Коррупциягә каршы
Г.Тукай исемендәге Ашытбаш мәктәбендә коррупциягә каршы максатчан планлы эш алып барыла. “Без коррупциягә каршы” атналыгы кысаларында әлеге теманы яктырткан күргәзмәләр, балалар ясаган рәсемнәр, плакатлар, кул эшләре, иншалар бәйгесе, тәрбия сәгатьләре, класстан тыш чаралар шул хакта сөйли.
“Юк“ дип әйтүең әһәмияткә ия!“ дигән темага “Түгәрәк өстәл” үткәрдек. Түгәрәк өстә артында сөйләшүдә район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Илназ Зәйнуллин, район Иҗтимагый советы рәисе Надия Мифтахетдинова, прокурор урынбасары Рамил Йосыпов, Арча мөхтәсибәте киңәшчесе аксакаллар рәисе Надир хәзрәт, мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов катнаштылар.
Очрашуга 8-11нче сыйныф укучылары чакырылды. Әңгәмәдә әһәмиятле проблемалар күтәрелде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, фикерләрен дә әйттеләр, кунаклар биргән сорауларга җавап бирделәр. Укучылар коррупция, аның төрләре, кешенең язмышы, җәмгыять өчен нинди куркыныч тудырганы турында сөйләделәр. Экраннан күрсәтелгән видеофильм бигрәк тә тәэсирле булды. Уйландыра торган очрашу булды бу.
Коррупциягә каршы иҗат бәйгесендә җиңүчеләрне мәктәп директоры Рәмизә Кавиева бүләкләде, укучыларга матур теләкләрен әйтте, начар гамәлләргә “юк“ дип әйтә белергә, ул начар гамәлләрне булдырмаска өндәде.
“Коррупциягә каршы көрәш“ атналыгының бер көне мәсәл, әкият, шигырьләрне сәхнәләштерүгә багышланган иде. 5 нче сыйныф укучылары рус мәсәлчесе И.А.Крыловка ияреп, “Әтәч һәм бөртек” мәсәлен, башлангыч сыйныфлар “Теремкәй” әкиятен , ә 6 нчы сыйныф укучылары Г. Тукайның
“Аю мәҗлесе “ мәсәлен сәхнәләштерделәр.
Матур әдәбият аша укучыларга коррупциянең җәмгыятьтә тискәре күренеш булуын, аннан сак булырга кирәклеге аңлатылды. Бу фикерләрне балалар әдәби образлар аша бик оста итеп уйнап күрсәттеләр.
Әлфия Әхмәтгалиева, Ашытбаш мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев