erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

«Һәр эшебез гамәлебез өчен җавап бирер вакыт җитәр ул»

6 апрельдә мәдәният йортыбызда, ике авыл балаларын җыеп , китапхәнә белән берлектә ифтар үткәрдек.

Динне белгән бала, тәрбияле бала була. Араларында уразаның беренче көненнән бирле ураза тотучы балалар булуы да бик сөендерә. Барлык балалар да белгән догаларын укыдылар, Гөлфия апаларының үтемле вагәзен тыңладылар, соңыннан Марҗәни мәчете имамы Рәдис хәзрәт, ураза аеның фазыйләтләры турында сөйләп, аңлатып үтте. Балалар һәр берсе күчтәнәчләр белән килгән иделәр, ахырдан барысына да үзебез дә күчтәнәчле пакетлар тоттырып озатып калдык. Барысы да куанышып, бик күп яхшы мәгълүматлар алып ,рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.

Балалар догасы тагы да кабул булучан диелә бит, Аллаһы догаларыбызны кабул итсен, сугышлар бетеп илебездә тыныч яшәргә язсын. Амин.Барлык килгән балаларга , шулай ук, шушы ифтарга көче кергән барлык кешегә дә, китапхәнәчебез Венерага, Фания апага да зур рәхмәт белдерәбез.Алдагы көндә ифтар мәҗлеслере дәвам итәчәк, чөнки әле һәр дәим ярдәм итүче "ООО Ташкичу" күмәк хуҗалыгыбыз һәм дә авыз ачтырырга теләк белдереп, акчалата ярдәм иткән авылдашларыбыз бар. Шуңа да мәдәният йортында үткән ифтар ашлары соңгысы түгел.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тәнзилә Вәлиева

Ташкичү мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X