erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Әгәр дә вакцина ясатмаган булсам, бүген бу язмамны язып та утыра алмаган булыр идем

Мин моңа инандым

Без, өлкән кешеләр, үзебездә булган авыруларга бирешмичә, алар белән көрәшеп, хәзерге тормышка җайлашып, бер-беребез белән аралашып, тыныч кына яши идек. Уйламаганда тормышыбызга коронавирус дигән зәхмәт килеп керде дә, дөньяның астын-өскә китерде.

Көтмәгәндә, ничаклы саклансам да, район үзәк хастаханәсенең инфекция бүлегендә ятып чыгарга туры килде. Югыйсә, вакцина да кадаткан идем, шулай да теге зәхмәт вирус мине эзләп тапты. Өйдә дүрт көн ятканнан соң улларым “Ашыгыч ярдәм” чакырдылар. Шәфкать туташы бик игътибар белән мине карагач, “Сезне өйдә калдырмыйбыз”, – дип, мине алып та киттеләр. Хастаханәгә килеп җитүгә шунда ук томографиягә керттеләр. Авыздан, борыннан анализлар алгач, мине инфекция бүлегенә салып та куйдылар. Бернинди тоткарлану булмады, медицина хезмәткәрләре үз эшләренә җаваплы карап, бик оператив эшлиләр.

Хәлем җиңел түгел иде. Палатага ятуга дәвалый башладылар, шулай итеп, минем тормышым өчен көрәш башланды. Медицина хезмәткәрләренең үз-үзләрен аямыйча, вакыт белән исәпләшмичә эшләүләренә сокланып яттым. Менә кайда ул кеше тормышы өчен чын-чынлап көрәшү! Иртәдән кичкә кадәр махсус киемнәр киеп, бөтен җирләрен томалап, күзлек аша карап, кат-кат палаталарны йөреп, авыруларның хәлләрен белеп чыгалар. Аларның ял көннәре дә юк ахры, шимбә, якшәмбе көннәрендә дә безнең янда алар. Тәмле телләре белән дә, аркаларыбыздан сөеп, яшәү көче бирәләр.

Дәвалау бик яхшы куелган. Мин моңа инандым. Бүлек мөдире Венера Кәримова командасы тарафыннан барлык дәвалау чаралары вакытында җиренә җиткереп башкарыла. Шәфкать туташлары бик җитезләр, авыруларга игътибарлылар. Тәмле сүзләре белән дә дәвалыйлар. Кызганыч, махсус киемнәрдән булгач, табибларның, шәфкать туташларының йөзләрен күрмәдек тә, аларның кем икәнлекләрен дә белмәдек. Үзебез дә хәл эчендә идек шул...

Палаталарда чисталык бик яхшы куелган, бар җир дә ялт итеп тора. Ашауга килгәндә, бернинди бәйләнер урын юк. Искиткеч тәмле ашаттылар. Яшелчәсен, җиләк-җимешен, сөт ризыкларын биреп торалар.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Инфекция бүлегендә үз эшләрен җиренә җиткереп башкаручы, авырулар тормышы өчен үзләрен аямыйча чын күңелдән көрәшүче, үз эшләренең осталары эшли дигән фикердә булдык.

Вакцина ясатып та, авырыйсың икән, дигән фикер туарга мөмкин. Медицина хезмәткәрләре миңа: “Вакцина ясатканга син чирне җиңелрәк үткәрдең, җиңдең”, – диделәр. Әгәр дә вакцина ясатмаган булсам, бүген бу язмамны язып та утыра алмаган булыр идем.

Монда эшләүче барлык медицина хезмәткәрләренә, “Ашыгыч ярдәм” бригадасына олы рәхмәтемне җиткерәм. Исән-сау булыгыз, гаилә бәхете, сәламәтлек сезне ташламасын. Хөкүмәт сезнең авыр хезмәтегезне тиешенчә бәяләсен.

Мәрзыя Нурмиева.

 Арча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X