erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Көчлеләр беркайчан бирешми!

Халыкара сукырлар һәм начар күрүчеләр көне уңаеннан Арча үзәк китапханәсендә бик эчтәлекле “Йөрәк көчем маяк итеп куеп, мин тормышка үзем юл ярам” дигән кичә узды.

Чарада Татарстан Республикасының сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе директоры Идрис Хәертдинов, китапханәнең стационар һәм төбәкара хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Миләүшә Әхмәтҗанова, Арча районара сукырлар җәмгыяте рәисе Зөфәр Зарипов, җәмгыятьнең әгъзалары, Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте филиалы студентлары катнашты. 
Изгелек эшләүгә, яхшы гамәлләр кылуга теләк уяту максатыннан оештырылган бу кичәнең бер үк вакытта Мәрхәмәтлек көненә дә туры китереп уздырылуы отышлы. Алар бер-берсен тулыландырып тора. XVIнчы гасыр башында иҗат иткән француз язучысы Франсуа де Ларошфуконың “Язмыш сиңа җылы елмайганда, кеше булып калу җиңел, ә менә киресенчә булганда күпкә авыррак” дигән гыйбарәсен чара барышында кат-кат күңел аша үткәрдек. Биредә утыручыларның соклангыч сабырлыкка, көчкә ия булуларына тагын бер тапкыр инандык. 

Дөнья яктылыгыннан мәхрүм булганнарның күңел кояшы ничек якты янганына сокланмый мөмкин түгел! Ә бит тормышта һәрдаим зарланган, кемнедер күралмау, көнчелек, хөсетлек белән янган, үзе дә бәхетсез, янындагыларны да бәхетсез яшәткән физик яктан сау-сәламәт кешеләр дә бар. 

Күз күреме чикле булганнарның йөрәкләре аша үткәреп әйтелгән рәхмәт сүзләрен, матур теләкләрен ишеткәч, күңелләр тулып, күзләр яшьләнә. Безгә рух ныклыгын, үз-үзеңә ышану үрнәген, максатка ирешү өчен көчне менә кемнәрдән алырга кирәк! Гөлнара Хөсәенова профессионал осталыкта фортепианода чит ил музыкаларын уйнады, Дмитрий Пиговаев синтезаторда үзе уйнап, татар һәм рус җырларын зур осталык белән башкарды, Азалия Низамиева заманча ритм белән җыр җырлады, Мәрван Гыйльманов гармунда үзе уйнап җырлады, Рифат Мөкминов гитарада уйнап җырлады. Афәрин, искиткеч матур чыгышлар булды. 

Балтач районы юристы һәм районның сукырлар җәмгыяте рәисе Ранил Гыйльвановның оптимистик рухтагы чыгышына, тормыштан канәгать булып яши белүенә сокланмый мөмкин түгел. Изгелеккә корылган бу чараның идея авторы, оештыручысы һәм алып баручысы – үзәк китапханәнең олылар белән эшләү бүлеге мөдире Гөлназ Минһаҗева биргән викторина сорауларына  дөрес җавап бирүләре белән дә сокландырдылар алар безне. Кичәдә күрмәүче атаклы кешеләрнең дә исемнәре яңгырады. Сәламәтлеге чикле кешеләр турында язылган әдәби әсәрләрдән китап күргәзмәсе дә тәкьдим ителде. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Йөрәк көчең булса, тормышта юл ярып, оста музыкант та, язучы да, физик та, философ та, җырчы да, спортчы да һәм башка бик күп профессия кешесе булырга мөмкин булуына өмет уятты бу кичә. Чыннан да, көчлеләр беркайчан бирешми! Дөнья яктылыгын күрүдән мәхрүм булуга карамастан, күңелләрне айкарлык матур сүзләр, йөрәкнең иң нечкә кылларына үтеп керерлек моңлы җырлар яңгыратты кунаклар. Кичәдә ата-аналарның, туганнарының бу балалар өчен булган ихлас яратуын тоеп, күңелләр тагын да нечкәрде. Тормыш сынавы алдында сыгылмыйча яшәргә көч тапканнарына, бер-берсен тулыландырып, алга таба атлап барулары безнең өчен дә матур үрнәк бит. “Бәхетле чагыңда сабыр, хәсрәт килгәндә, акыллы булып кал”, ди халык мәкале. Шуны асылдан аңлаучы иң-иңнәр җыелган иде китапханәгә.

Кыскасы, бәйрәм кичәсеннән һәркем зур канәгатьләнү алды. Бүләк-күчтәнәчләр дә, чәй өстәле дә бүгенге кунакларга хөрмәт, аз гына булса да бәйрәм ясау максатыннан оештырылган иде. Мондый очрашу, аралашулар бик кирәк! 

Дилә Абдуллина,
Арча үзәк китапханәсе китапханәчесе 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X