Иң лаеклылар Казанга барды
Казанга сәяхәт.
Моннан дистэ ел элек кенә колхозларга, мәктәп укытучылары, укучылары сентябрь аенда ындыр табагына, бәрәнге басуына эшкә йөориләр иде. Хәзер кул эше кимеде. Бәрәңгене дә районда санаулы гына хужалыклар үстерә. Теләгән балалар каникулда эшкә чыга ала. Акча эшлим дигәннәре. Балаларга хезмәт өчен вакытында туләнә һәм аз түләнми.
Ак Барс Агрокомплексы – мәктәп укучыарын ел саен Казанга самбо ярышлары карарга җибәрә. Автобусны бирә, балалар бушка ашыйлар. Әле июнь аенда гына Сеҗе, Сикертән, Курса Почмак мәктәбеннән бер төркем укучылар барып, ял итеп кайткан иде. Курса Почмак мәктәбе укучыларына тагын шундый бәхет елмайды. Агрокомлекс җитәкчесе Ленар Абдуллин чакырып кертте дә:
- Башка мәктәпләрдән җыеп торырга вакыт юк. Иртәгә сәг-10 да автобус килер, менә сезгә 16 билет. Иң яхшы укучыларыгызны, спортсменннарыгызны алып Самбо ярышы карап кайтыгыз, – диде.
- Шул ук көнне балаларны барлыйбыз. Барысы да яхшы, тәртипле...Сайлап алуы бик авыр..Менә кемнәр алар:
1. Хаирова Зөхрә – сәнгать фәненнән район күләмендә олимпиада җиңүчесе.
2. Абдуллина Наилә – “Жину адымнары” – конкурсы җиңүчесе.
3. Ахмадеева Гүзәл – җыр конкурсында 1 урын яулаучы.
4. Шакирова Ильвина – көзге кросста 1 нче урын иясе.
5. Галяутдинов Ислам – ОБЖ – фәненнән күп еллар олимпиада призёры.
Көрәшчеләр: Галяутдинов Инсаф, Ахмадеев Данир, Сиризитдинов Рамиль, Фасхиев Салават.
Чаңгычылар: Мингазрва Гайшә,Мингазова Мәрьям, Гасимуллина Энҗе.
Самбо ярышын балалар бик яратып карадылар. Татарстан егете көрәшкәндә бөтен халык басып кул чапты.
Соңыннан лотерея уйнаттылар. Балалар – чаңгы, тимераяк, кәшәкә, туплар оттылар. Укучыларга күңелле ял оештырылган өчен Ак Барс Агрокомплексына Зур рәхмәт!
Әти-әниләр, коллектив исеменнән Хәлил Хәсәнов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев