erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Изге теләк, дога белән генә барыр юлларыбыз яктырыр

Мәдәният йортыбызда,ике өлештән торган искеткеч матур кичә үткәрдек.

Беренче өлеш:Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланып,Маулид ае буларак ,маулид кичәсе үздырдык.Кичәбезгә Арча районы ,мөслимәләр берлеге рәисе Рая абыстай һәм аның группасы (Арча районы авыл абыстайлары,мөгаллимәләре,мөнәҗәтчеләре)килделәр.Сәхнәдән искеткеч үтемле итеп, вагәзьләр, мөнәҗәтләр,шигыйрлар сөйләделәр,бу чыгышларны һәр берсен,килгән барлык кунаклар бик җылы кабул иттеләр.Зур рәхмәтләребезне ,килгән барлык кунакларыбызга,катнашучыларыбызга җиткәреп калабыз.Бергә булыйк,бердәм булыйк,илләребез,җирләребез тыныч ,күкләребез гел аяз,күңелләребез күтәренке булсын.

Бәйрәмебезнең икенче өлеше,мул табын артында дәвам итте. Өлкәннәребезне котлап,Арчадан "Яшь йөрәкләр"халык ансанбле кызлары килделәр.Үзләренең матур чыгышлары белән барлык кунакларны да күңелләренә дәрт өстәделәр,олы яшьтә булуларына карамастан, берсеннән берсе оста башкаручылар,бәйрәмебезне ямләндерүчеләр булдылар.Килгән барлык кунакларга,артистларыбызга,табынга көче кергән,күчтәнәч китерүчеләрнең барсына,финанс ярдәм итүче җитәкчеләребезгә чын күңелдән рәхмәтләребезне белдерәбез,Аллаһ разый булсын барыбыздан да

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тәнзилә Вәлиева

#Ташкичусдк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X