Яшь талантлар, зур планнар
Анапа, кояш, диңгез... һәм ике атна интенсив эш! Яшь журналистлар медиафорумы – ул Кара диңгез ярлары буенда ял итү генә түгел, ә искиткеч тәҗрибә, яңа белемнәр һәм танышулар
5-18 ноябрьдә Татарстан делегациясе составында без, ягъни Арчаның “Нур” балалар телестудиясе укучылары Нариман Сәләхов, Иркә Сәмигуллина һәм мин Алина Ганеева, “Смена” балалар үзәгендә узучы яшь журналистларның медиафорумында катнашып кайттык. Республикакүләм журналистика, тел буенча олимпиадаларда җиңү яулау безгә форумда катнашу өчен мөмкинлек тудырды. Форум программасы журналистика, фото, видеога төшерү, дизайн һәм SMM буенча дәресләрдән тыш, медиа тармагының белгечләре белән очрашулар һәм төрле мәдәни-спорт чараларын да үз эченә алды.
Форумга зур өметләр белән бардык. Бәхеткә каршы, алар аклана алды. Һәр яңа көнебез тыгыз иде: мастер-класслар, очрашулар, дәресләр бер-берсен алыштырып тордылар. Мәсәлән, Нариман видео төшерү буенча дәресләргә йөрде. Алар профессиональ педагог җитәкчелегендә, төрле форматтагы видеолар төшерү нигезләренә өйрәнделәр һәм үзләренең белемнәрен практикада “Саубуллашу” фильмын төшереп ныгыттылар. Әлеге фильмны “Смена”ның ябылу тантанасында күрсәттеләр һәм ул һәрберебезнең күңелләрендә җылы хатирәләр калдырды. Монда алган белемнәр Нариманга булышыр дип уйлыйм, чөнки ул телестудиядә оператор ролен үти. Мин дустым Иркә белән үзебез өчен яңа булган юнәлеш – фото буенча дәресләр сайларга булдык. Көн саен без яңа техникалар өйрәндек һәм алган белемнәребезне практикада кулланып бардык.
Ике атна дәверендә без шулай ук социаль челтәрләрне алып бару, кызыклы мәкаләләр язу, интервью алу, заманча медиатехнологияләр белән эшләү нигезләренә өйрәндек. Боларның барысына безне тәҗрибәле журналистлар, фотографлар, видеооператорлар, дизайнерлар һәм интернет-маркетинг буенча белгечләр өйрәтте.
ТАСС мәгълүмат агентлыгы вәкилләре белән әңгәмәләр безгә эре медиахолдинг эше турында күзаллау бирде. “Челюскин. Задание императора” документаль фильмы операторы белән очрашу профессионализмга омтылуга һәм стандарт булмаган чишелешләр эзләүгә рухландырды. Шулай ук җырчы Маша Мирова, талантлы продюсер Ангелина Шалунц, “Россия.Кубань” телеканалының алып баручысы Екатерина Давыдова һәм башка кызыклы шәхесләр белән очрашулар да бик файдалы узды
Форум дәверендә мәдәни-спорт чаралары да узды. Безгә үзебезне төрле спорт юнәлешләрендә дә сынап карарга мөмкинлек бирелде. Көтелмәгәндә, мин биатлон буенча уздырган ярышта беренче урынны алдым. Әлеге форум минем өчен уку-укыту гына түгел, ә үзем өчен яңа ачышлар чарасы булды. Журналистика өлкәсендә яңа белемнәр, профессиональ педагоглар белән эш алып бару һәм күп кенә яңа танышулар – болар барысы да мине яңа үрләр яулауга һәм алга таба үсешкә илһамландырды. Медиафорум – ул яшь журналистлар, тәҗрибәле остазлар һәм талантлы балаларны берләштерүче күпер.
Алина Ганиева, “Нур” балалар телестудиясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев