erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

      Китапханә - белем учагы

Китапханә ишеген ачып керүгә, сине, елмаеп, китапханәче каршы ала икән, ничек инде анда кабат тартылмыйсың. Яңасала авыл  китапханәсе мөдире Фәридә Альберт кызы Борһанова - нәкъ менә шундый гүзәл затларның берсе.

                         

Без Яңасала “Ромашка” балалар бакчасы коллективы авыл китапханәсе белән нык элемтәдә торып эшебезне бергә бергә алып барырга тырышабыз.Хәзерге вакытта китапханә алдында балаларны китапка тарту, китап укуга кызыксыну тәрбияләү, китап укучыларның киләчәген формалаштыру бурычы тора. Мондый эшне иртәдән башларга кирәк. Шулай ук сабыйларны китапларны сакларга һәм бәяләргә, алардан дөрес файдаланырга, үзеңне китапханәдә тотарга өйрәтү дә мөһим. Китаплар белән якыннан танышу-ул яңа, тылсымлы һәм гаҗәеп кызыклы дөнья ачу. Китапка мәхәббәт кечкенәдән үк башлана. Балалар - иң рәхмәтле, игътибарлы тыңлаучылар һәм актив укучылар. Шуңа күрә бүген мәктәпкәчә учреждениеләрнең китапханәләр белән бәйләнеше бик мөһим. Без балалар белән китапханәдә бик еш булабыз, Фәридә апа безне бик шатланып нәни дуслары өчен төрле мавыктыргыч бәйрәмнәр оештырып көтеп ала, әле алай гына түгел "Сез әле укымыйсызмы? Без Сезгә киләбез” дигән акция оештырып, айга бер көн  китапханәче апалары  “Ромашка” балалар бакчасы нәниләре янына үзе  кунакка килә. Без балалар белән кычкырып укулар оештырабыз, нәниләребез рәхәт-ләнеп  шигырьләр, әкиятләр тыңлыйлар, яңа китаплар белән танышалар, әкияти сорауларга җаваплар бирәләр. Бакчада оештырган күп кичәләребездә китапханәче апабыз әкият герое булып катнашып балаларның күңелләрен күрә.

Халык арасында: «Китапханәченең нинди эше бар соң аның?!» - дигәннәре ишетелә. Югыйсә ул очсыз-кырыйсыз эш. Бүген китапханәче замана белән бергә атларга тиеш. Үз белемеңне даими рәвештә арттырып торырга кирәк. Элекке калып белән эшләсәң, бернигә ирешеп булмый. Китапханәчеләргә карата халыкның карашы үзгәрсен иде дигән теләктә кала безнең бакча коллективы. Инде 30 елдан артык гомерен китапханә эшенә багышлаган Фәридә апага иҗади уңышлар, безнең нәниләребезне тагы күп еллар шулай китап белән тәэмин итеп, бергә кулга кул эшләргә язсын дип телибез без. Әле бу фәкать бер балалар бакчасының гына хезмәте ә авыл мәдәният йортлары, клуб, мәктәп, музей белән берлектә  үткәргән истә калырлык, матур,тәрбияви көчкә ия чаралары ни кадәр бит. Саный китсәң исең китәр, 30 елда нинди генә очрашулар узмаганда, нинди генә кичәләр үтмәгән. Авылыбызда мәдәният учаклары янганда авылыбыз яши әле алла боерса.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

                                      Яңасала “Ромашка” балалар бакчасы тәрбиячесе

                                            Хөснетдинова Земфира Фиргатовна

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X