erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

“Глаголица” дөньясына сәяхәт

Хәзерге көндә яшьләрнең талантларын ачып, шул талантларны үстерә торган чаралар күп. Минем белән һәркайсыгыз килешер, дип уйлыйм. Төрле-төрле бәйгеләр, премияләр, фестивальләр - бихисап алар... Бары тик егет-кызларга курыкмыйча, эшли башларга һәм үз хезмәтләрен күрсәтергә генә кирәк.

Яшьләрнең талантларын үстерә торган шундый чараларның берсе - "Глаголица" халыкара әдәби премиясе. Дөресен әйткәндә, беренче тапкыр шушы бәйге турында ишеткәндә, күңелемә ятмады ул. Нигә икәнен дә әйтеп узыйм инде. Шушы чара бары тик рус телендә генә дип уйлый идем мин, туган телебездә эшләр кабул ителми, жюри әгъзалары да русча гына сөйләшәләр, ягъни аның атмосферасы миңа килешми кебек иде. Чып-чын татар егете бит мин! Әмма бик нык ялгышканмын... Бер чарадан соң минем әлеге бәйге турында фикерем бөтенләйгә үзгәрде. 2 нче августта Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә “Глаголица” халыкара әдәби премия вәкилләре белән очрашу булып узды. Нәкъ менә шушы кичәдән канатланып, “Һичшиксез катнашырга тиешмен!” дигән фикер белән чыктым. “ТатАрчаҖәй” аланында ял итүче 200 бала да (“Глаголица” вәкилләре шушы лагерьдагы егет-кызлар белән очрашты) минем белән бер фикердә булгандыр мөгаен.

Очрашуга “Глаголица” премиясен оештыручы “Счастливые истории” фондының пресс-секретаре Ольга Бурова, әлеге проектларның менеджеры Зита Давлетшина һәм 2021 елда җиңүчеләр исемлегенә эләккән Азалия Сабитова (Арча) белән Йосыф Шангараев (Казан) кайткан иде. Хәзер шушы истәлекле чара турында тулырак сөйләргә телим сезгә. 
Иң элек безне “Глаголица” халыкара әдәби премиясе белән таныштырдылар. Әлеге бәйге 2014 елдан бирле эшли һәм үз эченә шигърият, проза, эссеистика, инглиз теленнән рус теленә әдәби тәрҗемә, неформат (сценарийлар, фанфиклар, комикслар) номинацияләрен ала. Биредә 10 яшьтән 17 яшькә кадәр булган егет-кызларга катнашырга мөмкин. Премия халыкара дәрәҗәсен болай гына йөртми, чыннан да монда Рәсәйдән генә түгел, ә чит илләрдән дә актив катнашалар. Мисал өчен, Казахстан, Беларусь, Абхазия, Башкортстан, Үзбәкстан һәм башка дәүләтләр. Ел саен 2000 нән артык бала катнаша биредә, һәм шулар арасыннан 100 катнашучы кыска исемлеккә эләгеп, әдәби сменага чакырыла. Биредә егет-кызлар тәҗрибәле язучылар, шагыйрьләр катнашындагы мастер-классларда белем туплыйлар, алар белән уртак бер продукт чыгаралар. Ягьни балалар теория белән генә чикләнеп калмыйлар, ә үз белемнәрен практикада да сыныйлар. Минемчә, бу бик шәп!

Чарада 2021 елда кыска исемлеккә эләккән Азалия һәм Йосыф үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Хәзер, каршы килмәсәгез, һәрберсе турында сөйлим әле сезгә.
Азалия, мисал өчен, беренче әсәрен алтынчы сыйныфта язган. “Балачак хатирәләре” дип аталган әлеге хикәясендә ул бакыйлыкка күчкән әбисен сагына. Кечкенә чактан ук шундый җитди темаларга язган кыз хәзерге көндә бик яратып повестьләр, хикәяләр иҗат итә. Үзең язгач, калган авторларны да укырга кирәк бит. Азалия татар классикасын ярата икән. 
“Бер генә язучы яки шагыйрь белән кызыксынмыйм, бөтенесен дә укыйм. Яраткан авторларым - Мөнирә Сафина белән Ләйлә Сабирова”, - диде ул безгә. Ә инде “Глаголица”га әйләнеп кайтсак, әлеге премия турында Азалия илһамланып кайткан апасыннан белеп алган. Шулай итеп бу сихри дөньяга кереп киткән ул... Беренче тапкыр катнашуына карамастан, шул ук елны җиңүгә дә ирешә. Азалия үзе бу турыда менә болайрак әйтте: “Кыска исемлектә үземне күреп алгач, шокта булдым. Бу вакытта миннән дә бәхетлерәк кеше юк сыман иде!”
Ә инде Йосыфны “Глаголица”га аның укытучысы, шагыйрь Алмаз Мансуров алып килгән. Азалия белән чагыштырганда, Йосыф соңрак, бары тик 16-17 яшьтә генә яза башлаган. 
“Премия танышу-дуслашу һәм үз белемнәреңне арттыру өчен биик зур мөмкинлек. Менә минем  белән бүлмәдә ике эссеист, бер язучы һәм шагыйрь яшәде. Алар белән әле дә сөйләшеп, хәлләрне белешеп торабыз. Алай гына да түгел, бер дустым белән күрешү өчен Казахстанга кадәр бардым мин. Менә ике бармак бер-берсеннән берничек тә аерылмый бит, без аның белән дә нәкь шулай”, - диде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яшь язучыларга һәм шагыйрьләргә үз киңәшләрен дә әйтте Йосыф. “Илһам килгәнне көтеп торасы юк, утырасыз да язасыз, шул вакытта сезнең янга үзе киләчәк ул! Курыкмагыз, менә мин шигыремне алдым да “Глаголица”га җибәрдем, үзем турында нәрсәдер сөйләп утырырлар дип һич тә уйламадым. Әкрен-әкрен генә алга барып, киләчәктә зур уңышларга ирешеп булу турында беркайчан да онытмагыз”, - дип киңәшләрен бирде егет. Хәзерге көндә Йосыф үзен оештыручы буларак сыный икән, ягьни ул Мәскәүдә әдәби оешмалар төзи, алар белән җитәкчелек итә. 

Кыскасы, “Глаголица” халыкара әдәби премия яшьләрне үстерүгә, аларның талантларын ачып, бар дөньяга танытуга зур өлеш кертә. Әгәр дә сиңа 10-17 яшь һәм синең танылган шагыйрьләр, язучылар белән эшлисең килә икән, бу бәйге сиңа һичшиксез ярдәмгә килер. Башка мондый мөмкинлек булмаска да мөмкин!
Ә инде язмамны Йосыф әйткән сүзләр белән тәмамларга телим. “Татар теле минем өчен сүз генә түгел, минем хәятемнең максаты ул!” Һәрберебез дә шундый фикердә булсак иде. Шул вакытта гына татар телебез яшәр, үсәр һәм гомерлек булыр! 
Әнвәр Мөхетдинов
Наласа авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X