erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Иптәшләр күп, хатын бер генә

Мөхәммәт Мәһдиевнең “Шатлыгым, кайгым минем...” мәкаләсендә мондый юллар бар: “Туган тел, әгәр аны әйбәт белсәң, – юньле киңәшче, игелекле иптәш ул. Аңа шатланганда – шатлыгың, кайгырганда – кайгың сыя да бетә”. Язучының бу фикерендә тирән мәгънә ята. Туган тел ул – әти-әнидән, әби-бабайдан бирелгән иң олы бүләк.

Туган телеңне яхшы белсәң, теләсә нинди хисне белдереп, аны җиткереп була, син югалып калмыйсың, туган телең белән зур үрләр яулый аласың. Бер сүзнең мәгънәсенә карап, әллә ничә төрле итеп әйтеп була. Мәсәлән: матур – гүзәл, чибәр, сылу һ.б. Бу инде тел байлыгын ничек куллануыңа карый. Ләкин тормышта аны чуарлау, ямьсезләү, хәтта бозу да күзәтелә. Димәк, телне үзебез бозабыз, чуарлыйбыз. Ә бит әби-бабайларыбыз бер дә чит тел сүзләрен кулланмаган, чиста сөйләшеп яшәгән. Билгеле, алынма сүзләрне искә алмаганда, әлбәттә. Да-дә, та-тә кисәкчәләрен дөрес итеп кулланмау, язмау, укылган вакытта сүзнең мәгънәсен үзгәртә. Моңа да игътибарны нык арттырырга кирәк дип уйлыйм.

Тәнкыйтьче буларак, Мөхәммәт Мәһдиевнең телевидениедәге бер тапшыруда сөйләгәнен үз гомеремдә онытасым юк. Ул болайрак әйтте: “Без рәхмәтебезне өзеп әйтә белмибез. Ничек дисезме? Мисал китерәм: фәлән кешегә фәлән эше өчен рәхмәт әйтеп үтәсем килә, дибез. Әйтәсең килгәч, өзеп әйт: фәлән кешегә фәлән эше өчен рәхмәт, диген. Ник аны әйтәсем килә дип, теләк рәвешендә генә калдырасың?” Шушы рәхмәт сүзен берәр җирдә әйтергә туры килсә, Мөхәммәт абыйның тәнкыйте искә төшә. Бу бит туган телебезне дөрес итеп куллануга бер мисал. Ә “әйтәсем килә”не без еш кулланабыз.

М.Мәһдиев “Сине белгән аркылы...” мәкаләсендә сүзләрнең тиешле-тиешсез кулланылышы хакында яза. Мәсәлән: шаһит сүзен кулланганда тупас хаталар китә, ди ул. “Фәлән-фәлән кеше Ватан азатлыгы өчен шаһит китте”, – дип язалар ди язучы. Шаһит, шәһит сүзләренең мәгънәләрен аңлата. Димәк, без сүзнең мәгънә төшенчәсен аңлап бетермибез. Кирәкмәгән урында гарәп сүзләрен куллану да телебезне боза. Мәсәлән: “барысы” сүзе урынына “җәмгысы” сүзен куллану, ул миллилек була алмый. Аларның үз урыннары бар. Автор моңа да төгәл мисаллар китерә.

Бервакыт музейда Мөхәммәт абый Мәһдиев юбилеена багышланган кичә булып, кунакларга экскурсия үткәрәм. Кичәдә Мөхәммәт абыйның хатыны Лилия ханым да бар. Мин сөйлим: “Язучының тормыш иптәше...”. Шушы мизгелдә Лилия апа мине сөйләвемнән туктатты. “Сеңлем, тормышта иптәшләр күп була. Ләкин хатын бер генә. Мин Мөхәммәт абыеңның хатыны булып яшәдем”, – диде ул.

М.Мәһдиев тә “Шатлыгым, кайгым минем...” мәкаләсендә бу темага аңлатма китерә: “...әле дә булса “фәлән кешенең хатыны” дип язмыйлар, “тормыш иптәше” диләр. Ә бит бу сүзнең “род”ы юк, ир җенесеннәнме ул, хатын-кыз җенесеннәнме?”. Чыннан да, иптәш булып йөрүчеләр бихисап булырга мөмкин, ә ир кешенең хатыны бер генә була. Шушы көннән башлап кирәк чакта “хатын” сүзен кулланам һәм башкаларга да аңлату эше алып барам. Димәк, тормыш тәҗрибәсе тиешле, дөрес тәнкыйтьләр аша байый, туган телебезнең дөрес кулланылышы да арта дигән сүз.

2021 ел – Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. М.Мәһдиевнең әсәрләренә күз салсак, анда туган телебезгә дә, халыкларның бердәмлегенә дә мисаллар күп. Мәсәлән, “Торналар төшкән җирдә” әсәрендә әтисе турында язган бүлектә Сөнгатулла мулланың рус агайлары белән аралашып, дустанә, бердәм булып яшәве хакында языла. Рус телендәге китаплар укуы, аларны саклавы билгеле.

Шул ук әсәрдә “Төнбоеклар үскән болында” бүлеге бар. Анда Гөберчәк авылы кешеләренең Яңа Чүриле урысы белән, хәтта аның белән генә түгел, ә сеңлесе, балалары белән дә нык аралашулары хакында языла. Тегермәнче урыс – Павел исемле. Авыл кешеләре аны яратып, үз итеп Пауал дип кенә йөртә. Ул абзый үзе дә татарларны якын күрә, татарча яхшы сөйләшә. Билгеле “к”, “г” авазларын гына руслаштырып әйтә торган була. Пауалның сеңлесе – Хәтирә (М.Мәһдиев аны Катерина булгандыр дип яза). Ул да авыл кешеләре белән яхшы мөнәсәбәттә булып, хәтта авыл халкы үткәргән мәҗлесләрдә еш катнаша. “Яулыгын татарча бәйләгән, и ходаем, безнең белән бергә кулларын күтәреп догалар кылып җибәрде”, – дип сөйли М.Мәһдиевнең бер герое “Торналар төшкән җирдә” әсәрендә. Пауал абзый янына Яңа Чүриле урыслары килсә, безнекеләр белән бергә су коенганнар, балык тотканнар, тегермән тартканнар. Пауал абзыйның төп хезмәт урыны – тегермән. Авыл халкы ул яшәгән тирәлекне “Пауал тегермәне” дип кенә йөрткән. Бу урын бүген инде буш.  

Язучының әтисе Сөнгатулла Мәһдиев Арчада рус-татар мәктәбендә белем алганда Петр Степанович дигән рус кешесендә фатирда тора. Шул вакыттан аның белән гомергә дус булып калалар. Алар бер-берсенең гаиләсенә тигез итеп караганнар, бернинди милләт аеруы сизелмәгән. Яңа Чүриледә Савелий Петрович дигән кеше белән дә Сөнгатулла мулла дуслаша, аралаша, аннан буяулар сатып ала. Умарта ояларын, тәрәзә рамнарын аннан алган буяулар белән буйый. Хәтта хатыны Полина Потаповна да Мәһдиевләр гаиләсен якын күрә. М.Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” әсәре халыклар дуслыгы, бердәмлегенә мисал булып тора.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Язучының “Бәхилләшү” әсәрендә туган телнең кадере, мөһимлеге аерым бер бүлектә ачык чагыла. Әсәр герое Фәләхетдин дүрт класс белем алып, ачлыкның, юклыкның нәрсә икәнен татып үсә. Бик яшьли әтисе белән колхозның борчак басуын саклый. Яше җиткәч армия сафларына алына. Армия хезмәтен тәмамлаганда ул Мәскәү тирәлегендәге бер шәһәрнең Валентина исемле кызына өйләнеп, әти-әнисен, туган авылын оныта. Алай гына да түгел, хәтта туган телен оныта. Кунакка кайткач: “Я ваш язык забыл”, – дип, әти-әнисен сүзсез калдыра. Туганы килеп, акыл өйрәтеп караса да, Фәләхетдин үз дигәнендә тора. Ләкин гомеренең соңгы мизгелләрендә ул саф татарча, туган телендә: “Бәхил булыгыз”, – диеп әйтә. Хәтта хатыны, балалары татар телен өйрәнә. Димәк, кеше никадәр генә туган телен онытырга теләмәсен, барыбер аны күңел түрендә саклый. “Тел белән әйтмичә, бармак белән төртеп булмый”, – ди бездә халык. Чыннан да, син нинди милләт вәкиле булуыңа карамастан, туган телеңне белергә, сакларга, баетырга тиешсең.

“Үз теленең чисталыгына, егәрлегенә битараф булу башка телләрне өйрәнүгә дә комачау итә”, – дип яза М.Мәһдиев “Тагын да шатлыгым, кайгым турында” мәкаләсендә. Бу чыннан да шулай. Мәсәлән, казах, төрек телләрен өйрәнергә уйласаң, туган телеңне яхшы белү бик тә кирәк. Чөнки охшашлыклар күп.

Мөхәммәт Мәһдиевнең туган телгә, татар теленә кагылышлы мәкаләләре бихисап. “Тел белгече булмасам да...”, – дип ул һәрвакыт үз фикере белән бүлешә. Мәкаләләрен матбугат битләрендә бастырып, укучыларына җиткерә. Ә мәкаләләр тупланмасын 2019 елда басылып чыккан “Мөхәммәт Мәһдиев” исемле ун томлыкның тугызынчысында укырга мөмкин.

Туган телебезгә һәрчак тугры калып, аны саклыйк, яклыйк, игътибарлы булыйк, мирас итеп балаларга, оныкларыбызга тапшырыйк! Туган телебез белән горурланып яшик!

Халидә Габидуллина.

Гөберчәк авылы.

М.Мәһдиев музее җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X