erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Киләчәк алдынгылар кулында

Бу көннәрдә Арча районы мәктәп-көллиятләрендә “Алдынгылар советы” сайлаулары узды. «Алдынгылар Советы» - укучылар һәм студентлар үзидарәсенең яңа органы, анда активистлар мәктәп тормышын яхшырту буенча үз проектларын һәм идеяләрен тормышка ашыра ала.

13 нче октябрьдә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә һәм Арчаның беренче номерлы мәктәбендә "Алдынгылар Советы" рәисе сайлаулары узды. Кандидатлар һәрберсе дә көчле иде.
Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә Светлана Жарова, Миләүшә Фәтхрахманова һәм Диана Карасаева үз кандидатураларын тәкъдим итте. Сайлау алды кампаниясендә катнашучылар «Алдынгылар хәрәкәте»нең 13 юнәлешен үстерү механизмнары һәм инструментлары турында сөйләделәр, кызыклы идеяләрен тәкъдим иттеләр. Колледж студентлары үзләренә ошаган кандидатура өчен тавыш бирде.

В.Ф. Ежков исемендәге Арчаның беренче номерлы мәктәбендә «Алдынгылар Советы» рәисе сайлауларында 7 кандидат катнашты. «Алдынгылар Советы» ның төп бурычы — балалар үзләренә кызыклы булган чараларны үзләре үк уйлап таба һәм команда туплап, идеяләрен үзләре тормышка ашыра. Һәркем үзенә йөкләнгән җаваплылыкны кабул итәргә әзер иде. Мәктәп тормышын, дәрестән тыш чараларны кызыклырак итү буенча яңа идеяләр тәкъдим ителде. 
Тиздән сайлау комиссиясе нәтиҗә ясаячак һәм һәр мәктәпнең «Алдынгылар советы» рәисе билгеле булачак. «Алдынгылар советы»нда һәркем үз тормышына яңа төсләр һәм тәэсирләр өсти, янәшәдәгеләренең тормышын яхшырта ала. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Киләчәгебез үз кулыбызда! «Алдынгылар хәрәкәте»ндә бергәләшеп, барлык хыялларны тормышка ашыра алабыз. Хәрәкәттә бул! Алдынгы бул!

Камилла АБДРАХМАНОВА
Арча “НУР”  балалар телестудиясе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X