erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Каенсар авылында «Могҗизалар кыры» уены узды

Әлеге айның иң матур, иң олы бәйрәме — 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне. Шул уңайдан бүген Каенсар авылының иң уңган, иң тапкыр, иң булган хатын кызларыбыз белән чәчәкле могҗизалар кырына сәяхәт иттек

Уенда катнашучыларны "Каенсарский Якубович" Каенсар авыл клуб мөдире Энҗе Сафина серле чәчәкләр иленә алып кереп китте.

1 турда 65 окчо җыеп Хәмидуллина Зөлфирә җиңү яулады, Әфәрин! Калганнары да бик көчле уенчылар иде, нишлисең бәхет эше.

2 турда авылыбызның иң җитез апалары катнашты , 160 очко җыеп Гараева Гөлфия апа финалга чыкты.

Өченче турга авылыбызның өлкән буын апалары үтте. 75 очко җыеп Сәвия апа алдагы турда уйнау хокукына ия булды. Уенда катнашучы апаларыбызның берсе дә буш кул килмәгән, алар монда да үзләренең осталыкларын, уңган хуҗабикәләр икәнлекләрен күрсәттеләр. Аллаһының чиксез рәхмәтләре булсын сезгә хөрмәтле хатын кызларыбыз.

Шулай ук һәрберсе авылдашларга  музыкаль сәламнәрен җыр, шигырь аша юлладылар. "Могҗизалар кыры" уенының җиңүчесе булып авылыбызның ак яулыклы ак әбисе Сәвия апа Газизова танылды.

Китапханәче "Татар әдәбиятында хатын-кыз образы"- исемле күргәзмә белән таныштырды, тамашачылар белән викторина оештырды,бердәм булып табышмак-сорауларга җаваплар бирделәр, биремнәрдә теләп катнашып призлар оттылар. Матур бәйрәм кичәбезгә Фирдинә Шәйхиева, Илдар Газизов, Фәния Гибеева матур җырлары белән ямь өстенә, ямь өстәде. Олы рәхмәтләребезне җиткерәбез аларга.

Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба. Бу матур бәйрәм көнендә безнең ихлас котлауларыбызны кабул итегез.Язгы гөрләвекләр сезнең тормышыгызга җылылык, саулык-сәламәтлек, эшегездә уңышлар, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф, бәхет алып килсен! Күкләребез аяз, дөньяларыбыз тыныч булсын!

Яңасала авыл китапханәчесе Фәридә Борһанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев