erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Яңасала авыл мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм кичәсе узды

Ел саен 1 октябрьдә бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә.

Бу бәйрәм – өлкән буынга җәмгыять тарафыннан олы хөрмәт күрсәтү. Халыкара өлкәннәр көне –олы буыныбызга тирән хөрмәт белдерү һәм намуслы хезмәтләре, зур тормыш тәҗрибәсе, игелеге, зирәклеге өчен җылы рәхмәт сүзләре әйтү өчен мөмкинлек бирә торган бәйрәм. Бәйрәмнең кайсы да җанга ял алып килә. Бу көнне Яңасала авыл мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм кичәсе узды.

Бәйрәмнең тантаналы өлешендә өлкән яшьтәгеләр үз адресларына чын күңелдән озын гомер,сәламәтлек, матур, тыныч картлык, яхшы кәеф теләкләрен ишеттеләр. Яңасала авыл җирлеге башлыгы Айрат Илгиз улы Сафин, ветераннар советы рәисе Оркыя Шакирҗан кызы Мөхәммәтҗанова котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар. Бәйрәм кичәбез якташ язучыларыбыз Гомәр ага Бәширов һәм Илгиз Кадыйров иҗатларына нигезләнеп төзелгән иде. Бүген биредә Илгиз аганың матур, тормышчан шигырьләре яңгырады. Г.Бәширов иҗаты буенча викторина оештырылды. Шулай ук матур, дәртле жырлар жырланды, күмәкләп биеп, татар халкының онытыла барган уеннарын уйнап күңел ачтылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бәйрәм сый-хөрмәткә бай чәй өстәле артында дәвам итеп, аның барышында олыларыбыз рәхәтләнеп аралашып, жырлашып утырдылар. Апаларның өйдә пешереп алып килгән күтәнәчләре, спонсорларыбыз ярдәме белән әзерләнгән нигъмәтләр белән сыйландылар. Барысы да күңелле ял итеп, бик күп уңай эмоцияләр белән таралыштылар. Бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән авылдашларыбызга, спонсорларга, авыл җирлегенә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Фәридә Борһанова, Яңасала авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X