Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Иске Кишеттә тыл ветераннарын хөрмәт итәләр

    ТАССРның 100 еллыгы,Җиңүнең 75 еллыгы,Арча районының 90 еллыгы уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе ветеран колхозчылар,тыл ветераннары белән очрашулар һәм әңгәмәләр циклы үткәрде

    .Ветераннарыбызның күбесе инде 80 яшьне узган 90ны куып баралар,араларында 90ны узганнары да бар.Аларга күз тимәсен сөбханалла машалла дибез .Бу ак әбиләребез,аксакал бабайларыбыз үз вакытында сугыштан соңгы еллардан башлап,сиксәненче еллар ахырына кадәр колхозда чын мәгънәсендә җиң сызганып эшләгәннәр.Йорт тутырып бала-чага үстергәннәр.Ул вакытта колхозларда барлык эш диярлек кул хезмәте белән башкарылган.Йөкне күп вакытта ат белән ташыганнар.Техника бик аз булган.Хәзерге кебек кибетләрдә бар нәрсә дә тулып ятмаган.Эшкә киткәнче иртәнге өчтә торып ипине пешереп,мунчаны ягып,томалап киткәннәр.
       Шундый тыл ветеранының берсе Гөлбостан Вәлиуллина.Ул 1931 нче елның 5 февралендә Иске Кишет авылында дөньяга килә.Гаиләдә ничә бала идегез дигән соравыма ул минем,биш дип яз диде.Алар күп булган инде,күбесе кечкенә вакытта төрле авырулардан үлгән диде.Әле үзеннән олы апасының да исән булуын әйтеп куанды.1941 нче елның 22 июнендә  Бөек Ватан сугышы башланган көнне әтисе үлеп китә.Гөлбостан апай 14 яшеннән колхозда эшли башлый.Башта сарыклар карый,аннан бригадта төрле эшләрдә эшли.1956 нчы елда Әхәт абыйга кияүгә чыга.Алар өч бала тәрбияләп үстерәләр.Бу колхозның “Спартак”,”Жданов”исемен йөрткән чаклары була.Ул заманда бөтен кеше бер төсле яшәде.Күрше Суфия апай белән белән бик тату яшәдек,ди ул.Аның кайнанасы Фәриха апай (Гани Сафиуллинның бертуган абыйсы Габдрахманның хатыны) чәй куеп торыр иде.Суфия апай,Хәтимә белән бергәләшеп бик күңелле итеп яшәдек,эшләдек.Ирем Әхәт колхозда ат җигеп эшләде.Безнең заманнар килә күрмәсен берүк.Җыллар тыныч булсын да,шушы рәхәт тормыш барсын иде ди ул.Өй җылы,мичкә ягасы юк.Колхозда 57 яшьтә дә бәрәңге чүпләп йөрдем әле мин.Гөлбостан апай бер дә тик тора белми.Чиста-пөхтә.Өйгә керсәң кая басыйм икән дип торасың,бар җирдә тәртип.Ул әле вакытлы матбугат белән дә танышып бара,телевизордан киносын да калдырмый,догаларын укып изге теләкләрен тели.2015 елда музей ачылу тантанасында Шәһри Казан газетасында басылып чыккан фотосын да кадерләп саклый.Менә шундый инде ул безнең Гөлбостан апаебыз.Үз чиратыбызда без аңа сәламәтлек,хәерле-бәрәкәтле гомерләр теләп калабыз.
       Ветеран колхозчы Әхмәтгалиева Ясминә Нургали кызы 1935 нче елның 9 июлендә Яңа Мәңгәр авылында дөньяга килә.Әнисе Саҗидә исемле.Ясминәгә 6 яшь булганда сугыш башлана.Әтиләре Нургали сугышта үлеп кала.Яңа Мәңгәр башлангыч мәктәбендә Гайнетдинова Хәтимә апа укыта аларны.(Абдуллин Дамир абыйның әнисе.)Мәктәп укучыларын Хәтимә апа колхоз эшенә дә алып чыга.Ул елларны колхоз председателе Шакир абый иде.Җыелышларда шул эшкә чыккан балаларның күңелен күрә иде.Кечкенә генә бүләкләр:каләм сабы,кара савытлары ,каләмнәр бирә иде дип ,күз яшьләрен сөртеп куйды Ясминә апа.Аннан Олы Мәңгәр мәктәбендә 7 классны тәмамлый.
       Безнең Казанда үзебез салган йорт бар иде.Сугыш башлангач ул йортыбызны авылдагы бер йорт белән алыштырдык.Утын булмагач ул йортны сүтеп ягарга туры килде.Мин күбрәк әби белән бабай тәрбиясендә үстем.Алар миңа бик яхшы тәрбия бирделәр.Аллага шөкер бәхетем булды.21 яшемдә Иске Кишет егете Галигә кияүгә чыктым.62 ел бергә тату гомер иттек.Бик акыллы кеше булды.Әнеки Марзия исемле иде,бик әйбәт тәрбия биргән аларга.Яланаяк су китерә торган идем дип сөйли иде.Галинең вафатына 2 ел була.Ясминә апа Яңа Мәңгәрдә фермада бозаулар карый.Иске Кишеткә төшкәч тә шул эшен дәвам итә,сыер да сава.Күтәреп ташып ашаттык ферма сыерларына да.Сабантуена да бара алмаган вакытлар булды.Бер елны сабантуе көнне сыерларга салам селкеп ашаттык,ди.Әтнә районы иде ул вакытта.Колхоз председателе Әтнәнеке Гәрәев Абдулла исемле кеше иде.Безнең заманны сөйләп бетерә торган түгел,хәзерге заманның рәхәтлегенә адәм чыдый торган түгел диде Ясминә апа.Бүгенге көнем Аллага шөкер рәхәттә.Улым,киленем оныкларым,оныкчыкларым,барлык балаларым бик яраталар,тәрбияләп торалар.
       Тагын бер тыл ветераныбыз Арсланова Гөлбәгыйрәм Вәлиулла кызы 1931 елның 11гыйнварында Иске Кишет авылында туа.Әнисе Гөлзәйнәп исемле.Гаиләдә исән калганнары 5 бала.Әтисе Вәлиулла 1937 елда үлә.Мин әтине әз генә күреп калдым.Әнинең имчәк баласы Илдар бар.Әти авырта,әни җылый.Син үлсәң Вәлиулла мин ни хәл итәрмен ди.Үлде шул әтиебез.Күз алдымда табадагы суда  каз бәбиләре коенып йөри.Әни үзе юды әтине.Калдык шулай өелешеп бер әни җилкәсендә.Әни бик тырыш булды.Сыерны бетермәдек.Арба да калмады,чана да калмады.Кайда салам,кайда кибәк,ничек булдыра алдык шулай ташып ашаттык сыерга.7 км роща урманына менә идек ботакка.Берсендә шулай урман каравылчысы Шихмери Сафасы әнинең балтасын алып калды.Шул балтага әни ике мәртәбә менде,бирмәде.Өченчесендә менгәндә генә бирде.Икенче менеп йөрмәгез дип кычкырып калган.Югыйсә әти белән Казанда бергә дә эшләгән икән үзе.Кеп-кетекидән үзебезнең бөтен бакчаны кул белән китмәнләдек.Утыртырга бәрәңге юк.Шуннан,элек Гөлҗиһан апайлар бар иде,Габделхәйләр йорт урынында.Аның бөтен бакчасын китмәнләдек.Аннан бәрәңге алып үзебезнең бәрәңгене дә утырттык.Ул елны Гөлҗиһан апайларның бәрәңгесе бик иртә шау чәчәк атты.Әй шуларның бәрәңгесен басып чыктылар бит...Пүчинкә элек бик зур иде ул.Күләй карчыгы бар иде. Әни аңа су китерә иде.Шул карчыкны үтереп чыктылар.Хәдичә апайны,әниләр эшкә барганда ник чыкмый икән бу дип тәрәзәдән карасалар... Аның өе 3 тәрәзәле иде.Түрдә ике тәрәзә,ишек алды ягында бер.Шул тәрәзәсен каплап куйганнар.Әдһәм исемле кеше була ул.Аның әтисе май җыя иде.Бәдерниса апай юлдан кайтканда Әдһәм ямь- яшел бишмәтне киеп китеп барышы була.Шул Хәдичә апайның да бакчасын китмәнләп утырта идек.Борчак чабулар дисеңме.Гөлбәгыйрәм апай сөйли дә сөйли,язып өлгереп булмый.Бу бит авылның тарихы.
       28 елгы  Нургали абыйны армиягә алдылар,ләкин йөрәге авырту булгач кире кайтардылар.Абый Казанга китте,мин аның урынына Сабага Явлаштауга урман кисәргә киттем.Өч ай урман кистем.Әни өч ипи,бәрәңге катырып бирде,19 кием чабата.Боларның барысын бер капчыкка тутырдык.Кыш көне.Сафиуллин Газиз абыйның сеңлесе Сафия апай белән урман кистек .Колач җитмәслек агачларны кул пычкысы белән кистек.Ул арада пычкы кыса,чөй кагабыз,ботак  ягып аякны җылытып киләбез.Торырга мунча хәтле генә өй бирделәр.Алышынмасын өчен төрле бау бәйләп,кибәргә чабаталарны  мичкә тутырабыз.Урман 3 км.Кулазакка утырып барабыз,курыккан кеше утырмый. Кулазак-урманнан агач чыгара торган чана икән ул.Ашарга юк.Садыйк Мәхмүте бер телем ипи алып керә.Безнең авылдан 5 ир кеше бар иде.Мидехәт абый,Сафа абый( Җәүһәр апайның ире)Халыйк абый.Халыйк абый бер табак кына шулпа әзерләп бир ди.Ул шулпа суга туглаган он.Бер аякка(тәлинкә) үземә дә алып калырга куша.3 айдан авылга кайтырга чыгалар.Шәмәрдән урманыннан Арчага җәяү кайталар.Кичкә кайтып җитәләр.Иске Кишеткә урман эчендәге юлдан кайталар.Урман каравылчысы өенә кереп ял итәләр.Урман читенә чыксалар 3 бүре утыра.Инде булмый кайта алмыйбыз дигәндә,бүреләр берә-берәм таралалар.Авылга төнге сәгать 12дә кайтып керәләр.Нургали абыйсы өйдә булмый,дусты тегермәнче Җиһаншаның Гыйльметдин исемле малае белән каядыр чыгып киткән була.Ул арада төш күрә:Нургали абыйсы су савыты өстенә шырпы куеп чыгып китә.Әнисе бу төшне юньлегә түгел ди.Шулай итеп абыйсы Нургали йөрәк өянәгеннән үлеп китә.Өебез бик биек иде,7 баскычлы.
       Гөлбәгыйрәм апа фермада эшли,сыер сава.1950 елларда Нурмый абый ферма мөдире иде.19 сыерны кул белән савалар.1952-53 елларда Габитов Хәбибрахман ферма мөдире булды.
       Гөлбәгыйрәм апаның тормышында зур вакыйга,аны Мәскәүгә съездга делегат итеп тә сайлыйлар.Бу 1952-53 еллар тирәсе була. Комыргуҗа,Бәрәзә,Бәрәскә авылларыннан 8 кеше баралар.Җитәкчеләре Фәйзи абый Галиев була.Безгә шул вакытта акчалар да бирделәр.Без акчаны кысып тотканбыздыр инде.Шунысы бер дә күз алдымнан китми ди ул көлеп,без су белән булки ашап утырабыз,Фәйзи абый әфлисун…Мәскәүдә берәр атналап булалар.3 кг он,керосинка алып кайта ул Мәскәүдән!
       1957 елда Әсфәндияр абыйга кияүгә чыга.3 бала тәрбияләп үстерәләр.Тәбрисне тапкач та фермага эшкә мендем,ди ул.Ул заманда бит бала карап өйдә яту юк.Шулай берзаман,әнигә менеп төшәм дип киттем.Арттан кайнанам кычкырып калды,әниеңдә бәбиләп ятма тагы дип.Күпергә генә җиттем,алга да бара алмыйм,артка да.Ничек кирәк алай өенә кайтып җитә.Хәзерге замандагы шикелле скорый да юк.Әсфән атка утыртып алып чыгып китте.Шунда юлда бәбәйләсәң.Шөкер Аллаһка исән-имин барып җитәләр.50 сутый борчак та чаба ул йөкле килеш.Бригадир бүлеп куйган,бернишләр хәлең дә юк.Урак белән тарта-йолка,тәки эшләп бетерә.Гөлбәгыйрәм апа шундый күңелле итеп сөйли,ул сөйләгәннәрне язмыйча һич мөмкин түгел.Укучыга да әзрәк күңелле кирәк бит инде.
       Гөлбәгыйрәм апа баз мөдире булып та,тирес катыруда да,бригадта төрле эшләрдә дә эшли.Элекке заманны Аллаһы Тәгалә күрсәтмәсен,сугышны да күрдек,әчлекне дә күрдек.Ул заманны яшьләр күрмәсен!Сугышлар булмасын!Балаларым хөрмәтендә яшим ди ул!
       Ветеран тәрбияче Гыймадиева Сөембикә Рәхмәтулла кызы.1939 елда Иске Кишет авылында туа.Гаиләдә 9 кыз бала булалар.1960 елларда авыл клубының кызыл почмагындагы китапханәдә эшли.Ул чорда да китапханәче агитатор була.Халык белән төрле темаларга лекцияләр,телдән журнал чыгарулар үткәрәләр.1962 елда Иске Кишеттә китапханә бетә һәм ул Яңа Кишет авыл китапханәсенә йөреп эшләп,ике авылга да хезмәт күрсәтә.Читтән торып Алабуга мәдәният училищесын тәмамлый.Аннан күп еллар,пенсиягә чыкканчы балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Әле юньләп сөйләшә дә белмәгән бик күп буын балаларны шигырь сөйләргә,биергә,җырларга,үз-үзен тәртипле итеп тотарга өйрәтә.Чын мәгънәсендә аларның икенче әниләре була.Алар арасыннан күпме атаклы кешеләр чыккан.Сөембикә апа әле әлһәмдүлилләһ бер дә картаерга ашыкмый.Китаплар укый,вакытлы матбугат белән танышып бара.
       Күп авырлыклар күргән өлкән буын вәкилләре беркайчан да төшенкелеккә бирелми.Һәрчак хөр күңелле,булганына шөкер итеп яшиләр.Аларга какшамас сәламәтлек,хәерле-бәрәкәтле гомерләр теләп калабыз.
    Иске Кишет авыл китапханәсе мөдире Гөлфия Габитова.

    Реклама

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: