erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Ихтирамга лаек кеше ул!

Яңа Кенәрдән Габделбәр Сабиров яза.

Сүзем бөтен язмышын, хезмәтен авыл халкына багышлаган Илдар Мөхәммәт улы Хәбибрахманов турында. Илдар 1964 елның 17 гыйнварында Яңа Кенәр авылында төпчек бала булып дөньяга килә. Әнисе Равилә апа 4 бала таба. 3 ир бала һәм 1 кыз. Әтисе Мөхәммәт абый Яңа Кенәр совхозында управляющий булып эшли. Әнисе Равилә апа балалар бакчасында тәрбияче. Илдар тәртипле, тырыш, хезмәт сөючән, спорт ярата торган бала булып үсә. Өйдәге йорт эшләренә дә булыша. Кечкенәдән техниканы ярата. Мәктәп биргән тракторчы-машинист таныклыгы белән Яңа Кенәр совхозында 1 ел механизатор булып эшли. Армиядә хезмәт иткәннән соң Яңа Кенәрдә төпләнеп кала. Әти-әнисе белән яши. Яңа Кенәр совхозында шофер экспедитор, баш инженер, директор да булып эшли. Читтән торып Тукай совхоз техникумын тәмамлый.
1986 елда Рөстәм кызы Мөслимә белән гаилә корып җибәрәләр. Мөслимә Әтнә районы Кызыл-Утар авылы кызы. Арча педагогия училищесын тәмамлагач, 1984 елда юллама белән Яңа Кенәр интернат-мәктәбенә эшкә килә. Укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. Читтән торып Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Ике бала тәрбияләп үстерәләр. Икесе дә (ул һәм кыз) югары белем алалар. Алар бүген үз тормышлары белән яшиләр. 4 оныкдары бар.

Илдар 1999 елда Яңа Кенәр коммуналь хуҗалыгына баш инженер итеп күчерелә. 2008 елда генераль директор итеп билгелиләр. 2014 елда үзенең оешмасын - “Яңа Кенәр коммуналь хезмәтләр” ширкәтен ача.

Бернәрсәсе булмаган оешмасына ул техникалар ала. Хәзергесе вакытта унлап техникасы бар. Оешма нинди генә хезмәтләр башкармый. Кышын Яңа Кенәр авылының 21 урамын, тротуарларын, оешмалар ишегалларын, авыл җирлегенә кергән 9 авыл урамнарын кардан чистартып тора. Җәен юлларга таш салалар, күперләрне карыйлар, сулыкларны бииләр, елга буйларын чистарталар, зиратларда зур агачларны кисәләр, чистарталар, тимер рәшәткәләр коралар, үләннәрне чабалар. Хуҗалыкларда шулай ук куркыныч тудырып торган карт агачларны кисәләр. Хуҗалык калдыкларын, иске йорт җиһазларын полигонга илтү өчен трактор арбалары куя. Ул хезмәтләр санап бетергесез. Оешмага ярдәм сорап гел мөрәҗәгать итеп торалар. Илдар берәүнең дә үтенечен кире какмый, мөмкинлектән чыгып ярдәм итщргщ тырыша. Җитәкчелек тә хезмәтен күрә, бәяли. Бүләкләре бихисап.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кайда гына эшләсә дә, үз эшен намус белән, зур җаваплылык тоеп, җиренә җиткереп башкара. Шуңа күрә дә авыл халкы Илдарны ихтирам итә.

Әле менә яңа гына Илдар 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Илдар Мөхәммәтович! Алга таба да исән-сау булып, тигезлектә, балалар бәхете белән яшәргә һәм халыкка хезмәт итәргә язсын!

Габделбәр Сабиров, Яңа Кенәр авылы ветераннар советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X