erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Җиңүче балаларыбызга уңышлар телибез

Арчаның 1 нче балалар бакчасында «Туган телем - иркә гөлем» дип исемләнгән район күләмендәге шигырь укучылар бәйгесе булып узды.

Бәйгедә Арча шәһәренең балалар бакчаларында тәрбияләнүче иң талантлы 24 бала катнашты. Бәйгенең максаты - туган телебезгә карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү, татар балалар  шигъриятен киң таныту. Шунысы сөенечле - балалар саф татар телендә шигырьләрне сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр. Туган тел, туган җир, балачак темасына берсеннән берсе матур шигырьләр укылды. Оста башкаручылар шаян шигырьләрне дә бик үтемле итеп тамашачы күңеленә җиткерделәр. Балалар барысы да бәйгегә нык тырышып әзерләнгән. Кызыклы атрибутлар файдаланып, мини-спектакльләр дә күрсәтүчеләр булды. Гадел хөкем чыгаручы мәгариф идарәсе методистлары  Энҗе Габдуллатҗановна, Алина Радиковнага олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Бакчабызның данын яклап чыккан Шакирова Рүфинә (2 урын), Ахмадуллина Ильгизәгә (1 урын) тагын да зур уңышлар телибез.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X