Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Казаннан Кушлавычка чаңгыда кайтканнар

    Кушлавычтагы Г.Тукай музей--йорты җитәкчесе Ләйлә Мәхәммәтшина бик кызыклы хат язган.

    Кушлавыч авылында Г.Тукай музее тарихы битләреннән...

          Кушлавыч авылында  бай китап фонды булган  китапханәнең тарихы 1946 елдан башлана. Шушы вакыт эчендә китапханәчеләрнең ничәмә ничә буыны алмашынган, китапханәләр аша күпме укучы узган, күпме китап, газета-журнал укылган. Күпме китап укучыларыбыз үзләренә рухи азык, белем алган, күпме кешеләрнең тормышында китап зур  ярдәмче булган,  тормыш юлында адашканнар  китаплардан  яшәргә көч тапкан.    

        1946 елда авыл мулласы Мөхәммәткасыйның( язучы Әнәс Галиевнең әтисе) Фатыйх исемле улына дип салынган яңа йорт бурасын, колхоз идарәсе, клуб һәм бер бүлмәсен уку йорты итеп салалар. Кышын шунда ук ашлык та саклаганнар. Ул  елларда китапханәгә  Г.Тукай исеме бирелә. Анда китапханәче булып Анна, Гәнҗә исемле керәшен кызлары эшләгәннәр.

          Кушлавычта Г. Тукайның истәлеген мәңгеләштерү эшләре 1956 елда, шагыйрьнең тууына 70 ел тулу белән бәйләнештә башланып китә. Шагыйрьнең нигез урынында 21 нче сентябрьдә һәйкәл( сынчысы И. Новоселов) куела. Һәйкәл артындагы бушлыкка китапханә өчен яңа бина төзелә башлый. 1959 нчы елда яңа китапханә сафка бастырыла. Китапханә яңа китаплар белән баетыла, яңа җиһазлар кайтарыла.

        Беренче китапханәчеләр Зыятдинова Фәүзия, Гайнетдинова Мәүлиха, Садыкова Рита, Шакирова Венера, Аскарова Наҗия яңа китапханәне  китаплар белән баету , җиһазлау өстендә тырышып эшлиләр. Тукайның һәйкәлен карап, чистартып торуны китапханәчеләр үз өсләренә алалар. 1959 нчы елның декабрь аенда Хәсән Туфан җитәкчелегендәге язучылар төркеме килеп, китапханәнең бер бүлмәсендә Габдулла Тукайның музей-бүлмәсен ачалар. Китапханәчеләр дә музей экспозициясен төзүдә актив катнашалар.

       1961 нче елда китапханәче булып  Мортазина Мөхтәрәмә апа эшли башлый. Ул читтән торып укып Алабуга культура- агарту техникумының китапханә бүлеген тәмамлый. Г.Тукайның һәйкәлен, китапханә  әйләнәсен Мөхтәрәмә апаның ире Альбек абый тимердән челтәрләп үрә. Мөхәммәтгариф мулла каберенә чардуганны да Альбек абый ясап куя. Мөхтәрәмә апа озак еллар эшләү дәверендә, китапханәгә укучыларны күбрәк тарту, әдәбиятка кызыксыну уяту максатында яңа ысуллар кулланган, мәдәни чаралар оештырган.

        Республикабызның танылган язучылары, күренекле кешеләре – Хәсән Туфан,Сибгат Хәким, Зәки Нури, Самат Шакир, Радик Фаизов музейның даими кунаклары булганнар. "Атаклы кешеләр тормышы" сериясендә басылып чыккан "Габдулла Тукай" исемле китабына материаллар туплау өчен И. Нуруллин күп тапкырлар Кушлавычка кайта. Мәктәп укучылары да шагырьнең беренче музее белән танышу өчен, Кушлавычка бик еш килгәннәр. Рита апа Садыйкова истәлекләреннән: “ Менә инде кич якынлашып килгәндә, музейга чаңгыларда шуып, балалар кайтып төштеләр. Аларны Казанның Нагорный бистәсендә укытучы булып эшләгән сеңлем Луиза Садыйкова алып кайткан иде. Шул вакытта идән юучыбыз Камәр апа Вәлиева, өеннән күп итеп бәрәңге пешереп алып килеп, балаларны ашатты.”

         1965 елның 13 июнендә Казан шәһәре Совет районы культура сарае каршындагы Татар халык театры коллективы Әтнәгә спектакль куярга кайтканда Г.Тукай музеенда булалар. “Без бөек шагыйребезнең туган авылын, музеен, китапханәсен күптән күрергә тели идек. Менә без бу бәхеткә ирештек, әйтерсең лә без шагыйрьнең үзе белән очраштык. Монда булу  бездә якты истәлекләр калдырды. Музей һәм китапханә мөдире М.Мөхтәрәмә якты йөз белән каршы алуы белән безне куандырды. Ишек аллары чәчәккә күмелгән, әллә кайдан ямь биреп тора. Истәлекләр белән таныштыруы өчен рәхмәт белдерәбез аңа” – дип язып калдыралар алар истәлекләр китабына.

       Китапханәдә озак еллар эшләп, Мөхтәрәмә апа 1995 елның ноябрендә  лаеклы ялга чыга, аны Шагиева Фәридә алыштыра.

         Габдулла Тукайның тууына 90 еллыкка, Кушлавыч авылында 1976 елда Тукайның музей-йорты ачыла. Китапханәдәге экспонатлар да шунда күчерелә. 1986 елда, шагыйрьнең тууына 100 ел тулу уңаеннан, музей экспозициясе үзгәртеп корыла. Габдулла Тукайның 110 еллыгына китапханә декоратив такта белән тышлана, газ кертелә.

        2001 нче елның апрель аеннан китапханәгә эшкә Фәттахова Рәмзия килә. 2008 нче елда китапханә Кушлавыч төп гомүмбелем бирү мәктәбенең бер бүлмәсенә күчеп эшли башлый.  1959 елда төзелгән китапханә бинасы бүгенге көндә буш тора.

        1996 елда, Г.Тукайның тууына 110 ел тулу уңаеннан,Тукаевларның музей-йорты яңадан торгызылды. Алты почмаклы йортта урнашкан экспозиция шагыйрьнең әти-әнисенең йорты белән таныштыра. Экспозициядә Арча районы авылларыннан тупланган XIX-XX гасырларга караган көнкүреш предметлары, авыл тарихын бәян итүче, Кушлавыч авылында яшәгән мөселман дин әһелләре, Тукайның әти-әнисе һәм башка туганнары турындагы архив документлары, фотосурәтләр урын алган. витринада шагыйрьнең әнисенең шәхси әйберләре куелган. Г.Тукай иҗатын яратучыларны музейда көтеп калабыз. 

     Тукаевлар гаиләсе музей-йорты хезмәткәре Ләйлә Мөхәммәтшина.

    фотода китапханәче Мөхтәрәмә апа Мортазина һәм аның ире Альбек. Альбек абый Тукайның әтисенә чардуган ясаган кеше. Өчәү төшкәнендә сулда -- Арчадана язучы Радик Фәизов.

     

      

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: