erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Илаһи зат

Бер бөек кеше болай дип әйткән: “Бер әйбәт кешедән дөнья яхшылана”. Минем язмам нәкъ менә шундый кешеләрнең берсе – Фирая Мөхәммәтҗан кызы Батршина турында.

 

 

Искиткеч кеше ул! Мин аның белән еш очрашам, чөнки ул җитәкләгән “Рус җыры” ансамбленә йөрим. Җырчы, музыка укытучысы, дирижер, “Рус җыры” ансамбле җитәкчесе, халык мәгарифе отличнигы, ТРның атказанган культура хезмәткәре... Исемнәре санап бетергесез.

Сикертәндә туып-үскән авыл кызы менә нинди дәрәҗәләргә ирешкән! Иң мөһиме – халык мәхәббәтен яулаган шәхес ул! Әтисе Мөхәммәтҗан оста гармунчы була. Җырга сәләте, күрәсең, әтисеннән күчкән. Өйләрендә гел татар җыры, татар моңы агыла. Фирая кечкенәдән элеккеге татар җырларын җырларга ярата. Әтисе аңа сокланып туя алмый. Мәктәптән соң Фирая Арча педучилищесын, Казан педагогия институтының музыка бүлеген тәмамлый. Ул баштанаяк музыка дөньясына чума, бигрәк тә аңа дирижерлык итү ошый.

Институттан соң яшь кыз 1965 елны Арча педучилищесында музыка һәм җыр укытучысы булып эшли башлый. Яшь белгечнең көче ташып тора. Үз эшен бик яратып башкара. 1966 һәм 1989 елларда Арча педучилишесында хор коллективына дирижерлык итте. Студентларны җырларга һәм уен коралларында уйнарга өйрәтте. Ул үзе дә җырлый. Аерым да, дуэт, трио белән дә. Концертлар белән төрле шәһәрләрдә чыгыш ясыйлар, Бөтенсоюз фестивальләрендә, конкурсларда катнашалар һәм җиңәләр. Зур хорлар белән идарә итә. Кай арада педучилищеда 38 ел үтеп киткән!

1977 елда “Рус җыры” ансамбле оеша. 42 ел гомере шушы коллектив белән үтә аның. Ансамбль халык исемен алды. Фирая Мөхәммәтҗановнаны мин ансамбльнең җаны дияр идем. Без, хорда җырлаучылар, Фирая ханымны бик ихтирам итәбез, аның һөнәри осталыгын югары бәялибез, сәләтенә сокланабыз. Таләпчән булуына карамастан, ул бик итагатьле һәм сабыр кеше. Бервакытта да тавышын күтәрмәс, кешегә авыр сүз әйтмәс. Һәрвакыт яхшы киңәшен бирер. Аның матур сыйфатларын үзеңә аласы, тагы да яхшы буласы килә. Нәкъ менә Фирая ханым тырышлыгы белән ансамбль таркалмыйча яшәп килә. “Рус җыры” ансамбле кайларда гына чыгыш ясамады! Тагын 3 елдан ансамбльгә ярты гасыр була. Ә Фирая ханымның музыкага хезмәт итә башлавына тиздән 55 ел тула.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Зәвык белән киенгән Фирая ханымны гел күрәсе, тыңлыйсы килеп тора. Эше белән дә, шәхси тормышы белән дә бәхетле кеше ул. Ире Ринат белән бер дигән өч бала тәрбияләп үстерделәр. Барысы да югары белемле, тормышлары педагогик хезмәт, музыка белән бәйле. Оныклары да музыкага битараф түгел. Диана Алмаева күп кенә җыр конкурсларында лауреат булды.

Хөрмәтле Фирая Мөхәммәтҗановна, юбилеегыз белән Сезне! Исән-сау булыгыз, балалар куанычы белән яшәргә язсын! Күңел дөньягызны якыннарыгызның мәхәббәте, илаһи музыка җылытып торсын.

“Рус җыры” ансамбле коллективы исеменнән Резедә Солтанова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X