Ирем Хариска мәдхия
Синең турында мәдхия көйләргә һәм Аллаһыбызга дога кылып, синең рухыңа ирештерүне сорарга гына калды.
Шулай да минем онытыла барган исемеңне райондашларыма, авылдашларыма, колхоздашларыма эшләгән эшләрең аша исләренә төшерәсем килә.
Сине Харис, гаиләң – хатының, 5 балаң, 5 кияү-киленнәрең, 13 оныгың – бик сагынабыз, өзгәләнә-өзгәләнә юксынабыз. Иң кечкенә оныкларың да, нәни кулларын күтәреп, синең рухыңа дога кылалар. Чөнки синең кебек якты күңелле, көчле рухлы, ныклы фикерле, күркәм холыклы кешене 70 еллык яшәешемдә очратканым булмады. Мин үзем гомерем буе укытучы эшемә мөкиббән кеше булып яшәдем.
Курса-Почмак авылында гомер иткән Харис Мөхәммәдиевның хезмәт юлы – яшь галим-агроном, колхоз рәисе, төзелеш инженеры, авыл ветераннар советы рәисе.
Ул балаларның яраткан әтиләре булды. Бишесен дә кадерләп үстерде, барысын да югары белемле итте. Ике кызыбыз, бер улыбыз әтиләре укыган авыл хуҗалыгы институтында белем алды. Хәзер инде үзләре әти-әни булдылар.
Харис сугыштан соң туган бала. Әтисе Фәтхерахман авыр сугыш юлларын үтеп, әсирлектә газап чигеп, туган ягына исән-сау кайту бәхетенә ирешә. Хатыны Фәхирә ире сугышка киткәндә 4 бала белән кала. Сугыштан соң тагын ике бала өстәлә. Төпчегенә Фәтхерахман исемне үзе сайлый. Бик сөенеп: “Улыбыз Харис булыр, җир кешесе булып, үз яныбызда калыр”, – ди. Харис шук малай була. Менә шул шуклыгы үзенә зыян китерә. Уң күзенә тимер ук кадала. Бу яра төзәлеп бетәр бетмәс яңадан кара кайгы – әнисе вафат була. Яшьтән үк бала күңеле түзә-түзә чыныга. Гаиләгә үги әни килә. Үги әни Рәхимә балаларны тәрбияләп үстерә. Безнең балаларга да яхшы әби булды ул. Урыны оҗмахта булсын.
Харис балачактан ук авырлыкларга түзеп, тормышны аңлап үсә. Үҗәт тырышлык анда көчле була. Мәктәптә дә сәләтле укучылар рәтендә йөри. Казанбашта укыган елларын искә алып, районның тәҗрибәле журналисты Ильяс Фәттахов сыйныфташы Харис турында матур фикерләр язды. “Укуы яхшы, шахматны шәп уйный, башлы егет”, – дип искә алган, рәхмәт. (“Арча хәбәрләре” газетасы, 1 октябрь, 2021 ел). Харис бик оста гармунчы да. Бала вакытта мунчага барып уйнарга өйрәнә. Көйләп, төймәләргә баса-баса көй чыгара. Менә шулай Курса-Почмак авылының оста гармунчысы булып китә.
Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия бүлеген тәмамлап, “галим-агроном” белгечлеге алып, туган ягына эшкә кайта. “Мин колхозда беренче югары белемле белгеч булуым белән бәхетле идем. Яңа сортлар булдыру, яңа җир эшкәртү алымнарын кертү, органик һәм минерал ашламалардан дөрес файдалану, игеннәрне чүп үләннәрдән, авырулардан, бөҗәкләрдән сак-лау буенча яңача эшли башлау кирәк иде”, – дип язып калдырган ул язмаларында.
1972, 1973, 1975, 1977, 1979, 1981 еллар аеруча корылыкка дучар булалар. Бу елларда бик күп көч куелса да, тиешле уңыш алынмый. Салам җитмәү үзәкләренә үтә. 25 яшьлек яшь агрономны күпме кешеләр, транспортлар белән еракка Ульяновск якларына салам әзерләргә җибәрәләр. Эшне Харис оештырырга тиеш була. “Менә шунда чын тормыш мәктәбен үтеп кайттым мин”, – дип язган ул.
Эшли башлавына нәкъ 5 ел тулгач, Харисны “Фрунзе” колхозына рәис итеп куялар. 28 яшьлек колхоз рәисенә, билгеле инде, җиңел булмый. Ул вакыттагы акча белән колхозның 2 миллион 800 мең сум бирәчәге дә була. Эшли башлаганда административ бина Иске Масрада иде. Авылга керергә юллар юк. Батып-чумып ятып, никадәр вакыт, ягулык әрәмгә киткән. Укучы балалар да Кесмәс аша салынган асылмалы басма аша йөрделәр. Язын ул басманы да су баса. Укучы балалар батып менә башлагач, мәктәпләрдә каникул башлана иде. Менә шуңа күрә дә эшне шуннан башладылар. Зур күперләр салып, юлларны күтәрттеләр, таш җәйделәр.
Алга карап эшләгән җитәкче өчен төзелеш эшләрен бөтен киңлегенә җәелдерү кирәк булды. Техника паркы, заправка бинасы, зур гараж, яңа административ бина (болар иң кирәкләре) 1979-1980 елларда кулланышка тапшырылды.
6 мартта 1980 елгы йомгак киңәшмәсендә район буенча иң яхшы әзерлекле колхоз буларак, Хариска хезмәттәшләре алдында яңа технологияләр кертү буенча чыгыш ясау мөмкинлеге бирелә. Язгы чәчү һәм урып-җыю эшләрен дә районда беренчеләрдән булып башкарып чыктылар. Уңышы да куанырлык булды. Акрынлап районда безнең колхозны “таный” башладылар.
Шушы елларда якташ язучыбыз Гариф Ахунов, Фәрваз Миңнуллин, Гәрәй Рәхимнәр дә безнең колхозда булдылар. Язар әйбер табып, бик ошатып киттеләр. Гариф Ахунов җир-суның язмышын безнең якларда, ягъни безнең колхозда бик уңай бәяләде. Харис турында “Ватаным Татарстан” газетасына да (1981 ел, 6 август) бик матур, эчтәлекле мәкалә язды. Сезгә дә мәкаләнең бер өлешен тәкъдим итәм. “Колхоз рәисе Мөхәммәдиев Харис утыз яшьләр тирәсендәге ир-егет, җиргә нык басып йөри торган нык бәдәнле, якты йөзле, алга карап эшли белә торган шушы җирнең үз хуҗасы. Ул безне борчак симәнәсе янына алып килде.
– Өч йөз дә тугыз гектар борчакны 3 көндә чабып, сугып бетердек. Соңгы көнне, гөнаһ шомлыгы, комбайн ватылды. Йөрәктән каннар тамды инде. Ник дисәк, комбайнны төзәткән 3-4 сәгать эчендә борчак шартлап ярыла, коела башлады. Менә шунда “уттай урак өсте” дигән төшенчәнең никадәр дөрес икәнлегенә ышанасың”. Харис әфәнде йөзьяшәр агач янына утырып сөйли дә сөйли. Үз халкын хөрмәт итүе, җир-суын яратуы аның һәр сүзендә бик тә ачык чагыла. Җир-суның язмышын кайгырткан яшь агроном һәм колхоз рәисе Мөхәммәдиев Хариска карата минем күңелемдә җылы матур тойгылар уянуын сизәм.
Авылларның тышкы матурлыгына, яшеллекнең күплегенә, инеш буенда ял иткән көр сыерларга сокланып карый-карый чишмәдән су эчәбез.
– Моның суы хәзер дә +5 градус, ягъни һава температурасыннан 30 градуска ким, – ди Харис.
– Биредә халык теләп яшиме?
– Теләп яши, яратып яши. Берәү дә китми. Беренчедән, без бит яхшы терлек фермалары күпләп төзедек. Эшне җиңеләйтә торган җайланмалар көйләдек. Көянтә-чиләк белән барда-ачыткы ташу, кул белән тирес чыгару бетерелде. Димәк, авылда халыкка эш бар. Икенчедән, мондый матур чишмәләре, тал-тирәкләре, чыр-чу килеп сайрар кошлары булган икенче бер урынны каян эзләп табасың”.
Нәкъ тә шушы мәкаләдә әйтелгәнчә булды. Харис туган ягын, аның табигатен, кешеләрне яратты. Халык белән аңлашып яшәде. Социаль яктан авыр хәлле, колхозда хезмәтен куйган абый-апайларга, яшь өйләнешүчеләргә 25ләп колхоз хисабыннан йортлар төзелде. Хисап җыелышларында, бәйрәмнәрдә кочак-кочак бүләк өләштеләр. Шәт, халык моны онытмагандыр.
Капка төбендәге юкәләр дә Харис истәлеге. Бу талларны да Харис 7 яшендә утырткан. Менә бу чәчәкле болыннарда печән чапкан, кырларында иген иккән. Ындыр табаклары да гел яңартылып торылды. Орлык һәм фураж складлары салынды, ындыр табаклары асфальтланды, киптерү, тарту агрегатлары алынды, ябулы ындыр табаклары булдырылды. Ул елларда без – укытучылар төнге сменага эшкә килә идек. Харис та безнең хәлне белеп чыгып китә иде.
Бәрәңге бик үзәкләргә үтте. Арча районы, Казанга якын буларак, шәһәрне бәрәңге белән тәэмин итәргә бурычлы иде. Бәрәңге районда 7000 гектарда игелде, ә бездә 200 гектар. Подваллар кечкенә, анда бар да кул көче белән башкарыла, техника сыймый. Ә 1984 елда 1000 тонна сыешлы җилләткечле махсус бәрәңге саклагыч төзеп чыктылар. Шул ук елны яңа административ бинага күчтеләр һәм шушы матур бина каршына Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларга һәйкәл куелды.
Балалар бакчасы да Харис эшләгәндә 1984 елда төзелде. Ни өчендер, һаман яңартылмый. 300 урынлык мәдәният йортын, Кесмәс елгасындагы күперне 1990 елны файдалануга тапшырдылар. Газлаштыру проекты 1991 елда әзер булып кайтты. Урта мәктәп төзү була планнарында. Әмма 1991 елда Хариска эштән китәргә туры килде. Кемнәрдер гаиләсенә зыян салырга теләде. Ә Харис гаиләсен бар нәрсәдән дә өстен күрде. Алга таба да ул төзелеш эшләрен алып барды. Авыл йортларына газ кертүне алгы планга куйды. “Авыл йортларына газ кертүне тизләтүдә Мөхәммәдиев Харисның хезмәте зур булды”, – дип яздылар район газетасына (“Арча хәбәрләре”, 1997 ел).
Авыл мәчетенә дә өлеше керде. Кайсыдыр авылга барып, андагы мәчетне карап, сызымнарын сызып алып кайттылар. Габделбәр муллага нигез догасы укытып, эшне башлап та җибәрделәр. “Башланган эш – беткән эш”, – ди халык.
Эшләгән эшләре бик күп. 4 авылда да аның аяк баскан эзләре, тир түккән басу-кырлары, төзеткән биналары һәм, иң мөһиме, ул яраткан, аны хөрмәт иткән, “безнең Харис” дип искә алып торган халкы – колхозчылары бар һәм Аллаһыма мең шөкер, балалары, оныклары бар. Эшен дәвам итүче уллары бар.
Лимара Мөхәммәдиева.
Курса-Почмак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев