйрь Мәхмүт Хөсәеннең аңа багышлап язган “Без солдатың, Ватан!” шигырендә:                    

                                          Яшь каләмне тупка алыштырдык, 

                                          Солдат булдык сугыш кырында. 

                                          Яралардан сыкрап аусак та без, 

                                          Уйладык гел җиңү турында. 

                      Безнең көчтән дөмекте хур булып 

         Ябырылып өскә килгән яу! 

                   Арчуга җир йөзен җәлладлардан, 

                Без хезмәткә кайттык исән-сау. 

                                           Ә бер көнне Казан урамында 

Кочаклашып куллар кысыштык. 

                                         

                                         Дуслыгыбыз димәк дәвам итә, 

                                         Алга илтә безне тынычлык. 

         “Гомерем буш узды”, – дип терсәкне 

                 Туры килми сиңа тешләргә... 

                        “Авылдашым Нәби” күк ирләрең 

                 Мәйдан тотты бөек эшләрдә 

                                          Игенче дә бит син, нефтьче дә, 

                                          Җырга бит син, чорга тиң кеше. 

                                          Орден булып кунды күкрәгеңә 

                                          Дан сөлгесе – Почет билгесе. 

                       Айга җитсен иҗат колачларың, 

              Ак чәчәкләр яусын эзеңә!.. 

                   Уч төбеңә салып дөрләтерлек 

          Факел бүләк итәм үзеңә. 

         Без, димәк, гел юлда, каләм – кулда, 

                                            Без иҗатта һаман янабыз. 

          Без гел, халкым, синең йөк атларың, 

                                            Солдатларың, Ватан-анабыз! 

 

     Татар әдәбиятында үз эзләрен калдырган, Бөек Ватан сугышында корал тотып илебезне саклаган якташларыбыз, фронтовик язучылар: Госман Бакиров, Гомәр Бәширов, Мостафа Ногман, Әнәс Галиев, Рафаил Төхфәтуллиннарның иҗатлары онытылмасын иде.  

 “Казан арты” тарих-этнография музее  

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X