erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Яңа Кырлай урта мәктәбендә экология көне узды

Табигатьне саклау - һәркемнең изге бурычы. Табигатькә, аның байлыкларына сакчыл караш кече яшьтән үк башланырга тиеш. Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбендә бу эш даими алып барыла. Класс сәгатьләре, төрле класстан тыш чаралар, проект эшләре даими рәвештә экологик тәрбия бирүгә хезмәт итәләр. 17 нче март конне мәктәпкә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты «Ашыт» дәүләт табигый тыюлыгы белгече Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы, Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Шаймуллина Алия Ринат кызы килделәр. Яңа Кырлай мәктәбе өчен алар яңа кешеләр түгел. Район экологлары белән уртак чаралар уздыру – мәктәпнең күпъеллык матур традицияләренең берсе булып тора .

Табигатьне саклау - һәркемнең изге бурычы. Табигатькә, аның байлыкларына сакчыл караш кече яшьтән үк башланырга тиеш. Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбендә бу эш даими алып барыла. 
Класс сәгатьләре, төрле класстан тыш чаралар, проект эшләре даими рәвештә экологик тәрбия бирүгә хезмәт итәләр. 
 17 нче март конне мәктәпкә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты "Ашыт" дәүләт табигый тыюлыгы белгече Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы, Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Шаймуллина Алия Ринат кызы килделәр. Яңа Кырлай мәктәбе өчен алар яңа кешеләр түгел. Район экологлары белән уртак чаралар уздыру – мәктәпнең күпъеллык матур традицияләренең берсе булып тора . 
 Экология көне 2 өлештән торды. Беренче өлешендә башлангыч сыйныф укучылары табигатьне саклау турындагы белемнәрен төрле ракурсларда ачып күрсәттеләр. Беренче сыйныф укучылары “Табигать яхшылык белән җавап бирә” дигән исемле мини спектакль белән чыгыш ясадылар. Кечкенә булуларына карамастан , сәхнә культурасын үзләштерүләре, оста итеп уйнаулары белән килгән кунакларны шаккаттырдылар. Икенче сыйныф укучылары кошлар темасына эшләгән проектларын тәкъдим иттеләр. Кыш буе мәктәп каршына эленгән җимлекләрдә кошларны ашатучы, аларны күзәтүче балаларның чыгышы бик кызыклы булды. 3-4 нче класс укучылары кошлар белән бәйле сынамыш һәм мәкаль-әйтемнәрне әйтеп, телләрен чарладылар, татар теленең бай мирасы белән иптәшләрен таныштырдылар. 
 Башлангычлар эстафетаны 7 нче класс укучыларына тапшырдылар. «Кошларның гаҗәеп дөньясы» дигән темага класстан тыш чара викторина формасында узды. 
 Югарыда саналган чаралар укучыларның экологк культурасын, экологик үзаңын үстерүгә зур этәргеч булды. Дөрестән дә, традицион булган классларда дәрес бирү системасы экологик белем һәм тәрбия бирүне колачлап бетерә алмый. Экологик тәрбия эше комплекслы рәвештә алып барылырга, үз эченә күп төрле форма һәм алымнарны кертергә тиеш. Бүген мәктәбебездә шуның матур мисаллары тормышка ашырылды. 
Зиятова Дилбәр Хәлил кызы, 
Яңа кырлай урта мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X