erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

“Камский Артек” лагеренда булып кайттык

Август аенда безнең яшь инспекторлар төркеме Түбән Камада урнашкан “Камский Артек” лагеренда булып кайтты.

Лагерьда “Куркынычсыз тәгәрмәч – 2023” бәйгесендә катнашкан Татарстан Республикасының яшь юл хәрәкәте инспекторлары командалары өчен профильле смена һәм “Мин ЮИДны сайлыйм” форумы узды. 200дән артык егет һәм кыз катнаштык.
Һәр көнебез иртәнге зарядкадан башланды һәм флешмоб белән тәмамлана иде. Вожатыйлар бер генә минут та тик утырырга ирек бирмәделәр. Төрле квестлар, бәйгеләр узды, ребуслар чиштек, видеороликлар төшердек. Безнең янга төрле кунаклар килде. “Беренчеләр хәрәкәте”  Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтен оештыручылар, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, “Free Riders” мотоберләшмәсе вәкилләре белән очрашулар оештырылды. 
Иң ошаган чараларның берсе “Серебряная спица” бәйгесе булды. Әлеге ярышта без юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча белемнәрне сынадык һәм велосипедта йөрү буенча осталыкларны күрсәттек. Кызлар арасында мин өченче урынны яуладым. 
Тик бу күңелле вакытлар бик тиз узып китте. Төрле уеннар һәм истәлекле бүләкләрдән тыш, бу лагерьда без бик күп яңа дуслар таптык. Шундый кызыклы ял өчен мин укытучыбыз Лилия Ринатовнага бик зур рәхмәтемне әйтәм. Киләсе елга тагын барачакмын. Рәхмәт ЮИД! Рәхмәт “Камский Артек”.

Арчаның 1нче мәктәбе “БеРКуД” яшь инспекторлар отряды әгъзасы Лиана Гыйззәтова

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тагын барачакмын!
Бу җәйдә мин “Камский Артек” балалар лагеренда булдым һәм әле дә аннан алган тәэсирләрне оныта алмыйм. Бик күп яңа дуслар белән таныштым. Без уртак чат булдырдык һәм бүген дә анда аралашып торабыз.
Лагерьда катгый кагыйдәләр һәм режим иде, ләкин гаджетларның булмавы безгә вакытны күңелле үткәрергә комачауламады.
Иң ошаган һәм көтеп алган чара ул “Free Riders” мотоберләшмәсе вәкилләре белән очрашу булды. Байкерлар безгә осталык дәресләре уздырды. Алар безгә һәр мотоциклчының юлда килеп туган вәзгыятьне анализлый, юл хәрәкәтендә катнашучыларның хаталарын алдан күрә һәм юл-транспорт һәлакәтен булдырмый калу җаен таба белергә тиешлеген аңлатты. Мотоциклчының махсус киемнәре белән таныштык. 
“По дороге с улыбкой” дип аталган КВН да миңа бик ошады. Юл йөрү кагыйдәләре темасына багышланган мәзәкләр, кызыклы чыгышлар әзерләдек. Сәхнәдә чыгыш ясадык. Тик әлбәттә, бу шаярулар сәхнәдә генә калды, барыбыз да юлда шаярырга ярамаганлыгын онытмыйбыз.
Ялыбызның соңгы көнендә уздырылган зур учак янында җыелып утырулар аеруча истә калды. Бу кичтә барлык кызлар да елады. Чөнки бу саубуллашу көне иде. Кыска вакытта гына булса да, яратып өлгергән вожатыйлар, яңа дуслар, лагерь белән саубуллаштык.  
Тик күңелсезләнергә ярамый. Алда безне якты юллар көтә. Иң мөһиме бу юллар куркынычсыз булсын. 
Әгәр дә бу лагерьга тагын бер тапкыр барырга мөмкинлек булса, мин барачакмын!

 Арчаның 1нче мәктәбе “БеРКуД” яшь инспекторлар отряды әгъзасы Әмир Яруллин
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X