Габделбәр Сабиров Ильяс Фәттаховка сыерчык оясы бүләк итте
Арча шәһәре Шаляпин урамыннан Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин машинасында як-якка карап йортларны күзәтеп барам. Берсеннән-берсе үзенчәлекле матур итеп төзелгән йортлар
Октябрь азагы иде, агачлар яфракларын койган вакыт. Минем күзем бер хуҗалыкка төште, агачлар да күп. Мине гаҗәпләндерде бу хуҗалыктагы сыерчык оялары һәм кошларга элеп куелган җимлекләр саны. Мин Әгъзәмнән “Бу кем өе, белмисеңме?“ – дип сорадым. Ул миңа: “Нишләп белмәскә, “Арча хәбәрләре“ журналисты Ильяс Фәттахов өе“, – диде. Мине барысыннан бигрәк сыерчык оялары саны кызыксындырды.
Телефоннан Ильяс Фәттаховка шалтыраттым “Сезнең өйне карап киттем, ничә сыерчык оягыз бар?“ – дип. Ильяс: “20 сыерчык оясы һәм 12 җимлек бар, – диде. – Оныклар җимлеккә кошларга ашарга салып тора. Мин өйдә өстәл артында утырган килеш, тәрәзәдән кошларны күзәтәм, аларны карап торуы бик кызык, күңелле. Күңелгә бер рәхәтлек, хозурлык бирә. Син 4-5нче классларда укыганда ук сыерчык оялары, гөл чүлмәкләре ясаган, орчык кырган кеше, бер сыерчык оясы ясап бирсәң дә, куярга урын табам“.
“Арча хәбәрләре“ газетасы журналисты Фәттахов Ильяс Сәхәп улының 9 декабрьдә туган көне – күркәм юбилее. Туган көненә сыерчык оясы ясап бүләк иттем. Бик күңеле булды.
Ильяс Сәхәп улы ихлас күңеле белән эшкә бирелгән кеше. Эшен намус белән җиренә җиткереп башкара. Районыбызның ул бармаган почмагы юктыр. Яңалыклар белән, районыбыз сулышы белән беренчеләрдән булып таныштырып бара.
Хөрмәтле Ильяс Сәхәп улы! Сезне ихлас күңелдән юбилеегыз белән тәбрик итәм. Иң изге, якты, матур теләкләремне юллыйм. Алдагы гомерең бүгенгедәй күркәм, гаиләгез тигез булсын, тормыш иптәшең Наилә белән балаларыгызның, оныкларыгызның рәхим-шәфкатен тоеп яшәргә язсын!
Габделбәр Сабиров, Яңа Кенәр ветераннар советы рәисе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев