Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Кемнең кемлеге авырлык килгәндә беленә

    Хөрмәтле редакция! Минем күптән язганым юк, мин өске киемнәр тегүчесе идем, 38 ел үз һөнәрем буенча эшләдем. Кәгазь, ручкалар белән язарга безнең вакыт юк иде. Менә бу тетрәнү мине язарга мәҗбүр итте. Гел бер һөнәр белән эшләгәч, “Хезмәт ветераны” исеме бирелде. Үзем турында менә шулар инде. Миңа 74 яшь тулды.

    Җәйге бер көнне мин табигать белән очрашырга киттем. Ак каеннар, чыршылар арасында йөрдем, тау өстеннән су буен, үзем көтү көткән җирләрне күзәттем. Югары су буе, көтү йөргәнлек белән искиткеч чиста, ерактан алар урманны хәтерләтә. Яр буйлап чишмәләр тибеп чыккан. Әнә кыр үрдәкләре чумып-чумып азык эзлиләр. Мин аларны күрәсем килеп, таудан төшәм. Ара ерак булса да, сизенделәр, очып киттеләр. Әниләре белән 11 үрдәк. Аллага шөкер, барысы да исән-сау икән, дим. Ә аңарчы  мин аларны, иртә белән суга төшкән җирдән, кечкенә вакытта күп мәртәбә күрдем. Якын килгәч камышлыкка качалар иде.

    Юл уңаеннан каен себеркесе җыйдым. Һәм әзер мунчага киттем. Яңа себерке белән чабындым, юындым, коендым, сөртенергә ялдына чыктым. Аннан берни хәтерләмим, аңны югалтып егылганмын. Ишек алдына чыккан улым күтәреп алып кайтты. Әле ярый ишекне бикләмәгәнмен. Аякларга басып булмый, төне буе бозлы ит куеп чыктым. Иртәгесен фельдшер Илсия беренче ярдәмне күрсәтеп Арчага алып китте. Анда Айрат Шакирович  ярдәм күрсәтте, ике аяк та бер үк җирдән сынган, ул дәвалау курслары билгеләде.

    Чигереп булса да әйтим. Мин фермада эшләгәндә имгәнгән идем, кинәт кулым каерыла иде. Ә Айрат оста, үз урынына утырта, хәтта Казанда да утырта алмыйча иза чигәләр иде. Беркайчан да каты бәрелмәс, җылы сүзләре белән сине тынычландыра һәм үз эшен эшли. Аннан соң да Илсия тиешле укол, бәйләүләр ясап торды. Участок шәфкать туташы Зөлфия дә бик әйбәт безнең. Тиешле даруларны үз вакытында яза. Авырулар өчен җан атып, ихлас күңелдән эшли. Барлык шәфкать туташларына, мине дәвалаган табибларга чын күңелдән рәхмәт, исән-сау эшләсеннәр.  Менә шулай аяклар гипста, бер нишләп булмый. Шушы авыр көннәрдә күршем Гөлсәрия ярдәмгә килде. Көнгә 2–3 тапкыр кереп эшләрне эшләп чыга иде.

    Улым да авырый башлады. Бәрәңге алынмаган, бакча тулы яшелчә. Абзарда үгез, тавык-чебешләр. Күршеләр укытучы Роза һәм Гөлнур көн дә диярлек янәшә булдылар. Рәкыйп, Ләйсән һәм Люция, Гөлйөзем, Нурлыхода барысы да  ярдәм итте.

    Арчадагы сеңлемнең кызлары, кияүләре бәрәңгене алдылар, базга аралап салдылар. Апаздагы туганнан-туган сеңелләрем Алсу, Ризидә, Зөлфия, Казаннан  Гөлүсә, Гөлфия  берничә тапкыр килеп булышып киттеләр.

    Реклама

    Үзеңнең туган авылыңда, туганнарың, яхшы күңелле күршеләр арасында яшәү бик зур бәхет икән. Мин хәзер аякка бастым инде. Олы яшьтә үз аягыңда йөрү, үзеңә-үзең хезмәт күрсәтү – бу безгә Аллаһы Тәгаләнең бүләге. Мин авылдашларыма, башка кешеләргә бәхетсезлек килмәсен, дип телим. Барыгызга да рәхмәт!

    Венера Фатыйхова.

     Түбән Пошалым

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: