erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Иске Муй авылыннан Лилия Нигъматуллина иҗаты

Курса-Почмак “Кояшкай” балалар бакчасы мөдире Лилия Нигъматуллина иҗат җимешләре белән уртаклашты

Каршыгызда басып тора,
Татар кызы-
Авыл баласы,
Зур өметләр белән алга барам
Чынга ашырасы иде теләкне.
Балаларга белем итеп-
Татар телен укытасы.
Дөрес итеп сөйләшергә,
Язырга өйрәтәсе.
Бармак уеннары белән-
Такмаклар өйрәтәсе.
Татар әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәтәсе;
Кече яшьтән житкерәсе иде...
Белем итеп биреп балага,
Торле телле балалар да
Сөйләшсеннәр иде татарча!
                                                 

 Язгы халәт
Нинди матур булып кояш чыгып килә
Нинди матур булып таң ата,
Яз кояшы якты нурлар белән
Куңеләрне безнен җылыта.
Куңеләрдә яңа хисләр туа,
Яңа тормыш янә башлана- 
Сабый бала яңа туган кебек
Табигатьтә йокысыннан уяна.
Матур булып умырзая чәчәк ата,
Сары чәчәк ата кырларда-
Агачлар да бореләрен бортеп
Яшел яфракка эйләнә.
Тэрәзәне ачып бер исник без-
Тузанланып искән яз җилен,
Язгы җилләр алып килсен иде
Котеп алган җәй аен.

***

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гашыйклар көне бүген,
Яратканнар бәйрәме
Һәммәгезгә бүләк итәм
Матур чәчәк бәйләме!
Йөрәк бүләк итәр идем
Үземә берәү генә.
Җан җылымны җибәрәмен
Кабул итегез менә!
Гашыйк булыгыз дөньяга -
Чәчәкләргә, гөлләргә...
Сез дусларым чәчәк кебек,
Үзегез бер гөлләммә!
Туар таңга гашыйк булыйк,
Елмаешып күз кысыйк.
Сөйгәннәрне онытмыйча
Җитәкләшеп алга барыйк.
Изге теләкләрне телик,
Гашыйклар бәйрәмендә
Күмелеп яшик хәркөнне, ярату сүзләренә!

Кыр казлары.
Кыр казлары оча, килә безнен якка
Каңгылдашып сәләм биреп үтәләр,
Без дә куллар болгап каршы алыйк -
Җәй буена алар киләләр.
Кыр казлары килә, оча безнең якка
Рәт,рәт булып алар очалар,
Матур, тыныч язлар, җәйләр,
Алар безгә алып киләләр!
Күк йөзләрен ямьләндереп
Очасыз сез, аяз күкләрдә
Якты, матур, тыныч хәбәрләрне
Алып киләсездер безнен якларга!
                                         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X