erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Киленнәр кыздыра – кайнаналар уздыра

Ташкичү мәдәният йортында матур кичә уздырылды.

 

 Тамашачылар да гадәтәгедән күбрәк җыелган иде. Кичәне кызларыбыз татар халык биюе белән матур итеп башлап җибәрделәр. “Наз” бию берләшмәсенә йөриләр. Кызларыбызга карап таң калдык. Татар кызларына гына хас нәфислекләренә, чибәрлекләре, сыгылмалы гәүдәләренә килешеп торган күлмәкләренә, оста итеп биюләренә сокландык.

Кичәне Мәмсә авылыннан укытучы Радик алып барды. Ул безнең тапкыр телле, күңелле, ачык йөзле. Сәхнәдә киленнәр белән кайнаналар ярышты. Алар чыгыш ясарга әзерләнгән арада җырчыларыбыз җырлап торды. Алар: Илдус Хәмидуллин, Ташкичү мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева, Ильяс Вәлиев.

4 кайнана—4 килен ике яклап сәхнәне тутырып ярыштылар. Һәр биремне оста итеп үтәделәр. Киленнәр командасыннан Ләлә Мәгъсумова бик матур итеп җырлады. Илдус авылыннан махсус кунак итеп чакырылган апалы—сеңелле Равилә белән Рамилә икесе ике командага кушылып уйнадылар. Рамиләнең моңлы, үзәк өзгеч матур тавышы тамашачыларның күңел кылларын тетрәндерде. Равиләнең, үзе теккән мари халыклары киемен киеп, халык арасында җырлавы, марилар биюен биегәндә сәхнәдә аккош кебек йөзеп йөрүе искитәрлек булды. Алар кичәбезгә тагы да ямь өстәде. Килгән барлык тамашачылар да чын күңелдән ял итеп киттеләр.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тәнзилә Вәлиева.

Мәмсә авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X