erid:2VtzquqpS7d
Яңа Кенәр  интернат мәктәбендә бәйрәм уздырдык
Сезнең хатлар

Яңа Кенәр интернат мәктәбендә бәйрәм уздырдык

1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Ункөнлек җәмгыятебезгә янәдән аларга даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә.

Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Ләкин алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче булган кешеләр дә күп.
Яңа Кенәр зонасына кергән мәдәният хезмәткәрләре Яңа Кенәр  интернат мәктәбендә бик күңелле бәйрәм ясап, бүләкләр биреп кайттык. Аздан да күңелләре булучы биредәге балалар ял итте, вакытларын җыр-бию белән уздырды.

Клара Хөсәенова

Шура авылы клубы


Нет комментариев